Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмәгә протестлар белән бәйле 345 материал килгән


Казанда 31 гыйнвар йөреше.
Казанда 31 гыйнвар йөреше.

Административ эшләр "Митинглар турында кануннарны бозу" нигезендә төзелгән. Барлыгы 419 кеше тоткарланган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә 1 февраль 15:00 сәгатькә узган якшәмбедә килештерелмәгән митингта катнашкан өчен административ канун бозулар турында 345 материал килгән. Бу хакта мәхкәмә матбугат хезмәтенә сылтанып "БИЗНЕС Online" яза.

Басма мәгълүматынча, барлыгы 419 кеше тоткарланган. Беркетмәләр Административ канун бозулар кодексының 20.2 маддәсе ("Митинглар турында кануннарны бозу") нигезендә төзелгән.

Дүшәмбе төшкә кадәр "Московский" полиция бүлегеннән видеоэлемтә аша 12 материал каралган. Тоткарланучыларның барысы да гаепле дип танылган һәм аларның һәрберсенә 10 мең сум штраф салынган.

Митинг көнне мәхкәмә өч материал караган иде. Казанда Алексей Навальный штабы хезмәткәре Алексей Боряов урам чарасы оештыру тәртибен кабаттан бозу өчен 20 тәүлеккә административ сак астына алынды.

31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә 30 тәүлеккә сак астына алынган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап каршылык чаралары узды. Аларда барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланган. Бу санны ОВД-инфо китерә. Әлеге сан 2011 елда башланган күзәтүләр чорында иң зур күрсәткеч булып тора диелә.

XS
SM
MD
LG