"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Сейшел утраулары турында.
Менә инде икенче тапкыр Яңа елны әллә кая Һинд океаны уртасында каршы алам. Минем күзлектән, бу бәйрәм гаилә янында үтәргә тиеш. Корабтагы кешеләр минем гаилә түгел. Алар миңа хәтта дус та түгел. Әмма кая барасың? Әгәр безне бер лайнерга китереп тутырганнар икән, димәк, бергә эшләргә һәм бергә күңел ачарга кирәк.
АП-АК КОМ АК КАРНЫ АЛЫШТЫРАМЫ?
Кораб Италиянеке. Шуңа күрә монда Яңа елны түгел, декабрь ахырындагы Раштуа бәйрәмен зурлап каршы алалар. Узган ел Раштуа ничектер Сейшел утрауларында үтте. Бер төркем итальян һәм урыс иптәшләрем белән пляжга барырга иде исәп. Ул көнне, "бәйрәм күчтәнәче" буларак, такси бәяләре бермә-бер арткан. Барып кайтыр өчен машина йөртүчегә 60 евро түләдек.
Әле төшке ашны шундагы ресторанда гына ашарбыз дип өмет итеп барган идек. Кая анда?! Килгәч, буш урыннар юк дип игълан иттеләр. Баксаң, бүген бәйрәм табыны әзерлиләр һәм өстәлгә алдан ук заказ бирәсе булган икән. Кыскасы, ач калдык. Инде кайтып китәр алдыннан гына буш урыннары барлыкка килде. Бер кешегә 50 евро сорадылар. Ризалашмадык.
Шуңа да карамастан, Карана пляжы (Carana beach), минемчә, Маэ утравындагы иң матур пляжларның берсе. Ул тыныч та. Туристлар күп түгел, чөнки биредә бер генә кунакханә комплексы. Бәйрәм көнне дә тыныч иде. Сейшелга гына хас булган зур йомры кара ташлар, ап-ак ком, пальмалар, чип-чиста океан… Сәхрә! Бу урында көне-көне белән дулкыннар бик көчле була. Без нәкъ шундый вакытка эләктек. Шул көнне дулкыннарны дөрес итеп "тотарга" өйрәндем. Әйе, дулкынны "тота" белергә кирәк, алайса ул сезне уратып алып, ярга чыгарып ташлаячак. Рәхәт әйбер түгел. Суның көче бик хәтәр! Көчле дулкынга йөз белән карарга һәм, ул сезгә якынлашкач, башны калкытып сикереп калу мөһим. Шул очракта ул сезнең аша үтәчәк. Үпкәләргә һава җыеп, баш белән чумсаң да була. Ләкин зур дулкынга беркайчан да арт белән басмагыз.
Былтыр Раштуа әнә шулай Сейшел пляжында ач килеш дулкыннар тота-тота мәш килдек. Ә Яңа елда без диңгездә идек. Ул минем өчен эш төне булды.
Искиткеч пляжлары белән дан казанган утраулар турында тагын нәрсә сөйләп була? Киеренке эш көннәреннән соң Виктория портына килеп туктагач, без, әлбәттә, ял итү ягын карыйбыз. Ял итүнең дә бит төрлесе була. Без менә (ягъни лайнерда эшләүчеләр) чын пассив кешеләр: парашютлар белән сикереп маташмыйбыз, кояш астында кызынып ятуны кулайрак күрәбез. Минем ул вакытта материаллар язарга исәп юк иде. Шуңа күрә махсус бер нәрсә дә эзләп йөрмәдем. Бу мәгълүмат табигый кызыкынучанлыгым аркасында гына җыелган. Хәзер менә шул пляждан пляжга йөреп үткән ял көннәрен искә алып, Сейшел утрауларының гомуми рәсемен ясап карыйм.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Яңа урынга атнаның нинди көнендә килүең дә бик мөһим. Чөнки бу беренче хис-кичерешләргә нык тәэсир итә.
Хәтерлим, Сейшел республикасының Маэ утравына беренче тапкыр якшәмбе көнне килеп туктадык. Виктория порты. Башкала. Әле җиргә атлаганчы, беренче чиратта, ачык палубага чыгып тышка күз салам. Портта балык исе килә. Күрәсең, балыкчы кораблар да шушында туктыйдыр. Көн эссе. Тышка чыгу белән мам-ма буласың, чөнки һава дымлылыгы бик югары. Тизрәк кондиционер астына кереп качасы килә. Бу минем беренче контрактның беренче аен тутырган көн генә иде. Салкын Русиядән чыгып киткән генә чагым, бу кадәр эссегә әле күнекмәгән. Хәзер исә мин бу назлы кояшсыз һәм океансыз тормышны күз алдыма да китерә алмыйм.
Бу якларда әле биш ай ятасы бар. Шуңа беренче көнне беркая да ашыкмыйм. Әлегә тирә-юньне җәяүләп кенә өйрәнеп чыгарга булдым. Порттан чыгу белән берничә кибет-ресторан бар. Ләкин алар бикле иде. Банкоматтан акча алырга булдым. Ничә рупия алсам да, машина шул кадәр үк комиссия алып калырга маташа. Менә сиңа мә! Якты күздә кешене талау түгелме соң бу? Сейшелны кыйммәт ил икәнен шуннан ук чамалап алдым. Әле аннан соң да кат-кат инандым. Сүз уңаеннан, республиканың валютасы – рупия. Ул Русия акчасыннан дүрт ярым тапкырга кыйммәтрәк.
Порттан җәяүләп тагын бераз барсаң, Викториянең үзәк урамына килеп чыгасың. Монда кибет, кафе-рестораннар, офис, банк биналары тезелеп киткән. Базар да бар. Хәер, бүген алар бикле, чөнки якшәмбе. Нишләргә? Аптырап йөрдем-йөрдем дә, кире кайттым инде. Сейшел белән танышу әнә шулай әллә ничек кенә булды. Ләкин минем исемлектәге егерме биш ил арасыннан беренче күрүдән үк гашыйк итә алган илләр, бәлки, икәү генәдер. Бу утрауны чын күңелдән ярата башлаганчы әле күп мизгелләр үтте.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Җирле халыкның ничек яшәгәнен яхшырак тояр өчен җәмәгать транспортында йөреп карарга кирәк дигәнем бар. Виктория каласында мондый транспорт зәңгәрсу автобуслардан гыйбарәт. Вокзал яки тукталыштан утырып китәргә була. Билет бәясе евро белән санаганда 60 цент чамасы гына. Иң элек порттан җәяү вокзалга барабыз, шуннан автобуска утырып, пляжга китәбез.
Беренче тапкыр һәрвакыт өйрәнчек кенә бит ул. Юлда очраган кешеләрдән сораштырдык, барысы да диярлек "Бо-Валлон" (Beau Vallon) пляжын киңәш итте. Анда унбиш минут эчендә барып җитәргә була. Менә җирле халык һәм туристлар белән шыгрым тулган автобуста барабыз. Күрәсең, бүген бөтен туристларга да "Бо-Валлон"ны киңәш иткәннәрдер. Автобус үзе иске, үзе бик җыйнак кына. Бер якта – ике, бер якта өч рәт пластик урындыклар тезелгән. Менә шул кечкенә урындыкларда җирле халык белән бергәләп кысыла-кысыла утырасың. (Җирле халык монда кара, ягъни франко-африкалы мулатлар. Европалылар, афро-америкалылар, һинд, кытай һәм гарәпләр дә бар). Кайберәүләр әле басып та бара. Билгеле инде, кондиционер юк. Бөтен тәрәзәләр дә ачык. Адәм, тир исләре килә. Автобус үзе бик каты тавыш чыгара, хәтта колаклар тона. Таулы юллардан барырга туры килә. Бу бик куркыныч. Ул борылганда, син дә бер яктан икенче якка чайкаласың. Кыскасы, искиткеч тәҗрибә. Ләкин кабатларга киңәш итмим. "Бо-Валлон" пляжына 10 евро түләп биш минутта такси белән дә килергә була.
"Бо-Валлон" үзе күңелле урын. Кеше күп, әмма монда һәркемгә дә урын җитә. Акча түләп шезлонг алсаң була, комда гына аунасаң да ярый. Ашау-эчү өчен рестораннар җитәрлек. Әмма ризык артык кыйммәт. Беренче баруда суы әзрәк болганчык иде. Су үсемлекләре күп булуы аркасында, мин бу пляжны бик яратып бетермәдем. Чөнки мин суда күргән һәр нәрсәдән куркам. Хәтта үземнең шәүләдән дә. Ә менә шушы ук пляжга икенче бару бөтенләй башка булды. Ул көнне диңгез тып-тыныч һәм суы да чип-чиста. Өченче тапкыр барганда диңгез котырынган чакка туры килдем. Су ярларга чыккан, анда бөтенләй керерлек түгел иде. Күпме йөзеп тә, бүгенгә кадәр океанның холкын әле аңлап бетергән юк.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Илнең рәсми исеме – Сейшел Республикасы. Ул Көнчыгыш Африкада, Һинд океанында урнашкан һәм аңа 115 утрау керә. Ләкин шуларның утыз өчендә генә тормыш бар. Ил белән президент идарә итә. Кешеләре француз, сейшел һәм инглиз телләрендә сөйләшә. Халык саны 100 меңнән дә азрак.
Утрауларны 1505 елда Португалия диңгезчеләре ача. Аннары алар төрле вакытта әле французлар, әле инглизләр кулында була. Аңа кадәр биредә 9-10нчы гасырларда гарәпләр дә булган дигән дәлилләр бар. Силуэт утравында, мәсәлән, аларның кабер ташларын күрергә була. Аннары ике гасырдан артык вакыт бу утраулар пиратлар өчен тукталыш булып хезмәт итә.
Утрауларга даими яшәүчеләр 1756 елда гына килә. Французлар биредә дарчин, кәнәфер һәм ванил плантацияләре булдыра. Нәкъ менә шул вакытта утраулар Франциянең финанс министры Жан-Моро де Сешель исемен ала.
Франция колонистлары Сейшелга Мадагаскар һәм Төньяк Африкадан коллар алып килә. 1794 елда архипелагны Британия яулап ала. 1835 елда коллыкны бетергәннән соң, инглизләр утрауга һиндларга керергә рөхсәт итә. Һиндлар, үз чиратында, сату белән шөгыльләнә яки кокос плантацияләрендә эшли.
1976 елда Британия Сейшелга бәйсезлек бирә. Шул вакыттан ил үз сәясәтен алып бара. Ләкин инглизләр тәэсиреннән арынып беткән дип әйтеп булмый.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Безнең лайнер Виктория портында ике төн туктап тора. Ике атна саен ял көннәрен Җир шарының шушы гүзәл почмагында үткәрү нинди зур бәхет. Бушлай сәяхәт итү – корабта эшләүнең зур һәм иң мөһим өстенлеге.
Без ял көннәрен ашкынып көтә идек. Үз вакытың белән уянасың да, пляжга чыгып китәсең.
Корабтан чыгу белән сул якка күз салсаң, биек тау күрергә була. Ул тропик үсемлекләргә күмелгән. Анда әллә нинди монстрлар, еланнар, кәлтәләр яши. Миңа иң элек шулай тоела һәм мин ул таудан курка идем. Гомумән, Сейшелда агачлар да, куаклар да биек. Утрау буйлап әкәмәт зур кара йомры ташлар күрергә була. Йорт сала башласаң – галәмәт. Беренчедән, мәйданнар таулы җирдә урнашкан. Аннары ул мәйданны кыргый агач-куаклардан арындырырга кирәк. Зур таш булса, аны күчерү тагын күпме көч таләп итә. Ә күршедә башка йортлар булса, ташны кая күчерәсең? Ул очракта аны кирәкле формада кисеп, ватып, йортны шуңа терәтеп салалар. Таш үзенә күрә ышыклык та бирә. Менә тау башында йорт салып куйдың, ди. Аңа кайтып-китеп йөрү өчен дә күпме көч куярга кирәк. Машина куярга урын табу үзе бер бәла, җәяү менсәң, тагын җиңел түгел. Кыскасы, бертуктаусыз көрәш. Әле тропик яңгыр яуса, өеңә су керәчәк, чөнки яңгырлар монда бик көчле. Ә кыргый урманнан зур үрмәкүч килсә? Мондагы кешеләр ничек түзәдер, белмим.
Бу пляжга барышлый уйлана торган уйлар. Анда барып җитү ярты гомерне ала. Башта тирләп-пешеп бер сәгать автобус көтәргә, аннары тагын бер сәгать җилфердәп шунда утырып барырга кирәк. Әмма пляжны күргәч бөтен иза чигүләр онытыла. Шунысы әйбәт: канунга күрә Сейшелда һәркемнең теләсә-кайсы пляжга бушлай керергә хокукы бар. Ягъни, ниндидер кунакханә диңгез янында үзенә мәйдан бүлеп алып, тиктомалга акча эшләп ята алмый.
Такамака (Takamaka) пляжы – Маэ утравында иң яраткан урыным. Аның комы шул кадәр ак, аның суы шундый зәңгәр, шундый җылы, аның кояшы шундый назлы, аның табигате шундый гүзәл! Ирексезлектән елмаем куям. Шушындый мизгелләр өчен яшәргә кирәк! Такамака пляжын күргәннән соң, башка урыннарның кирәге бетте. Шезлонг алам да, кояш астында җылынып ятам. Официант суытылган кофе алып килә. Мондагы салкын каппучино – иң тәмлесе. Тамак ачса, шул ресторанга кереп ашыйм. Зәп-зәңгәр океанга карап төшке аш ашаганыгыз бармы?
Монда ризык сәламәт. Ләкин кыйммәт. Шәһәрдә арзан бәягә дә ашап була. Әмма туристлар күп йөри торган рестораннарда бәяләр бермә-бер артык. Менюда Европа, Азия, Урта диңгез ашлары тәкъдим ителә. Эчемлекнең бөтен төре дә бар. Сейшелда ром җитештерелә. Югары градуслы бу эчемлекнең ниндие генә юк! Ром экспорты илнең икътисадына зур керем китерә. Әйтергә кирәк, җирле халык үзе дә күп эчә. Урамда аунап ятучы сәрхушләр дә җитәрлек күрдем. Миңа ничектер ул традицион ромны татып карарга туры килмәде. Ә менә тропик җимешләрдән сыгылган сок искиткеч.
Аннары балык яратам мин. Диңгез янында булып та, яңа тотылган балык ашап карамыйча ярыймыни!
Һинд океанында туна балыгы күпләп тотыла. Сейшел туна экспорты белән шөгыльләнә. Бу бик кыйммәтле һәм мөһим балык, чөнки аның итендә аксым күп. Әлеге бизнес бик табышлы булганга күрә, океанда туна балыгы тоту өчен илләр арасында сугышлар бара. Теге яки бу территориядә балык тоту хокукы әле бер, әле икенче илгә күчә. Кыскасы, Һинд океанында туна балыгы нефть ролен үти. Бу хакта балык корабында эшләүче француз дустым сөйләде.
Мин үзем тунаны бик яратып бетермим. Әллә нигә бер ашый алам. Сөләйман яки берәр йомшак ак итле балыкка өстенлек бирәм. Рәхмәт төшкере, Сейшелда балыкны пешерә беләләр. Аннары тагын бер нәрсә истә калган. Кояш астында кызынып ятканда вакыт-вакыты кечкенә катерлар килеп туктый. Һәм аннан берәр кеше чыга. Кешенең кулында – әле яңа тотылган сигезаяк. Ул шундый котсыз нәрсә! Хәер, аны да кыздырып ашыйлар монда. Мин ул вакытта батырчылык итмәгән идем. Әле күптән түгел генә татып карадым. Дөрес итеп кыздырылган сигезаяк тәмле икән ул.
СОҢГЫ КҮРЕНЕШ
Утрауда русиялеләр күп. Ял итүчеләр дә, бизнес алып баручылар да. Бәлки, ТНТ каналындагы "Дом-2" тапшыруының тәэсире дә бардыр. Аның бер өлеше Сейшелда төшерелә. Телевизордан күреп кызыгулары да бар. Ничек кенә булмасын, Һинд океаны утраулары "безнекеләр" арасында популяр булып кала бирә. Бу якларда туристларны яраталар. Аларга һәрвакыт югары сыйфатлы хезмәт күрсәтелә.
Сейшел – ял итү өчен иң кыйммәтле урыннарның берсе. Аннан да югарырак бәяләр Мальдив утрауларында гына. Бушлай килеп тә, анда калдырган акчаларның чуты юк. Менә шулай, рәхәтлек өчен түләргә кирәк.
Кибет киштәләрендәге бөтен нәрсә читтән кертелгән. Иң күп импорт – Британиядән. Аннары Польша һәм гарәп илләре продуктлары еш очрый. Бәяләр нигә югары булуын шуннан чамаларга була.
"Оҗмах утравы" (Eden Island) дигән кунакханәләр комплексында да булырга туры килде. Аны гарәпләр салган дип аңлаттылар. Искиткеч матур урын, ләкин ясалмалылык күзгә ташлана. Монда шәхси яхталар белән килеп туктыйлар. Бер төн куну бер мең доллардан башлана. Ягъни "Оҗмах"ка байлар гына керә ала.
Ничек кенә булмасын, Сейшелга мәхәббәтем зур. Бу утраулар минем өчен тулы күкрәк белән сулап, тормышның тәмен белеп, ашыкмыйча гына яшәү урыны. Маврикий белән дуслашып бетә алмаган булсам, Сейшел белән нәкъ киресенчә булды. Такамаканы әле бүген дә сагынып искә алам.
Наилә ХИСАМОВА