Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул сезнең күзаллауда ике дәүләт теле, минем күзаллауда алай түгел"


Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

Русиянең дәүләт сәясәте стратегиясендә телләр турында бүлек булдырылырга мөмкин. Бу тәкъдимне Русиянең дәүләт теле белән субъектның дәүләт теле тигез була алмый дип даими әйтеп килүче Ольга Артеменко ясады.

Сентябрьдә Русиянең Җәмәгать пулатында узган очрашуда Русия мәгариф үсеше институтының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко Русиянең дәүләт стратегиясенә телләр турында бүлек кирәклеге турында әйткән иде. Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе урынбасары Владимир Зорин стратегия кабул ителүдән соң шактый вакыт узуы һәм бу документка төзәтмәләр кертелүне фаразлады. Азатлык Артеменкодан стратегиянең телләр турында бүлегенә нәрсәләр тәкъдим итәргә җыенуы белән кызыксынды.

– Ольга Ивановна, сез Русия дәүләт милли стратегиясендә телләр бүлеген булдыру теләген белдердегез. Әлеге бүлеккә нәрсәләр тәкъдим итәсез?

– Әйе, стратегиядә телләр бүлеген булдыруны тәкъдим итәм. Әлеге документта Русиянең кайбер төбәкләрендә телгә бәйле мәсьәләдән чыгып, тел сәясәтен тормышка ашыруның максатлары һәм бурычлары билгеләнергә тиеш.

Бөтен субъектлар өчен бер генә юнәлештә түгел, ә бу сәясәт үз нигезендә төрле тел ситуацияләрен истә тотарга тиеш. Русия субъектларында тел сәясәтен тормышка ашыруның төрле механизмнары булырга тиеш.

Кайбер җирләрдә урыс теленең кулланылыш дәрәҗәсен тикшерергә кирәк

Русиядә 85 төбәк исәпләнә. Аларның һәрберсенең үзенчәлеге бар. Бу үзенчәлек, беренчедән, кеше саны, шулай ук теге яки бу телдә сөйләшүчеләр саны, телнең үсеш дәрәҗәсе һәм башка критерийлар белән билгеләнә. Телне саклау һәм үстерү өчен тел сәясәтен тормышка ашырырга телисез икән, боларның барысы да истә тотылырга тиеш. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә.

Кайбер җирләрдә урыс теленең кулланылыш дәрәҗәсен өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк.

– Кайсы төбәкләрдә?

– Мисал өчен, Тывада урыс теле проблемы бар, Чечняда, Ингушетиядә дә ул мәсьәлә бар. Бу хакта төбәктә яшәүче әлеге халык вәкилләре үзләре әйтә.

– Урыс теле проблемы дигәндә нәрсәне истә тотасыз? Уку-укыту сыйфатымы яки башка проблемнармы?

– Урыс телен белү сыйфаты. Мисал өчен, Чечняда бәйге уздырдым. Бер малай аерым номинациядә җиңде. Әтисе улының урыс телен яхшы белми дип борчылып сөйләде һәм улының урысча аралашканда авырлыклар кичерер дип курка.

– Русиядә урыс телендә сөйләшә белмәүче балалар юктыр инде ул.

– Мин бит сөйләшә белми дип әйтмим. Урыс теле белеменең сыйфаты турында әйтәм. Болар – төрле әйбер. Сүз баланың урыс телендә үз фикерен, мөнәсәбәтен дөрес итеп белдерү турында бара. Аны тирә-юньдәгеләр дөрес аңлавы кирәк.

Ата-аналар да, укытучылар да урыс теле кирәк диде, ә ингуш телен гаиләдә өйрәтәчәкләрен әйтте

Бу хакта ата-аналар үзләре әйтә. Ингуш республикасында миңа ингушлар ингуш теле кирәкми, ә урыс теле кирәк дип белдерде. Мин бер генә мәктәптә булмадым. Ата-аналар да, укытучылар да урыс теле кирәк, ә ингуш телен гаиләдә өйрәтәчәкләрен әйтте.

– Сез Европа Шурасының 2006 елның 18 декабрендәге тәкъдименә ничек карыйсыз. Анда белем бирү компетенцияләрендә беренче урында ана теле компетенциясе истә тотыла.

–​ Беренче урында аралашу булырга тиеш, ә ана теле түгел.

– Үз ана телендә аралашучылар да җитәрлек.

– Әйе. Әмма шуны истә тотарга кирәк, әгәр сез дәүләттә яшисез икән, дәүләт теле бар һәм ул билгеләнгән бурычларны үти. Әгәр сез дәүләтне саклап калырга һәм аны икътисади яктан үстерергә телисез икән, әлбәттә, сез тиешле дәүләт сәясәтен булдырасыз.

– Русиянең кайбер республикаларында ике дәүләт теле.

– Бу сезнең күзаллауда ике дәүләт теле. Ә минем күзаллауда ике (тигезхокуклы) дәүләт теле түгел, ә башта Русия дәүләт теле, ә аннары гына Русия субъектының дәүләт теле. Ничек уйлыйсыз, монда аерма бармы яки юкмы?

– Дәүләт телләренең дәрәҗәсе тигез.

– Бу – сезнең караш. Минем өчен алай түгел. Телләр белән шөгыльләнүче белгеч һәм гомумән дәүләт теле нәрсә икәнен аңлаучылар өчен болар – төрле билгеләмә.

– Конституциядә ике дәүләт теле дип язылган икән, алар тигез хокуклы булып чыга.

– Кайсы Конституциядә?

– Татарстан Конституциясендә мисал өчен.

– Ә сезнең Русия Конституциясенең 68 маддәсен укыганыгыз бармы? Русия Конституциясендә кануни өстенлекләр федераль дәрәҗәдә кала диелгән. Шуңа минем өчен Русия Конституциясе өстенлеккә ия. Әгәр сезнең өчен Русия Конституциясе башкалар белән чагыштырганда өстенлеккә ия түгел икән, бу инде – бер позиция, әгәр инде өстенлеккә ия икән, икенче позиция.

Мин һәрвакыт ана телен өйрәнергә, мәгариф системында телләрнең конституцион статусын истә тотарга кирәк һәм бу мөһим дип әйтә киләм. Федераль органнарның максаты нәкъ статустан карап телнең функциясен, аның эчтәлеген, конституцион статустан чыгып телләрне укыту методларын билгеләү.

Русия Конституциясе нигезендә бары бала яки аның ата-анасы гына үз ана телен билгели һәм сайлый ала дип әйтәм. Бу – аның хокукы. Идарәче хокукы да, мәктәп хокукы да түгел.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG