Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "7х7" интернет-журналына коми телендә язган өчен бирелгән штрафны гамәлдән чыгарган


Роскомнадзор таләбе белән сугылган штрафны Сыктывкар шәһәре мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан.

Сыктывкар шәһәре мәхкәмәсе “7х7” интернет-журналына коми телендә язган өчен сугылган штраф карарын гамәлдән чыгарган. Бу турыда басманың сайтында әйтелә.

2019 елның декабрендә мәхкәмә журналның гамәлгә куючысына 20 мең сум күләмендә штраф суккан иде.

Ул басманың лицензиясендә күрсәтелмәгән килеш коми телендә язма бастыруда гаепләнде.

Сүз блогер Николай Удоратинның комича язылган өч мәкаләсе турында бара. Ул мәкаләләрен ике телдә – рус һәм коми телләрендә бастырган. Мәхкәмәдә журналның мөдире туган телен һәм мәдәниятен популярлаштыручы блогерны цензурага дучар итәргә башыбызга да килмәде дип белдерде.

Мартта журнал вәкилләре басманы яңадан теркәп, яңа лицензиядә аның урысчадан кала тагын алты телдә язмалар чыгару хокукын язып куярга җыенганын әйтте. Алар арасында татар теле дә бар. Моннан тыш, журнал инглиз, француз, коми, мари, карел телләре һәм ивритта язмалар чыгара алачак.

XS
SM
MD
LG