Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы физик затларны ят агент дип тануны хуплады


Физик затлар яки юридик зат булып рәсмән теркәлмәгән иҗтимагый оешмалар, сәясәт белән шөгыльләнгән очракта һәм чит илдән финансланса, ят агент дип таныла.

Федерация шурасы җомга узган утырышында физик затларны һәм юридик зат булып теркәлмәгән иҗтимагый оешмаларны ят агент дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен хуплады. Әлеге төр затлар, сәясәт белән шөгыльләнсә һәм чит илдән финанслау алса, аларга ят агент статусы бирелә.

Бу оешмалар һәм физик затлар үзләрен шундый статуска күчерүне сорап гариза бирергә, аннары Юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре турында даими хисап биреп торырга тиеш булачак. "Ят агент" булган физик затлар дәүләт һәм муниципаль хезмәттә вазифа биләп тора алмый, шулай ук дәүләт сере белән бәйле эшкә алынмый.
Ят агент дип тану өчен сәяси эшчәнлекнең кайбер төрләре нигез булып тора ала. Атап әйткәндә, митинглар һәм ачык дебатлар уздыру, дәүләт сәясәте турында фикерләр тарату, сайлау яки референдумда билгеле бер нәтиҗәгә юнәлтелгән гамәлләр, чит ил чыганаклары мәнфәгатендә булган очракта, сайлауларны күзәтүдә яки сәяси фиркаләр эшчәнлегендә катнашу нигез була ала дип яза ТАСС.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары алар турында язмаларында аларның ят агент статусын күрсәтергә тиеш була, ләкин бу таләп интернет кулланучылар язмаларына, шул исәптән блогерларга кагылмый.

Бу атнада Русия думасы кануннарны кырыслатучы дистәдән артык үзгәреш белән бергә өченче укылышта ят агентлар турында канун өлгесен хуплады. Аерым рәвештә соңгы укылышта ят агент дип танылучы физик затлар турында документ кабул ителде. Аңа ярашлы, бу затлар тиешле реестрда теркәлү өчен гариза тапшырмаса һәм эшчәнлекләре турында хисап биреп тормаса, аларга җинаять эше ачылырга һәм алар биш елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Русиядә ят агентлар турында кабул ителгән кануннар хокук яклаучылар, халыкара оешмалар һәм һөнәри җәмәгатьчелек тарафыннан даими тәнкыйтьләнә, алар әлеге яңа нормалар Русиядә ватандашлык җәмгыяте үсешенә куркыныч тудыра дип кисәтә.

Июльдә Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип тамгалау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.

2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG