Сакланган пирамидаларның саны сиксәннән артык. Аларның өчесе җиде могҗиза исемлегенә керә. Аларны безнең эрага кадәр 5000-4700 ел элек салганнар. Инде илле гасыр узган. Ә пирамидалар әле дә нык торалар.
Пирамидаларны салганда Мисыр бик көчле дәүләт булган. Яуларда байлыклар күп җыйган ул. Пирамидаларны төзүчеләр һәм башка дәүләтнең коллары төзегән.
Якын-тирәдә төзелешкә яраклы таш булмаган. Ташларны ерак таулардан ташыганнар. Иң кечкенә ташлар – 3 тонна, зурлары – 30 тонна булган. Шундый авыр ташларны корабка төяргә, аны бушатырга, 146 метр 60 сантиметрга күтәрергә кирәк булган. Ул чорда бернинди техника булмаган. Төзүчеләргә акыл, көч, зирәклек, тәҗрибә һәм бердәмлек ярдәм иткән.
Пирамида төзүдә 20 ел дәвамында 100 мең кол эшләгән. Башта 10 ел таш ташыр өчен юл салынган. Коллар өч ай саен алмашынганнар. Җәен һава температурасы 40 градуска кадәр менгән. Ливия ягыннан ком бураны котырган. Шуңа колларның күбесе өч ай чыдамаганнар, вафат булганнар. Коллар саны кимемәсен өчен, гел сугышырга туры килгән.
Һуфу һәм Һафра пирамидаларын төзегәндә, авыр эштән үлүчеләр саны бик күп булган. Илдә ачлык, йогышлы авырулар таралган. Мисырлылар хәтта илдән кача башлаганнар. Менкаура үз пирамидасын ашыгып эшләткән. Бу пирамида Һуфуныкыннан ун тапкырга кечерәк, әмма күпкә матуррак булган. Аның биеклеге 66 метр 50 сантиметр булган.
җиде могҗиза исемлегенә керә – входит в список семи чудес
илле гасыр – пятьдесят веков
нык – крепко
башка дәүләтнең коллары – рабы других государств
якын-тирәдә – поблизости, в окрестностях
яраклы таш – подходящий камень
корабка төяргә – загрузить на корабль
бердәмлек – единство, сплочённость
алмашынганнар – менялись
ком бураны – песчаная буря
туры килгән - пришлось
йогышлы авырулар таралган – распространились заразные болезни
ашыгып эшләткән – велел строить второпях
ун тапкырга кечерәк – меньше в десять раз
Һуфу пирамидасын салырга 2 миллион 600 мең таш кулланганнар. Пирамиданың авырлыгы – 6 миллион 500 мең тонна.
Мисырда шулай ук Сфинкс һәйкәле дә бар. Дөньядагы иң зур бу һәйкәл турында бик күп риваятьләр бар. Аның биеклеге 20 метр, озынлыгы 57 метр. Һәйкәл яткан арыслан сурәтендә эшләнгән, ә бите – кешенеке. Мисырга килүче кешеләр бу һәйкәлдән бик курыкканнар, урап узганнар.
1798(мең җиде йөз туксан сигезенче) нче елда Мисырга Наполеон гаскәрләре кергән. Алар Сфинксның битенә туп атып уйнаганнар. Хәзер һәйкәлнең йөзе ватылган, әмма ул үзе җимерелмәгән.
Борынгы мисырлылар пирамидаларны дингә таянып салганнар. Алар пирамидада үлгән кеше мәңге саклана дип уйлаганнар. Ахирәттә фиргавен мул яшәсен өчен, аның янына ризыклар, киемнәр, кыйммәтле ташлар, сугыш кораллары, хәтта исле майлар да салганнар.
Борынгы мисырлыларның харәбәләрен карарга Җир шарының төрле почмакларыннан туристлар киләләр. Пирамидаларга карап, яңа буын биш мең ел элек яшәгән кешеләрнең ничек яшәгәннәрен белә. Безгә дә үзебезнең бабаларыбыз яшәгән шәһәрләрнең харәбәләрен, алар калдырган һәйкәлләрне өйрәнергә кирәк.
яткан арыслан сурәтендә эшләнгән – сделан в облике лежащего льва
урап узганнар – обходили
туп атып уйнаганнар – играли, стреляя из пушки
җимерелмәгән – не разрушился
дингә таянып – опираясь(ссылаясь) на религию
ахирәт – потусторонний мир
фиргавен мул яшәсен өчен – чтобы фараон жил богато
исле майлар – ароматические масла
харәбәләрен карарга – смотреть развалины
Җир шарының төрле почмакларыннан – с разных уголков Земного шара
яңа буын – новое поколение
*****
Ну и как вам, понравилось? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!