Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның 582 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар хәбәр ителми.

Русиядә узган бер тәүлек эчендә коронавируслы тагын 582 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы биргән саннарга күрә, иң күп очраклар Мәскәүдә (434), Мәскәү өлкәсендә (49) һәм Петербурда (15).

Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Татарстанда элегрәк барлыгы 25 очрак, Башкортстанда 10 очрак теркәлгән иде.

4 апрель иртәсенә Русиядә һәм аннексияләнгән Кырым белән Акъярда барлыгы 4731 авыру очрагы исәпләнә. Узган бер тәүлектә Русиядә коронавирустан 9 кешенең гоме өзелгән, 7се Мәскәүдә, Кострома һәм Приморье өлкәләрендә — берешәр.

XS
SM
MD
LG