18 февраль Казанның Дан бакчасында татар телен яклау митингы узды. Урам җыены Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылды, октябрь аеннан бирле төрле иҗтимагый оешмалар мондый митингка 17 тапкыр гариза тапшырсалар да, Казан башкарма комитеты аңа рөхсәт бирмәде. "Без инде урам җыенына даими каршы чыккан шәһәр идарәсен мәхкәмәгә бирергә җыена идек, шуңа рөхсәт биргәннәрдер", ди ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт.
Галишан әфәнде үзе митингка, салкын булуга карамастан, авырган килеш килде. "Әлеге митингны оештыру өчен күпме йөрдек, Казан башкарма комитеты аны үткәртмәс өчен нәрсә генә эшләмәде, уйлап тапмады. Чараны шәһәрнең читендә, үзәктән ерак үткәрттеләр. Кеше шуңарга әздер дип уйлыйм", диде ул безгә. Чарага кешенең аз килүен ул шулай ук башка сәбәпкә дә бәйли. "Эшләгән, укыган кешеләр курка, аларны куркыталар", ди ул.
"Курку, бераз шүрләп килдем" дигән сүзләрне Азатлык аралашкан берничә кешедән ишетеп булды. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскаргач, урыс телен укытырга мәҗбүр булган Ксения Зарипова да, кешенең аз килүен шулай аңлатты. "Беренчедән, халык курка, икенчедән, халык битараф. Бу битарафлык тел мәсьәләсендә зур киртә булып тора да. Татар теле укытучылары күбрәк килер дип уйлаган идем, киләбез дигән мөгаллимнәр бар иде", дип сөйләде ул безгә.
Ксения ханым "татар телен укытудан урыс телен укытуга күчү психологик яктан авыр булды" ди. "Ничә еллар буе үзебезнең туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, татар теленнән баш тарткан балаларга без хәзер урыс теленә мәхәббәт тәрбияләргә, урыс телен укытырга тиеш. Бу яктан авыр булды", ди ул. Ксения Зарипова фикеренчә, укытучылар тел вазгыятендә мәхкәмәләргә бирмәделәр, чөнки алар моның нәтиҗәсен күрмиләр, ахыр чиктә ялгыз калачакларын белгәннәр.
Чара уртасында провокация була язды. Бер ир-ат җыен янына килеп, Татарстан байрагына "че за флаг" дип кычкырып, сызгыра башлады. Инде аңа җавап бирергә дип тотынган татар ханымыннан да тизрәк полиция хезмәткәрләре җитез генә аны култык астына тотып алып китте.
Үзләрен Наилә һәм Дилә дип таныткан экскурсовод ханымнар мондый төр чарада беренче катнаша. Алар телнең киләчәге, аның мәктәптә аз укытылуы өчен борчылып килде. "Без татар телебезне яратабыз һәм аның югалуын теләмибез. Кануни өлкәдә бу мәсьәлә хәл ителсен иде инде, даими мондый митингларга чыгарга туры килмәсен", ди әйтте Дилә.
Якынаеп килгән Русия президентын сайлау темасы да читтә калмады. "Кемгә тавыш бирергә икәнен әле уйларбыз. Бәлки, стратегик яктан оппозицион намзәтләргә дә тавыш бирергә кирәктер. Федераль үзәккә шуны киңәш итер идек: халыклар төрле, аларга төрлечә пар чыгару кирәк. Татарлар эчми, алар парны чәй эчеп, җырлап-биеп чыгарырга күнеккән. Татарның хокукларын кыссалар, алар парны башкача да чыгарырга мөмкин, моны исәпкә калырга кирәк", дип әйттеләр безгә экскурсовод ханымнар. Алар фикеренчә, кирәк булса, Татарстанда тел мәсьәләсендә референдум да үткәреп була.
Сәхнәдән чыгыш ясаган танылган артист Әзһәр Шакиров та президентны сайлау мәсьәләсенә тукталды. "Татарларга берәр президент "мин сезгә телегезне кайтарам, мин сезгә ирек бирәм" дип әйткәне бармы? Берәрсенең чыгып, шулай әйткәне булдымы? Ул президентлыкка дәгъва кылучылар арасында берсеннән дә безгә яктылык, өмет юк", ди ул.
Аның фикерен күтәреп, язучы Марат Кәбиров тә Азатлык белән сөйләшүдә "Русия президенты татар телен якларга тиеш дип уйлыйм. Татарны якламый торган президент татарга кирәкме икән?" дигән риторик сорау бирде. Тел мәсьәләсендә туган проблемнарны Кәбиров төрле факторларда күрә: халыкта да, хөкүмәттә дә гаеп бар, ди ул. Шулай да, аның киләчәкне күзаллавы өметле: "Хәзер чигенүләр чоры бара. Чигенүләр бераз туктагач, алга китүләр дә булыр", ди ул.
Яшь галим, тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә, татар халкы әлегә үз хокуклары өчен көрәшергә өйрәнмәгән. "Тел үсеше өчен шартлар бик күп түгел. Татарстанда татарлар 20 еллап бик җиңел, басымсыз яшәгән, аларның басымга әле иммунитет юк. Басым артса, хокук яклаулар артачак, битараф булмаганнар активрак булачак, дип уйлыйм", ди ул.
Чарага "Солнце" мәктәбе мөдире, татар теле укытучыларын һәм татар теле сәгатьләрен кыскартудан баш тартуы белән танылган Павел Шмаков та килде. Ул Татарстанда татарларның һәм урысларның тыныч яшәве мөһим дип белдерде. Мисал итеп ул үз мәктәбен китерде, соңгы айларда мәктәптә татар телендә кызыклы чараларның артуы турында сөйләде. "Татарстанда татар телен саклау бик мөһим, аны якларга кирәк. Мәктәбебездә без татар телен яклый алдык", диде ул һәм җыен катнашучыларын сишәмбе көнне узачак мәхкәмәгә чакырды.
Татар телен яклау митингында резолюция дә кабул ителде. Анда Русия президенты һәм Русия думасы депутатларына түбәндәге таләпләр бар:
- Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны торгызу
- Региональ телләр һәм азчылык телләренең Европа Хартиясен ратификацияләү
- Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүне рөхсәт итү
- Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү
- Федераль татар телевидение каналын булдыру
Моннан тыш резолюциядә Татарстан президенты һәм Дәүләт шурасы депутатларына да татар телен мәҗбүри укытуны торгызу, Татарстанда дәүләт телләре турында канунны тормышка ашыру, татар милли университетын ачу таләпләре куела.
Татар телен яклау митингы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Азатлык радиосы үзенең Facebook сәхифәсендә җыеннан җанлы трансляция алып барды.