Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мишустин төбәкләргә чикләрен ябуны тыйды


Башкортстан белән Татарстан арасында ябылган күпер
Башкортстан белән Татарстан арасында ябылган күпер

Русия премьер-министры төбәкләргә “федераль һәм төбәк вәкаләтләрен бутамаска” кушты.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә кайбер төбәк башлыкларының төбәк чикләрен коронавирус пандемиясе сәбәпле ябып куюын тәнкыйтьләгән. Мондый адымнарга юл куярга ярамый дип белдергән Мишустин. Бу турыда Коммерсантъ яза.

“Узган атнада кайбер төбәкләр җитәкчелегенең административ чикләрне ябу очраклары булды, алар шул рәвешле кешеләр һәм транспорт керүенә киртә куйды. Хөкүмәтнең мондый чаралар кулланырга ярамавы турында сигналларын төбәкләр ишетте”, дип тасвирлаган Мишустин бу очракларны.

Беренчеләрдән булып Чечен республикасы төбәкнең административ чикләрен ябуын белдергән иде. 5 апрельдән республикага җирле теркәлүе булган кешеләр генә керә ала дип игълан ителде, кайтырга теләгән кешеләргә 5 апрельгә кадәр кайтып калырга киңәш бирелде. Моннан кала, Мурмански өлкәсендә дистәгә якын район ябылды, Яһүд автоном бүлгесендә, Красноярски краенда, Әстерхан, Ленинград өлкәләрендә, Коми республикасында да өлешчә чикләүләр кертелде.

Мишустин белдергәнчә, федераль үзәктән кисәтүләр җибәрелгәч төбәкләр бу чикләүләрдән баш тартканнар. Бу нисбәттән премьер төбәк башлыкларына “федераль һәм төбәк вәкаләтләрен бутамаска” киңәш итте. “Теләсә-кайсы чикләүләр адекват һәм чынлыкта булган вәзгыятькә һәм, әлбәттә, президент һәм федераль хөкүмәт керткән чараларга ярашлы булырга тиеш”, дигән Мишустин.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 6300 дән артып китте, 47 кеше үлде. Президент Владимир Путин үзенең 2 апрельдәге чыгышында ай ахырына кадәр изоляция тәртибе калуын әйтте, һәм вируска каршы көрәштә нинди чаралар күрергә икәнен һәр төбәк үзе хәл итә дип, төбәкләрнең вәкаләтләрен арттырды.

2 апрельдә Башкортстан хакимияте республиканың Чиләбе өлкәсе белән административ чикләрендә Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе кизүе урнаштырды. Полиция Башкорстанга килүче чит төбәк машиналарын кире бора, бары Башкортстан аша узып баручы йөк машиналары һәм республикага азык-төлек, бүтән әһәмиятле тауарлар китерүче машиналар гына кертелә.

Татарстан белән Башкортстан арасында Ык елгасы аша күпердә бетон чикләүләр куелганы дахәбәр ителгән иде. Күперне Татарстан япкан. Татарстанның Ютазы районы җитәкчелеге аңлатканча, юл карантин сәбәпле түгел, ә күпернең төзексез булуы аркасында ябылган.

XS
SM
MD
LG