Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Навальный яклы чаралар өчен кимендә 15 җинаять эше ачылган


Петербурдагы протест, 23 гыйнвар.
Петербурдагы протест, 23 гыйнвар.

23 гыйнварда узган акцияләрдә 3,6 меңнән артык кеше тоткарланган.

Төрмәдә утыручы Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйга ирек таләп итеп 23 гыйнварда Русиянең 125 шәһрендә протест чаралары узган, анда катнашучылар арасыннан 3,6 меңнән артык кеше полиция тарафыннан тоткарланган. Бу саннарны "ОВД-инфо" китерә. Тоткарланучылар арасында 195 балигъ булмаган кеше һәм 49 журналист булган. Ким дигәндә 15 җинаять эше ачылган диелә.

Акцияләрдә ким дигәндә 28 кеше зыян күргән. 25 гыйнвар иртәсенә мәхкәмәләр административ җәза турында 82 карар чыгарган, 52 штраф карары, биш карар мәҗбүри эш турында чыккан. Мәскәүдә полиция вәкиленә көч куллану турында маддә нигезендә дүрт җинаять эше ачылган. Шулай ук хулиганлык, милекне бозу, юлларны һәм тротуарларны киртәләү турында да эшләр ачылган.

Владивостокта юлларны алдан ниятләп киртәләү турында җинаять эше ачылган. Протестчылар 23 гыйнварда 14.30 – 17.20 вакыт аралыгында шәһәрнең үзәк урамнарын япкан, шул рәвешле транспорт йөрешенә киртә тудырган, бу исә ватандашларның тормышы һәм сәламәтлегенә янауга китергән дип белдергәннәр Приморье краеның эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Дондагы Ростов шәһәрендә 17 яшьлек көллият укучысына каршы 23 гыйнварда протест чарасына килергә чакыру турында җинаять эше ачылган. Шундый ук җинаять эшләре Казанда һәм Новосибирскида да булдырылган. Владивостокта транспорт чараларын имин файдалануга янау турында, һәм куәт хезмәткәрләренә һөҗүмнәр турында эшләр ачылган.

23 гыйнварда Русиянең йөздән артык шәһәрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап урам җыеннары узды. МБХ медиа бәяләгәнчә, аларда ким дигәндә 110 мең кеше катнашкан. Өч меңнән артык кеше тоткарланган. Мәскәүдә 20 меңнән артык кеше протестка чыкты, 1294 кеше тоткарланган диелә.

Казанда 23 гыйнвар протест чараларында активист һәм социолог Искәндәр Ясәвиев, Навальныйның Казан штабы башлыгы Олег Емельянов тоткарланды. Шулай ук "Казанский репортер" баш мөхәррире Антон Райхштат, "Эфир" телеканалы, "Татар-информ", Progorod, Kazanfirst басмалары журналистлары тоткарланды, соңрак аларны җибәрделәр. ОВД-Инфо Казанда барлыгы 62 кеше тоткарланган дип хәбәр итте.

Аннан алда Уфада Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева тоткарланды. Шулай ук Уфадагы "Эхо Москвы" журналисты Руслан Вәлиев полиция бүлегенә озатылды.

Якшәмбе Казанда шимбә каршылык чараларында катнашучыларны штрафка тарта башладылар. Каршылык чарасын оештыру турында канунны бозган өчен уртача 10 мең сум штраф салынды.

XS
SM
MD
LG