Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Вконтактены татар телендә реклам чыгармауда гаепли


Журналист, "Җайдак" порталының баш мөхәррире Ленар Мифтахныкы Вконтакте социаль челтәрендә татар телендә реклам урнаштырырга теләгән. Сайт модераторы аңа "реклам урыс телендә булырга тиеш" дип, рекламны чыгармаган.

Моның хакта журналист үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде. Аның сүзләренчә, реклам язмасын модератор уздырмаган. Вконтакте "Игълан модератор тарафыннан кире кагылган" дип язган, һәм игъланның гамәлдәге кануннарны, өченче затлар хокукларын һәм Вконтакте кагыйдәләрен бозмаска тиешлеген искәрткән.

Журналист Азатлыкка хәбәр иткәнчә, рекламны ул бүген, 20 май көнне урнаштырырга теләгән. Реклам "Тау ягы белдерүләре" дип аталган Вконтакте төркеме турында булган. "Мин татар телле төркемне рекламларга теләдем, ул татар телен аңламаучыларга кызыклы түгел. Моннан тыш рекламда Татарстан шәһәрләре генә күрсәтелгән иде", ди ул.

Ленар Мифтахныкы үзенең язмасында бу хәлне "татар телен дискриминацияләү" дип бәяләде.

Элегрәк журналист охшаш хәлнең Яндекс хезмәте белән дә булуын хәбәр иткән иде. Яндекс.Директ хезмәте татар телендә контекстлы рекламны кабул итмәгән. "Яндекс белән хәзер компромисска килдек", дип хәбәр итте Мифтахныкы Азатлыкка.

Азатлык радиосы әлеге хәлгә аңлатма сорап Вконтакте матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Җавап килүгә без аның белән укучыларыбызны таныштырачакбыз.

XS
SM
MD
LG