Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростовта мәхкәмә өч кырымтатарны 48 ел төрмәгә хөкем итте


Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә бинасы
Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә бинасы

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнгән Карасубазар (Белогорски) төркеменә хөкем карары чыкты.

Дондагы Ростов шәһәрендә Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эшенең Карасубазар (Белогорски) төркеме фигурантларына барлыгы 48 ел төрмә җәзасы хөкеме чыгарды. Энвер Омеров – 18, аның улы Риза Омеров 13, Айдер Джеппаров 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Энвер Омеров террорчылык оешмасы оештыруда, Риза Омеров һәм Айдер Джеппаров террорчылык оешмасында торуда гаепләнде. Соңрак фигурантларның барысына да "оешкан төркем белән алдан килешү нигезендә көч кулланып хакимиятне яулап алуга әзерләнү" маддәсе белән дә гаеп белдерелде.

"Кырым теләктәшлеге" эш материалларына тянып белдергәнчә, гаепләнүчеләрнең кораллары, шартлаткыч, хәрби припаслары булмаган, алар террорчылык гамәле кылырга җыенмаган, башкаларны террорчылык гамәлләре кылырга чакырмаган.

"Русиянең конституция корылышын бәреп төшерү һәм хакимиятне яулап алу омтылышына дәлилләр юк. Эш материалларында китерелгән аудиоязмаларда фигурантларның дини һәм сәяси темаларга әңгәмәләр алып барганы күренә. Фактта шушы аларның террорчылык сыйфатындагы җинаять кылуына бердәнбер дәлил булып тора" ди активистлар.

Ростовта мәхкәмә бинасы янында, шулай ук Акмәчеттә Кырымның Русия карамагындагы хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасы янында хөкем карарын видеоконференция элемтәсе аша игълан итү урынында да дистәләрчә кырымтатар җыелды. "Кырым теләктәшлеге" активистлары алып барган язмалардан күренгәнчә, Русия полициясе анда җыелганнарның шәхси мәгълүматын туплый. Соңрак билгеле булганча, Кырымда хөкем карарын игълан итүнең видеотрансляциясен уздырмаска карар ителгән.

Кырым теләктәшлеге активисты Лутфие Зудиева сөйләгәнчә, бүген Ростовта мәхкәмә карарын тыңларга 50дән артык кырымтатар килгән. Бу кешеләр Кырымнан 1-2 көн алдан чыгып киткән булган. 12 гыйнварга каршы төндә Ростовка юл алган кырымтатарларны ЮХИДИ туктатып, иртәнгә кадәр җибәрми торган. Барлыгы 25 машина, 120 кеше төн буе ризыксыз, сусыз, салкында тоткарлап тотылган диелә. Хәзерге вакытта кырымтатарлар кире өйләренә юл алган дип хәбәр ителә.

Зафер Каратай әлеге тоткарлаудан фотолар элде.

Карасубазар төркемен яклап кырымтатарлар төрле чаралар, флешмоблар уздырды. "Аларның тавышы бул" дигән яклау чараларында катнашканнар социаль челтәрләрдә фотолар, видеолар урнаштырды. Активистлар "Кешеләргә "син" дип тә әйтмәгән, үзләренең мөселман булганын онытмаган, беркемне мәҗбүр итмичә үз фикерләрен генә белдергән өчен туганнары, күршеләре хөрмәт иткән кешеләрне утырту – зур хаксызлык", дип саный.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG