Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстон активисты асаба халыкларның телләрен өйрәнү чарасына кушылырга чакыра


Оливер Лоода
Оливер Лоода

Оливер Лооде сету телен өйрәнәчәк. Ул башлаган чарада катнашучылар арасында татар телен өйрәнергә теләк белдергән фин егете дә бар.

Эстон активисты, "Фин-угыр халыклары яшьләре берлеге"нең (МАФУН) элеккеге җитәкчесе, "Фин-угыр дөньясының мәдәни башкаласы" бәйгесенең програм бюросы мөдире Оливер Лооде асаба халыкларның телләрен өйрәнү челлендж-акциясен башлап җибәрде. Ул аны БМО тарафыннан киләсе елга билгеләнгән Асаба халыклар телләре елына багышлап уздыра.

"Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны Асаба халыклар телләре елы дип игълан иткәннән бирле мин үземә сорау бирдем: "Мин яки асаба халыкларның телләрен кайгыртучы башка кеше бу телләрнең саклануына ничек итеп булыша алабыз? Башта берни дә бездән тормаган кебек тоела, ләкин безнең барлык гамәлләр чынлыкта без аңлаганнан күпкә үтемлерәк һәм куатлерәк булырга мөмкин. Мин шуны аңладым: һәрбер зат бу асаба халыклар елын уздыруга үз өлешен кертә ала һәм аның берсе – 2019 елда асаба халыклар телен өйрәнүгә шәхси җаваплылык алу. Бу әлеге телләрдә сөйләшүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар арасында бу халыклар үзләре дә, әлеге асаба халыкка карамаган кешеләр дә була ала", дип аңлатты Оливер үз Facebook сәхифәсендә.

Оливер үз өстенә 2019 елда сету телен өйрәнү максаты куйды. Ул ел ахырына кадәр бу телдә иң төп гыйбарәләрне кулланып, әңгәмәләр корырга һәм язмалар укый белергә өйрәнергә тели. Сету – Көньяк-Көнчыгыш Эстониядә һәм Төньяк-Көнбатыш Русиядә яшәүче халык теле.

Акциядә катнашырга теләүчеләр Facebookта берләште. Монда алар ирешкән казанышлары белән уртаклашып, асаба халыклар телләрен өйрәнүдәге кыенлыклар турында да сөйләшәчәк.

Хәзерге вакытта акциядә катнашырга теләк белдерүчеләр саны дистәдән арткан. Күпчелеге коми телен өйрәнергә тели. Катнашучылар арасында татарлар да бар.

Ә менә фин егете Томи Койвунен татар телен сайлаган. Чарада катнашуына дәлил буларак, Томи кулына татарча-финча сүзлек тотып фотога да төшкән. Койвунен әйтүенчә, татар телен өйрәнер өчен уңайлы мәйданчык – ул "Ана теле" сәхифәсе. Ә татар телен ул хәзерге вакытта Казанда, татарлар күпләп яшәгән шәһәрдә булганга күрә сайлаган.


2019 ел БМО тарафыннан халыкара Асаба халыклар телләре елы дип игълан ителде. Максаты – югалу куркынычы янаган асаба халыклар телләрен саклап калуга ярдәм итү.

XS
SM
MD
LG