Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистына Вконтактеда "наци тамгасы элгән" өчен эш ачканнар


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

"Азатлык" берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны Вконтактеда кельт хачы төшерелгән сурәт урнаштырганы өчен хөкем итмәкчеләр.

Полиция хезмәткәрләре әлеге сурәт белән Әгъзамов "наци тамгасын демонстрацияләгән" дип саный. Аңа карата административ беркетмә төзелгән. 16 ноябрьдә мәхкәмә булырга тиеш дип сөйләде Азатлыкка Батырхан Әгъзамов.

Беркетмәдә язылуынча, активист 24 октябрьдә үзенең Вконтактедагы сәхифәсеннән "Антимосковская коалиция" төркемендә кельт хачы төшерелгән байрак сурәте урнаштырган. "2018 елның 29 октябрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәсенә караганда, бу рәсем Икенче дөнья сугышында Вермахт тарафыннан кулланылган наци тамгасын сурәтли", диелә полиция беркетмәсендә.

Әгъзамов сүзләренчә, кельт хачы төшерелгән әлеге сурәт демотиватор булган. "Әлеге төркемдә ул минем сәхифәдән урнаштырылса да, мин төркемнең администраторы түгел", ди активист.

Ул бу сурәт наци тамгасын пропагандаламый, ә киресенчә, фашизмны тәнкыйтьли дип саный. Демотиваторда урыс неонациларының өч фотосы урнаштырылган, өстәрәк "Русия - ул синең илеңдә ел саен такыр башлы кешеләр маршлары узганда, ә русияләр фашизмда АКШ һәм Украинаны гаепләгәндә" дип язылган.

Әлеге эш нигезендә активистны 15 тәүлеккә кадәр сак астына алырга мөмкиннәр.

Батырхан Әгъзамов наци тамгасын демонстрацияләү өчен бер тапкыр хөкем ителгән иде инде. Март аенда моның өчен ул 5 тәүлек административ сак астында булды.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзәмовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзәмов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

XS
SM
MD
LG