"Ачык университет" проекты үзенең курсларын дәвам итә. Татар тарихына багышланган лекцияләрдән соң университетны оештыручылар заманча татар мәдәнияте темасына алынган. Соңгы елларда татар мәдәнияте нинди үсеш-үзгәрешләр кичергән? Милли сәнгатьтә нинди тенденцияләр өстенлек итә? "Татарлык" һәм дөньякүләм тәҗрибәнең нинди уртаклыгы һәм аермасы бар? Курсларга шушы һәм башка сораулар белән кызыксынган кешеләр чакырыла.
Һәр дәрес аерым темага багышланачак. Лекцияне темасына карап махсус лекторлар һәм белгечләр алып барачак. Алар арасында Нияз Игъламов, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина кебек иҗат әһелләре бар. Өй эше итеп укучылар билгеләнгән темага эссе һәм яраткан татар әсәренә рецензия язачак.
Дәресләр атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе (19.00-20.30) һәм шимбә (13.00 - 16.00) узачак. Язылган кешеләргә барлык лекцияләргә дә йөрү мәҗбури ди оештыручылар. Лекцияләргә һәркем йөри ала, яшь чикләүләре юк. Курсны тәмамлаучыларга квалификацияне арттыру турында рәсми таныклык тапшырылачак.
Курста катнашырга теләүчеләр 30 мартка кадәр онлайн гариза тутырырга, сорауларга җавап бирергә тиеш.
"Ачык университет" - татар телендә өстәмә белем бирү курслары (өлешчә-урыс телендә), аз гына вакыт эчендә сыйфатлы, тирәнтен белем алу мөмкинлеге. Хәзер университет кысаларында урта гасыр татар тарихына багышланган курс уза. Лекцияләргә 36 кеше йөри. Киләчәктә "Ачык университет" онлайн-форматта эшләячәк дип көтелә.