"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Санторини турында.
Хәтерлим, әле яшүсмер чакта ниндидер гәҗит битләрендә журналист Андрей Малаховның Санторини утравында ял итеп кайтуы турында укыган идем. Реклам максатында аның әле шул утрауга юлламалар уйнатып маташканы да истә калган.
Ул вакытта башымда "Ул кая да, мин кая? Минем ул санториниларны күрәчәгем, ай-һай, икеле" дигәнрәк уйлар бөтерелә. Татарстан чигеннән чыкмыйча үстек. Греция турында хыяллана да алмаганмындыр.
Ә бәлки хыялда булганга шушында килеп чыкканмындыр? Моны хәзер тәгаенлап булмый. Ә шулай да, шөкер, дөньяның иң романтик урыннарының берсе саналган Санторини утравында да булырга туры килде. Һәм бер генә тапкыр да түгел.
Санторининың бөтен матур биналары, истәлекле урыннары Тира (Thira) дигән урында урнашкан. Бу, үз чиратында, утрауның хакимият үзәге дә. Тирада ярлар хәтәр биек. Шәһәр үзе әллә кая тау очында. Әлбәттә, безнең круиз лайнеры ярга терәлеп туктый алмый – якорь салабыз. Корабтан ярга иң элек кечкенә көймәләр белән чыгарга кирәк. Бу хезмәтне греклар үзләре күрсәтә. Өскә күтәрелү өчен ике ысул бар: 5 евро түләп, ишәккә утырып менсәң була яки 6 еврога аркан юлы белән күтәреләсең.
Икенче ысул бик уңайлы. Арканга алтышар урынлы сигез кабина эленгән. Алар минут саен арлы-бирле йөреп тора. Бу аркан юлын кайчандыр шушы утрауның бай һәм күренекле кешеләре булдырган, рәхмәт яугыры. Нишләптер исемнәрен генә язып алмаганмын. Ул ачыла.
Беренче тапкыр Санторинига килгәндә апрель ае иде – табигатьнең уянып килгән чагы. Тау бите яшеллеккә күмелгән, яшь үләннәр чыккан, куаклар яфрак ярган. Аска карыйсың – диңгез. Әнә безнең кораб тора. Ундүрт катлы галәмәт моннан уенчык кебек кенә тоела. Яр буена кечкенә көймәләр, катер, яхталар тезелгән. Ярда кафе-рестораннар бар. Диңгезгә карап ашап утыручыларны күзәтергә була. Өскә карыйсың – инде Санторининың аклы-зәңгәрсу йортлары күренә. Ул көнне әле һава торышы да яхшы иде. Аркан юлыннан менеп җиткәнче үк бу урынны яратып өлгердем.
Ә ишәкләр мондагы кешеләргә элек-электән ярдәмче булган. Бу кадәр тар һәм таулы урамнарда ат җигеп йөреп булмас иде, мөгаен. Ә менә кечкенә ишәк бөтен җиргә сыя.
Яр буеннан өскә менә-төшә торган баскычлар бар. Ничә метрга сузылгандыр, белмим, әмма бу юл бик озын. Җәяү йөрергә иренүчеләр ишәк яллый ала. Хайваннарны җәлли торган гадәтем бар. Мин бу ысулны үземә кызык дип тапмадым. Ә менә бер кунагыбыз шулай ишәккә утырып төшкәндә, егылып, авызын җимергән иде. Аннары Мизале фамилияле бер итальян хезмәттәшем бервакыт, бөтен рәвешен китереп, эшкә аксый-аксый килә. "Нәрсә булды?" – дибез. "Баскычтан төшкәндә ишәктән егылдым", – ди. Көлдек инде. Аннан соң "Мизале бабай" дигән кушамат тактык үзенә. Өенә кайтып киткәнче шул исемне йөртте мескен.
Ишәкләрне җәлләүче бер мин генә түгел, билгеле. Әле берничә ел элек утрауда канун кабул ителгән: ишәкләр көненә ничәдер сәгатьтән дә артык эшләмәскә, көн дәвамында күләгәле урында ял итәргә тиеш. Һәм иң кызыгы: артык таза кешеләр ишәккә утыра алмый. Арлы-бирле йөри-йөри мескен хайваннарның аркалары ышкылып, яраланып бетә. Аларны үз вакытында тәүлегенә егермешәр сәгать эшләткәннәр. Миңа калса, бу канун бик урынлы һәм мөһим.
Санторини урамнарыннан йөргәндә дә беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсе дип уйлыйсыз? Матурлыккамы? Юк, хайван тизәге исенә. Тизәкне тиз арада чистартып баралар үзе, әмма еллар буена җыелып килгән иснең бетәсе юк. Ләкин ул бөтен җирдә дә түгел. Аннары ишәк тизәге – дуңгыз тизәге түгел бит. Ул кадәр сасы дип әйтмәс идем.
Җирле кибетләрдә ишәк төшкән футболка, сувенир, магнитлар сатыла. Ишәк сөтеннән ясалган крем, сабыннар да бар. Кыскасы, ишәк – ул Санторининың йөзек кашы, культ.
Санторини һәм гомумән грек кибетләрен үлеп яратам. Аның кадәр үзенчәлекле эклектик нәрсәләр бүтән беркая да юк. Кибетнең эчен шулай итеп оештыралар һәм сатуга куелган әйберләрне шулай итеп урнаштыралар ки, кергәч үзеңне музейда кебек хис итәсең. Кирәкме ул, кирәк түгелме, бөтен әйберне сатып аласы килә.
Мәсәлән, ир-ат җенес әгъзалары. Төрле зурлыкта. Төрле төстә. Гипстан эшләнгән ак төстәге әгъзага нигәдер канатлар беркеткәннәр. Канатлы фаллос, булса кирәк. Нинди шәп сувенир! Җенес әгъзалары Грециядә оят нәрсә саналмый. Хәтта шәраб ача торган әсбаплар да монда фаллос формасында.
Гипстан эшләнгән борыңгы Греция галимнәре бюстлары бар. Зәвыклы күн эшләнмәләре. Гомумән, Грециядә күннән ясалган әйберләрнең сыйфаты искиткеч һәм бәясе дә түбән. Аннары киндер, мамык киемнәр. Барысы да ак төстә. Нинди сафлылык!
Беренче килүемдә Санторини шушындыйрак хис-кичерешләр калдырган. Апрельдә монда әле ул кадәр җылы түгел. Пляж сезоны майда башлана, шул вакытта туристлар агымы да көчәя. Сезон уртасында монда, гомумән, алма төшәр урын да юк. Әйтерсең дөньяның бөтен кешесенә дә нәкъ менә Санторинига килергә кирәк булган.
Икенче килүем август аена туры килде. Безнең белән бер үк вакытта тагын ике-өч круиз лайнеры туктаган. Аркан кабиналарына чират, ишәкләргә чират. Тышта кызу. Кыскасы, бик үк күңелле түгел.
Ул көнне хезмәттәшләрем киңәш иткән бер кунакханәгә барырга ният иткән идем. Нишләптер ике чакрымнан артык юлны җәяү барырга карар кылдым. Санторинида җәяү йөрер өчен бик сәламәт булырга кирәк. Мондагы юллар тар һәм таулы. Бер менәсең, бер төшәсең. Җәйге челләдә тагын да авыррак. Ул көнне 35 дәрәҗә эссе иде. Кунакханәгә бер сәгать чамасы бардым. Ләкин аннан ачылган күренешне, салкын сулы бассейнны күргәч, бөтен аруым юкка чыкты.
Эш шунда ки, "Андромеда" кунакханәсе тау башында урнашкан. Аның бер дивары пыяладан эшләнгән. Ягъни тирә-якка манзара ачыла. Моннан архипелагның башка утраулары, читтәрәк торган круиз лайнерлары күренә. Күк, диңгез, ә уртада – син. Дөнья шундый матур һәм бүтән бернәрсә кирәк түгел! Бөтен рәвеше туры китерелгән искиткеч тәмле грек салаты алам һәм төшке аш оештырам. Дөньяның иң гүзәл нокталарының берсе шушыдыр.
Ләкин мондый кунакханәләрнең бәясе дә хәтәр. Сезонында тәүлегенә бер мең еврога кадәр чыгарып салырга кирәк. Чөнки Санторини – ул Грециянең иң популяр урыны булуы белән беррәттән, иң кыйммәтле урыны да. Аның белән Миконос утравын гына чагыштырып була.
ЮККА ЧЫККАН ЦИВИЛИЗАЦИЯ
Санторини – борынгы һәм кызыклы тарихлы урын. Бу – утрау, дөресрәге утраулар төркеме, вулкан ату нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр 1500 ел элек биредә Санторин вулканы уяна. Ул шул кадәр көчле була ки, хәтта борыңгы дөнья тарихына тәэсир итә, утрауның формасы да танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә. Аттырган вулканның кратеры җир астына төшеп китә һәм ул урында 52 чакрым киңлектәге галәмәт зур чокыр барлыкка килә. Чокырга шундук диңгез суы тула. Бу, үз чиратында, "парник эффекты" һәм шартлау тудыра. Аның аркасында Урта диңгездә 100-200 метр биеклектәге дулкынлы көчле цунами барлыкка килә. Аның дулкыннары Крит утравының төньягына килеп җитә. Моңа өстәп, көчле җир тетрәве була, аннары күпләп вулкан корымы ява. Нәтиҗәдә ул вакытта чәчәк атучы миной цивилизациясе юкка чыга. Әлеге һәлакәт турында BBC каналы документ фильм төшергән. Ул "Атлантида: дөнья бетү һәм легенда туу" дип атала. Фильм авторлары бу утрауларны легендар Атлантида тарихы белән бәйли.
Инҗил китабында да дөньяны су басу турында сүзләр бар. Ихтимал, анда нәкъ шушы цунами турында сүз барадыр. Чөнки ул Эгей диңгезе утраулары, Крит утравы, якын-тирә грек шәһәрләрен, Мисырның төньягын, Урта диңгез ярларында яшәүче бөтен халыкны һәм аларның йорт-җирләрен юкка чыгара. Цунамидан соң Урта диңгез цивилизацияләре бер мең елга үсештән туктап кала.
Бераздан бу урынга тагын кешеләр килеп яши башлый. Ләкин әле вулкан кабынуы, әле җир тетрәве җирле халыкны вакыт-вакыт куркытып тора.
Хәер, тарихны өйрәнә башласаң, туктап булмый бит ул. Греция тарихын бигрәк тә. Борыңгы грек аллалары турында гына да сөйләргә бер көн җитмәс, мөгаен.
Ә Санторинида бүген нәрсә күрәбез соң? Тормыш монда тыныч кына үз көе белән бара. Тыныч, чөнки халык саны 15 мең ярым гына. Югары ноктага менгәч, Тира белән беррәттән Киклад архипелагына керүче Тирасия, Палеа-Камени, Неа-Камени һәм Аспрониси утруауларын күзәтергә була. Болар барысы да вулкан аттыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән утраулар. Шуңа күрә ерактан кап-кара булып күренә. Санторининың пляжлары да гадәти ак яки сары комлы түгел, алар кара төстә. Моңа шул ук вулкан көле сәбәпче. Пляжлар күп, ләкин аларны барып күрмәдем – теләк булмады. Автобус, таксилар еш йөреп торса да.
Мин вакытны Тирада үткәрергә яратам. Чөнки андагы ресторанга кереп ашау гына да гомерлек хис-кичерешләр калдыра ала. Беренчедән, аннан ачылган күренешләр башны әйләндерә, рестораннарның үзенчәлекле стиле таң калдыра, ә грекларның традицион ашларыннан телеңне йотарга була. Шул ук грек салаты булсынмы, гиросмы, грекча токмачмы – барысы да искиткеч. Хәер, андый урыннарда аның бәясе дә "искиткеч" була. Ләкин бәхетле вакытта кем акча санап маташа?
Аннары иптәшем белән Санторининың тагын бер популяр урыны – Ияга (Oia) да барган идек. Ул 665 кеше яши торган кечкенә авыл. Тирадан Ияга такси 30 евро тора. Җирле такси машиналары уңайлы "Мерседес"лардан гыйбарәт. Юл ярты сәгать чамасы ала.
Ия – тагын бер гүзәл урын. Минем әле бүгенге көнгә кадәр Грециядә бер ямьсез урын да күргән юк. Ләкин без барган көнне туристлар күп иде. Тар юллардан үткәндә чит кешеләргә бәрелеп-сугылып йөрү үзәкләргә үтте. Аптырап, төшке аш ашарга кердек. Ресторан гаҗәеп матур урында урнашкан. Ә анда зәйтүн мае кушылган помидор боламыгына манчылган кара ипи өстенә куеп әзерләнгән анчоуслар һәм дөрес итеп кыздырылган сигезаяк ите телеңне йотарлык иде. Мин әле ул анчоусларны һаман да сагынам. Санторинига тагын килгәч, кабат шул ресторанга барырга исәп. Аннары утрауда "асиртико" дигән йөзем үсә. Шуннан ясалган ак шәрабны башка бер җирдән дә таба алмассыз. Анысын искиткеч тәмле дип әйтмим, чөнки мин ак шәраб яратмыйм. Ләкин ул бит уникаль, татып карамыйча буламыни?!
Санторини турында әле озак сөйләп булыр иде. Греция – дөньяда минем иң яраткан урыннарның берсе. Мин аның мактамаслык урыннарын да мактыйм. Яраткан әйберең турында сөйләгәндә объектив булу җиңел түгел. Ә шулай да, Санторини күренешләренә күз салыгыз әле. Сез дә гашыйк булырсыз.
Наилә ХИСАМОВА