Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Бердәм Русия" ни өчен сайлауда күп тавыш казана?


Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе сайлауда 70%тан артык тавыш казанды. Белгечләр фикеренчә, монда хәрәмләшүләр дә, административ ресурc куллану да, шул ук вакытта фирканең өндәүләрне яхшы алып баруы да сәбәп була ала.

8 сентябрь Русиядә узган бердәм сайлау көнендә Татарстан Дәүләт шурасын сайлауда хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе 70%тан артык тавыш казанды. Кайбер башка төбәкләр белән чагыштырганда бу шактый югары күрсәткеч. Сайлауда катнашучыларның күпчелеге – район, авыллардан. Республика сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, Чүпрәле, Ютазы, Апас районнарында сайлауда сайлаучының 90%тан артыгы катнашкан. Казанда - 53,5%.

Соңгы елларда Казан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылмады, мәктәпләрдә дәүләт теле булган татар телен укыту ихтыярига калдырылды, пенсия реформасы кабул ителде һәм хакимият фиркасе бу өлкәдә пассив булды. Шуңа да карамастан хакимият фиркасенең шундый күп тавыш казана алуы күпләрне гаҗәпкә калдырды. Азатлык бу хакта кайбер белгечләрнең фикерен белеште.

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин:

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Татарстанда хакимият механизмы, хакимият вертикале көчле һәм тоталь булуы күренде. Икенчедән, бу сайлау сивил җәмгыятьнең зәгыйфьлеген, балигъ булмавын күрсәтте. Демократия үсеш алган илләрдә нинди дә булса бер сәяси фирка яки намзәтнең 70-80% тавыш җыюы политология фәнендә аномалия санала. Чөнки җәмгыять төрле катлаулардан, төрле фиркаләрдән тора. Шуңа күрә бер сәяси фирканең шул кадәр күп тавыш җыюы нормаль күренеш түгел.

Бу сайлауда фальсификацияләр булгандыр, аның турында интернетта видеолар да чыга тора. Әмма "Бердәм Русия"дән тыш башка сәяси көч булмавы да моңа сәбәп булып тора. Татарстаннар, шул исәптән татарлар КПРФка тавыш бирә алмый, бирсә дә протест белдерү йөзеннән генә бирә ала. Башка сәяси көчләргә килсәк, мәсәлән "Гадел Русия" фиркасе хәзер маргиналь хәлдә. Сайлау алдыннан алар татар теле мәсьәләсен күтәрсә дә, аларның ресурслары җитәрлек булмады, көчле лидерлары да юк. Ул инде федераль дәрәҗәдә дә маргиналь көчкә әверелде. Бу фирка җитәкчесе Сергей Миронов заманында Татарстанга каршы сәясәт алып барды. Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенә, гомумән республикаларга ул каршы чыкты. Шуңа күрә сайлаучыларда бу көчкә өмет тә, ышаныч та юк.

"Бердәм Русия" үз намзәтләре арасына Ркаил Зәйдулла кебек милли җанлы, милли карашлы берничә татарны кертеп тә татарның тавышын, игътибарын үзенә җәлеп итте. Монда политтехнологиянең оста кулланылуы һәм альтернатива булмавы, сивил җәмгыятьнең зәгыйфьлеге һәм балигъ булмавы шундый нәтиҗәләргә китерде дип исәплим.

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов:

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

"Халыкның гомум кәефләренә караганда, 70% тавыш казану ул артык күп. Мин үз тикшерүемне уздырып 100дән артык танышларымнан сорап чыккан идем, берсе дә "Бердәм Русия" өчен тавыш бирмәгән булып чыкты. Шуңа сайлау нәтиҗәләре бик кызык.

Татарстанда "Бердәм Русия"гә бер 40% тавыш биргәнгә әле ышанып була, 70%тан артык була алмас. Тырыштылар инде.

Казан мэры Илсур Метшин Казанда сайлауда катнашучыларның 65-67% "Бердәм Русия" өчен тавыш бирде диде. Шул ук вакытта Казанда сайлауга халыкның 53%тан артыгы килгән диелә. Мәскәү белән Петербурны алганда анда 21-24% катнашкан. Казанда да шул ук санда булырга тиеш иде кебек. Күп кешеләр сайлауга килмәде, чөнки үзләре теләгән намзәтләрне күрмәде. Коммунистлар һәм башка партияләр өчен алар тавыш бирергә теләмәде. "Бердәм Русия"нең 30% тавышы административ юл белән алынгандыр. Әмма аннан калганы да шактый зур саннар. Әлбәттә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов абруе да үз ролен уйнагандыр. Шуңа Татарстанда "Бердәм Русия" нәтиҗәләре югарырак.

Татарстанда өч проблемны ассызыклап була. Аның беренчесе – мәктәпләрдә татар телен укыту. Депутатлар татар телен яклауда пассив булдылар. "Бердәм Русия"дән бер генә намзәт тә тел мәсьәләсен күтәреп чыкмады һәм аны кабат торгызырга вәгъдә итмәде.

Икенчесе – Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә. Ул татарларга гына түгел, урысларга да тәэсир итте. Таможня пошлиналары белән бергә Татарстан Мәскәүгә триллион сумга кадәр акча җибәрә. Саннар ел саен 14-15 миллиард сумга арта. Халык моны белмидер инде.

Өченче мәсьәлә – пенсия реформасы. Сайлауга нигездә бит өлкән яшьтәгеләр йөри. Бу реформа аларга ошагандыр дип әйтеп булмый.

Минемчә, бу шундый нәтиҗәләр бирүче соңгы сайлау. Пружина һәрвакыт алай тартыла алмый. Бу Татарстан президенты сайлавына кайтаваз булып кайтырга мөмкин. Шуңа мин Миңнеханов урынында булсам, теләсә кайсы вакытта аны артка сөйрәргә мөмкин партияне шулкадәр яклау кирәк микән дип уйланыр идем.

Милли яңарышка йөз тоткан фирка дә булмады. Бу әлбәттә Татарстан өчен гаҗәеп хәл. Дәүләт шурасында милли хәрәкәткә урын бирелмәсен инде. Бу - нонсенс.

Миңа Метшин фикере кызык тоелды. Ул "без җиңдек дигән позициядә тормыйм" дип ачыктан-ачык әйтте. Мөгаен ул чынбарлыкны беләдер. Шуңа ул нәтиҗәләргә сак белән карыйдыр" ди Әхмәтов.

Җәмәгать эшлеклесе, быел сайлауда күзәтүче булып эшләгән Айрат Фәйзрахманов:

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Нәтиҗәләр шаккатыргыч түгел, барысы да көтелгән иде. Әмма азмы-күпме алга китеш бар. Узган парламентта КПРФның дүрт вәкиле утырды, тагын берсе – ЛДПРдан, калганнары – "Бердәм Русия"дән. Быел "Бердәм Русия"гә азрак тавыш биргәннәр булып чыга. Әкренләп халыкта аңлау арта дигән ышаныч туа. "Бердәм Русия"нең нәтиҗәләре, саннары кайда формалашканын бырабыз да беләбез. Шул кысаларга кертергә тырышалар. Шулай да өстәге абзыйлар зур процентларны "Бердәм Русия"гә бирүне нормаль күренеш дип санамыйлар, башка төбәкләрдә дә халыкның аларга карата нәфрәтен белеп, матуррак, реальрәк күренергә тырыша, саннарны киметәләр.

Мин бу сайлауларда күзәтүче булып эшләдем. Сайлауларга кем килә? Өлкән яшьтәгеләр һәм бюджет тамаргында эшләүчеләр. Болар телевизор караучылар. Андыйлар йә "Бердәм Русия", йә КПРФка тавыш бирә. Туган бистәмдәге сайлау урынында булдым, үземнең яшьтәшләрне, миннән яшьрәкләре гомумән күрмәдем. Аларга кызык түгел, алар битараф. Башка участокларда да шундый ук хәл. Безнең килүдән нинди файда диләр? Әмма күзәтүчеләр буларак катнашсалар, хәерлерәк, бу фальсификацияләргә юл куймас иде. Сүз уңаеннан, ачыктан-ачык канун бозулар, күпләп бюллетеньләр ыргытулар азрак иде, анда алдауның башка системы кулланыла.

"Бердәм Русия"нең күп тавыш җыюның тагын бер сәбәбе - алар агитацияне оста алып барды. Аларда административ һәм финанс ресурслар бар. Урам билбордларында да алар, телевизор экранарында да алар. Халыкның аларга үпкәсе булса да, онытылып тавыш бирде.

Аннары кешеләрдә курку да бар. Авылларда "явка" югары, алар ничек кушыла, шулай тавыш бирә. Ә төп сайлаучыларның саны шунда. Авыл җирлегендә күзәтү, контроль көчле. Басым ясау да бар. Шуның аркасында кеше аларга тавыш биргәндер дип уйлыйм".

Азатлык сайлауда катнашкан кайбер бәйсез күзәтүчеләр белән дә сөйләште. Бу хакта язманы сәхифәбездә соңрак укыгыз.

XS
SM
MD
LG