Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел табыны. Акчагыз җитәме?


Яңа ел кичендә мул табын әзерләү русияләргә күпмегә төшәчәк? Азатлык, Казанның Агросәнәгать паркына барып, бәяләрне өйрәнеп кайтты һәм классик өстәл әзерләү өчен ничә сум акча кирәк булуын белеште. 

Яңа ел алды – иң күңелле дә, шул ук вакытта чыгымлы да вакыт. Якыннарга бүләкләр алырга, бәйрәм табыны әзерләргә кирәк. Һәр кибет үзенә чакыра, ташламалар, акцияләр вәгъдә итә. Шуңа да карамастан, ризык бәясе көннән көн арта бара.

Бәяләрне карарга килгәндә тышкы якта машиналар күп булса да, эчтә кеше аз иде. Беркем дә этенеп, төртенеп йөрми. Бөтен нәрсәне иркенләп сайларга була. Агросәнагать паркының эче бәйрәмчә бизәлгән. Җитмәсә, биредә татар мохите: бер почмакта татар әби һәм бабаен утыртып куйганнар.

Рекламнар да татарча яңгырый. Азык-төлекнең исеме иң элек татарча, аннары урысча язылган. Бәя янындагы "р/б" дигән язу гына сорау тудырды. "Р" хәрефе, аңлашыла инде – "рублей"дыр. Мантыйкка туры килгәне, икенче хәреф "с", ягъни "сум" булырга тиештер. Ләкин "б" – "бәя" икән.

Гадәттә, яңа ел кичендә русияләр өстәлгә нәрсә куя? Без күпләр өчен классикага әверелгән меню төзедек. Беренче ризыкка – токмачлы аш яки солянка. Аннары бәлеш яки мичтә пешерелгән каз, үрдәк, тавык. Салатлар: "Сельд под шубой", краб салаты һәм, әлбәттә, "Оливье". Коры ризык буларак, ысланган кызыл балык, кызыл уылдык һәм шпротлы бутербродлар. Чәй янына торт һәм чәк-чәк. Һәр табынның бизәге – яшелчә, җиләк-җимеш. Шәрабсыз да булмыйдыр. Анысын һәркем үзе хәл итә…

Агросәнәгать паркына кергәч, эскалатордан менеп, уң якка барсаң, яшелчә, җиләк-җимеш оҗмахына эләгәсең. Монда бөтен нәрсәне аласы килә. Аның төсләре шундый матур, хәтта кәефләр күтәрелеп китә. Ризыкка бәяләр белән танышуны да шуннан башладым.

Кибеттә эшләүче Зәринә Боймәтова
Кибеттә эшләүче Зәринә Боймәтова

Киштәләрдә мандариннар кояш кебек балкып тора. Алар монда берничә төрле һәм бәяләре дә төрлечә. Сатучы кыздан мандариннар турында сорадым.

"Алар безгә Абхазия, Марокко, Төркия, Кытайдан кайтарыла. Килограммы 180нән алып 250 сумга кадәр. Иң кыйбаты Кытайныкы – 450 сум. Соңгысы узган ел арзанрак иде, быел нишләптер кыйбатланып кайтты. Җимешләрнең барысы да төшсез. Иң татлысы – Марокко һәм Кытайныкы", дип аңлатты чеп-чи татар телендә таҗик кызы Зәринә Боймәтова.

Аннары тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Лимонның кайберсе 200 сумнан, ә кайсы 550 сумнан сатыла. Баксаң, Үзбәкстан лимоны хуш исле, шуның өчен кыйбат икән.

Башка җиләк-җимешкә бәяләр (килограммы) түбәндәгечә:

  • алма – 65-80 сум;
  • хөрмә – 128;
  • әфлисүн – 100-300;
  • киви – 138;
  • анар – 98;
  • кавын – 600;
  • армут (груша) – 43;
  • йөзем – 250.

Җиләк-җимешнең барысы да читтән кертелгән. Бары тик кайбер алмалар гына Русиянең Краснодар краеныкы.

Ә менә яшелчәнең күбесе Русия һәм Беларустан. Бәяләр түбәндәгечә:

  • бәрәңге – 25-35 сум;
  • суган – 35;
  • кишер – 36-45;
  • чөгендер – 25;
  • кыяр – 145-400;
  • помидор – 300-350;
  • татлы борыч – 250-320.

Җиләк-җимеш, яшелчә рәтеннән соң ит һәм ит ризыклары башлана.

Түбәтәй кигән ит сатучы егетләрне бераз сөйләштердем. Зәйдән икән үзләре.

"Хәзер кеше кызыл итне ул кадәр күп алмый. Аның урынына күбрәк күркә, тавык ите, балык ашый башладылар. Янәсе, күркә ите – сәламәт ризык. Хәзер бит сәламәт ашау модасы керде. Кызыл ит белән аралаштыручылар да бар. Хәзер бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелә, әмма хезмәт хакы, пенсияләр бик артмады. Шуңа күрә, бәлки, кешенең кызыл ит алырлык рәте юктыр. Соңгы вакытта сыер итен чыннан да азрак алалар – анысы хак", дип сөйләде Айрат Шәрифуллин.

  • Сыер, үгез ите уртача 320, бавыры – 280 сум;
  • Тавык түшкәсе – 260, канатлары – 180, боты – 180, түше – 210, итле өлеше – 280;
  • Күркә – 360-370, сөякләре – 150, канатлары 170;
  • Каз ите – 420;
  • Мулард токымлы үрдәк – 390, гади үрдәк – 300.

Монда бит күркә сыер итеннән дә кыйбатрак. Сатучы Айратның сүзләренә кайтсак, бәлки, кеше чыннан да сәламәт туклану модасын куадыр? Күркә алырлык булгач, димәк, рәтләре бар…

Алга таба казылык һәм сөт ризыклары рәтләре башлана. Менә монда инде кесәңне киңрәк тотарга кирәк. Казылыкның берсе дә 500 сумнан (килограммы) ким түгел. "Оливье" өчен "Докторская" казылыгын гына 450 сумга тәкъдим итәләр.

"Бәяләр бик артмады. Мордовия казылыгын гына бу юлы арттырып китерделәр. Кайсыдыр җитештерүчеләр, киресенчә, төшерде. Сатып алучыларга килгәндә, яшьләрнең рәте бар – берсүзсез алалар. Әмма пенсионерлар күп вакытта: "И-и, бу мин күтәрә алырлык бәя түгел шул", дип китә", диде казылыклар сатучы Рәшидә Зәйнетдинова.

Сырлар исә кимендә 480 сум, кайберләре 1900 сум да тора.

Ак май Балтачныкы – 470, Алексеевскиныкы – 510 сумнан. Сөтнең литры – 56 сумнан башлана. Йомырка, сортына карап, дистәсе 70-85 сум тора. Ипи кимендә 22 сум. Киселгән токмач 40 сумнан башлана. Кәнфитләр төрлесеннән – 200-600 сум. Чәк-чәк – 100-200 сум чамасы. Тортлар 300-400 сум тора.

Ысланган сөләйман балыгының 300 граммы өчен 350 сум сорыйлар. Кызыл уылдыкның йөз граммы 500 сум булса, шпрот – 130, ә бер кап краб таягы 50 сум тора.

Он, шикәр, көнбагыш мае, көрпә рәтләренә керик. Сатып алучылар бик сирәк иде. Шуңа күрә сатучыларны иркенләп сөйләштердем. Баксаң, көнбагыш маена бәяләр 30 процентка арткан икән. Бер ай элек кенә 105 сум булса, хәзер бер литр майның 135 сумнан да арзанын табып булмый.

Инде бер бәягә өйрәнеп кенә бетәләр, алар тагын арта

"Без әле түбән куйдык бәяне. Сатып алучы алдында уңайсыз бит. Инде бер бәягә өйрәнеп кенә бетәләр, алар тагын арта. Җитештерүче бәяне күтәргәч, безгә дә шулай эшләргә туры килә. Соңгы вакытта бөтен нәрсәнең бәясе артты. Он – 30 процентка, чәйләр – 15 процентка", дип сөйләде Магомед Исмәгыйлев.

Хәзер он кимендә 39 сум тора. Казакъстан оны кыйбатрак йөри. Дөгенең килограммы, төренә карап, 80-89 сум. Шикәр комы – 50 сум. Консервланган кукуруз, борчакны сатучы Магомед 65 сумнан тәкъдим итте.

Гомумән, бәйрәм табыны якынча ничә сумга төшәчәк соң? Шушы продуктлар арасыннан алда атап үтелгән меню нигезендә ризык әзерләү өчен кирәк булганнарын сайлап, бәяләрен кушыйк. Билгеле инде, мәсәлән, каз түшкәсе бер генә килограмм булмый, аны биш итеп алабыз. Сыер ите дә шулай булсын. Аннары, гадәттә, он, шикәр комын да биш килограммлап алабыз. Ә менә салат өчен сыр яки казылык ул кадәр кирәкми… Кыскасы, Агросәнәгать паркы тәкъдим иткән бәяләрне кушып санагач, 8 мең 500 сум килеп чыкты. Бу акчага зур гаилә өчен ярыйсы гына табын әзерләп була. Ә бәлки, бик тырышсаң, ярты бәягә дә сыешып буладыр. Әле бит ил хакимияте шикәр комы һәм көнбагыш маена бәяләрне төшерергә дә вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG