“Русия мөселманнары диния идарәсенең голәмә шурасы Русиядә динара никахлар, аерым алганда китап кешеләре вәкилләре (христианнар, яһүдләр - ред.) белән гаилә кору ярамый, аерым очракларда шул конкрет очракны карап барлык шартларын исәпкә алган җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә”, диелә диния идарәсе белдерүендә.
Узган җәйдә үк чыгарылган бу фәтваның максаты “мөселман гаиләсе институтын ныгыту”, диелә.
“Хәзерге чынбарлык шундый ки, күп никахлар артык ашыгып башкарыла, күп очракта никахлашучылар мөселман гаиләсе хокукы турында җитәрлек белми яки дөрес булмаган мәгълүматка нигезләнә”, ди диния идарәсе.
Фәтвада язылганча, чит диндәге хатын-кыз, Гайсәне Аллаһ дип түгел, ә Аллаһ илчесе дип таныса һәм Аллаһ бер генә дип күрсә, мөселманга кияүгә чыга ала. Ул хатын кыз шулай ук Корьәндә кушканнарны үтәргә әзер булуын да белдерергә тиеш.
Диния идарәсе фикеренчә, “Бердәмлек, дини мәсьәләләрдә ир белән хатынның охшашлыгы бергә бәхетле тормыш өчен иң мөһим шарты булып тора”.
Мәскәү дәүләт лингвистик университеты профессоры Роман Силантьев сүзләренчә, Русиядә иң киң таралган Хәнәфи мәсһәбе мөселман булмаган хатын-кызларга өйләнүне рөхсәт итә.
“Русия мөселманнары диния идарәсе фәтвасы үз мөселманнарының барысы да диярлек караган мәзһәбкә каршы килә булып чыга”, ди Силантьев.
Ул шулай ук гаилә кору мәсьәләсенә мондый яңа караш христиан хатын-кызлары белән инде корылган гаиләләрдә проблемнар чыгарырга да мөмкин.
“Шул ук мәрхүм Вәлиулла Ягъкубның (Татарстан мөфтиенең элекке урынбасары - ред.) хатыны христиан иде, күп кенә мөселман дин әһелләренең дә хатыннары динен алыштырмаган. Русия мөселманнары диния идарәсенең мондый карары проблемнар чыгара ала”, дип саный Силантьев.
Әлеге фәтва июль аенда ук чыгарылган булган, әмма мөфтият сайтында 10 ноябрьдә генә дөнья күрде.