Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнеханов белән Шәймиев — Татарстандагы Путиннар"


Алсу Дәүләтшина
Алсу Дәүләтшина

Казандагы Навальный штабы "Татар, уян" дигән видеомөрәҗәгать чыгарды. Анда чыгыш ясаучы кыз, Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннар азат булырга тиеш дип, Татарстандагы җимерек систем турында сөйли. Азатлык әлеге кыз белән элемтәгә кереп сорауларын бирде.

Казандагы Навальный штабы хәзерге вакытта Покров төрмәсендә утырган оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итеп видео чыгарды. Татар телендәге бу видео башлыча татарларга мөрәҗәгать буларак кабул ителә. Анда Путин телгә алынмый, өч исем әйтелә – Навальный, Шәймиев һәм Миңнеханов.

"Татар, уян! Сез Шәймиев, Миңнехановның хан сарайларын күрдегезме, ничек моннан соң аларга якын итеп абый, бабай дип эндәшеп була? Алар бит миллиардлар урлый, үзләренә хан сарайлары төзиләр. Бу - безнең балаларның киләчәген урлау. Кая карама, бар өлкә дә җимерек. Кешеләргә каршы кануннар чыгарыла. Кешеләр фәкыйрьлеккә озак түзде, ләкин безнең моның белән килешергә хокукыбыз юк. Навальный безгә озак еллар ришвәтчелек турында сөйләде, моның өчен аны агуладылар, төрмәгә утырттылар, хәзер сәламәтлегенә куркыныч яный. Ул бердәнбер сәяси тоткын түгел, хакимияткә каршы сүз әйткән һәр кешене дәүләт машинасы изәргә әзер. Минем балам диктатурада яшәмәчәк, ул ирекле Русиядә яшәячәк. Барлык сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итәбез!"

Азатлык бу мөрәҗәгатьне яздыручыны эзләп тапты. Аның авторы – Алсу Дәүләтшина, Казан кызы, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында белем алган, бүген икътисад, финанс һәм инвестицияләр өлкәсендә белгеч булып хезмәт куя. Аңа 32 яшь, бер баласы бар. Татар телен татар гимназиясендә укыдым һәм авылда яшәүче әбиемнән өйрәндем, дип сөйләде Азатлыкка. Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре үз халкы өчен җаваплы, ул аларны мөмкин булган эшләрне дә башкара алмауда гаепли. Сарайлар төзүгә тотылган акча татар теле, татар мәдәнияте үсешенә кулланылган булса, бүгенге вазгыять булмас иде дип саный ул.

— Алсу, сез Казандагы Навальный штабы белән күптән хезмәттәшлек итәсезме? Үзегезне актив әгъзасы дип саныйсызмы?

— Штабта даими эшләмим, әмма Алексей Навальный фикерләре миңа якын, аның такымы башкарган эшне, уздырган тикшеренүләрне күзәтеп барам. Алар коррупция турында сөйли, аңлата, мин дә бу күренеш белән риза түгелмен. Навальныйны яклап урам җыеннарына да чыктым, полициянең халыкны ничек кыйнаганын да күрдем, үзем дә чак кына эләкми калдым. Навальный штабы башкарган эшне күбрәк кеше күрүен, белүен телим, шуңа да Олег Емельяновка (Казандагы Навальный штабы башлыгы - ред.) Татарстандагы татарларга якын булыр өчен татар телендә сөйләргә кирәк, татарлар үз телләрендә мөрәҗәгать иткәнне ярата, кимендә видеоларны титрлар белән чыгарырга кирәк дигәч, ул ризалашты. Татар теле белгечләре булмагач, үземнең ярдәмне тәкъдим иттем. Тәрҗемә белән булыштым. Белмим, актив әгъза дип саналамы соң бу?

— Тәрҗемә итеп кенә калмагансыз, татарча видеоролик та яздыргансыз һәм ул башлыча татарларга мөрәҗәгать. Бу кем теләге, инициативасы?

Мескен кешеләр газап кичергәндә, республика җитәкчеләренең байлык туплавын кабул итә алмыйм

— Минем инициатива. Телем бар, фикерләремне туган телемдә җиткерәсем килде. Мин татарларны аңлап бетермим, алар нишләптер ришвәтчелеккә күз йома, күпме фактлар булса да, барыбер үзебезнең кеше дип бу башбаштаклыкка битараф кала. Рөстәм Миңнеханов – президент, аны кешеләр яллап эшләтә. Аның вазифасы сайлана торган, президент кем буласын халык карар итә. Әмма шулай булуга карамастан, Миңнеханов йорт өстенә йорт төзи. Аңламыйм бу күренешне. Татарстанда, әйе, тотрыклы тормыш, әмма бездә дә проблемнар күп бит. СМА (спиналь мускул атрофиясе) чиреннән интегүче балалар бар, аларның әти-әниләре әле монда, әле тегендә сугыла, әмма дару таба алмый. Мин дә әни кеше, бу хәлне авыр кабул итәм, мескен кешеләр газап кичергәндә, республика җитәкчеләренең байлык туплавын аңламыйм, кабул итә алмыйм.

— Бу хәлләргә сез видеода телгә алган Шәймиев белән Миңнеханов гаеплеме? Кешеләр сезне тыңлап, нинди нәтиҗә ясауларын телисез? Аларның ачулары кабарсын иде дигән максат бармы? Татарлар республика җитәкчеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә.

— Ни өчен андый яхшы мөнәсәбәт булганын аңлата алмыйм. Түзем безнең халык. Әмма нигә түзәргә? Бу бит гаделсезлек, безнең түзәргә дә, күз йомарга да, күрмәмешкә салышырга да хокукыбыз юк. Халык тормышын кайгыртырга кирәк. Үзе яхшы яши башлый икән кеше, башкалар турында уйлап та карамый.

Татарстан өчен Миңнеханов белән Шәймиев җаваплы. Алар – Татарстандагы Путин. Алар – Путин вәкилләре. Мин кешеләрдә аларга карата нәфрәт тә, ачу да чыгару яклы түгел. Бары тик мондый хәлләр белән килешергә ярамый дигәнне җиткерәсем килә. Кешеләрдә кимендә сораулар туарга тиеш, ни өчен кемдер бай, кемдер фәкыйрь дигән анализ ясау да мөһим.

— Республика Русия кысаларында яши, ягъни мондагы сәясәт федераль үзәктән килгән сәясәт вертикале нәтиҗәсе. Татарстан җитәкчеләренең куллары богаулы, ни кушалар шуны эшлиләр дигән фикер тумыймы?

— Алар ирекле түгел, әмма кулдан килгәнне дә башкармыйлар, минемчә. Кайчак арттырып та җибәрәләр, мәсәлән, җирле полиция кешеләргә карата миһербансыз эш итә. Алар безне сакларга тиеш, кыйнарга тиеш түгел. Куәт структуралары җитәкчеләрне генә саклый. Мин федераль вертикальгә каршы, төбәкләргә карар чыгаруда да, тапкан малына хуҗа булуда да иреклек булырга тиеш дигән фикердә. Тапкан мал Мәскәүгә түгел, ә биредә яшәүче халык мәнфәгатенә кулланылырга тиеш. Алексей Навальный да шуны әйтә. Татарстан җитәкчеләренең халыкны кайгыртуның күп һәм төрле мөмкинлеге булды, әмма алар хакимиятне, тапкан байлыкны халык мәнфәгатенә кулланмады.

— Мәсәлән? Сүз татар теле, мәдәнияте турында барамы?

— Шул исәптән. Мәсәлән, Татарстан җитәкчеләре акчаны татар мәктәпләрен ачуга, берничә бәйсез татар телеканаллары, радиоларын ачуга тота ала иде. Татар теленең абруен күтәрә ала иде.

Мин Казанда тудым, өйдә татарча аралаштык, авылда әбиемә ялга кайтканда телне шомарта идем. Мин беренче биш сыйныфны татар гимназиясендә укыдым, аннары урыс гимназиясенә күчтем. Әнием – татар теле укытучысы.

— Алайса әниегез аша 2017 елда татар укытучылары, татар теле дәресләренә карата федераль үзәктән булган басымны күргәнсез булып чыга. Федераль үзәкнең сәясәте нәтиҗәсендә Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак укытылмый, ул туган тел буларак кына гариза нигезендә генә укытуга кайтып калды. Дәресләр саны кимеде, укытучылар саны кыскарды. Сез Татарстандагы балалар бакчалары, мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри булу яклымы яки әлеге вазгыятьне ярыйсы дип саныйсызмы?

Республика җитәкчеләренең татар телен үстерергә нияте булмады, акча күзләрен томалады

— Әйе, әнием кичергән хисләрне беләм. Кызгандым аны. Укытучылар дәшмәде, алар курка, алар хәзер берсен дә гаепләми. Бу – бик пассив караш. Беләсезме, дусларым арасында рус кешеләре күп, алар белән бу темага сөйләшкәндә берсеннән дә татар телен яратмыйм, кирәкми дигән фикерне ишетмәдем. Укыдык, әмма телне кулланып кына булмый диләр. Руслар татар телен аңлый. Татар теленә иреклек бар иде, әмма республика җитәкчеләренең аны үстерергә нияте булмады, акча күзләрен томалады, татар теле укытыламы - укытыла, нинди сыйфатта, аны төрле җирдә кулланып буламы – бу сораулар аларга кызык булмады. Әле дә соң түгел. Яшьләр карый торган фильмнар юк. Алар ел саен чыгарга тиеш. Заманча булырга тиеш. Чит ил кино, мультфильмнары татарчага тәрҗемә ителсен. Татар теленең абруен күтәрү кирәк.

— Балагызны татар мәктәбендә укытыр идегезме?

— Балам бик иртә туды, белгечләр башта бер телне үзләштерсен, урысча белә икән азмы-күпме, ныклап сөйләшеп китсен, аннары татар телен дә өйрәтеп була диделәр. Балалар телне бик тиз үзләштерә, менә әкренләп башладык, татар мәктәбенә бирергә телим.

— Ә туганнарыгыз сезгә теләктәшлек күрсәтәме яки нигә кирәк бу активлык, куркыныч дип кисәтәме?

— Туганнар күпчелек кешеләр кебек күрмәмешкә салыша. Әлбәттә, курка алар, үзләре өчен дә, минем өчен дә. Минем, мәсәлән, беркая да китәсем килми, туган җиремдә яшисем килә, әмма кешеләр артык куркытыла икән, китәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Мин дә алар рәтендә була алам. Әмма курыкмыйм, чөнки куркудан туйдым.

— Сез Петербурда, Мәскәүдә яшәгәнсез, ни өчен Казанга кайттыгыз? Һәм Татарстанда нинди гаделсезлек белән очраштыгыз?

Татарстанда әшнәлек киң җәелгән, дуслар, туганнар беренче чиратта

— Балага узгач, хатын-кыз күңеле нечкәрә, туганнар якында булганда тынычрак. Татарстанда әшнәлек киң җәелгән, дуслар, туганнар беренче чиратта. Син нинди генә шәп белгеч булсаң да, элемтәң булмаса, яхшы эшкә урнашу авыр. Әмма бу бөтен Русиягә хас дип уйлыйм.

— Татарларга тагын ни әйтер идегез?

— Башкортстанда айнык авыл дигән башлангыч бар, бездә дә эчкечелек күренеше юк түгел. Эчәргә ярамый, айнык булып үз хокуклар өчен көрәшергә кирәк. Русиядәге хәлләргә түзәргә кирәк диләр, әмма түзәрлек хәл юк. Үзем дә туйдым шул сүздән, кул кушырып утырудан да.

Татарстанда бәйсез матбугат юк, ул булырга тиеш. Моны таләп итәргә кирәк. Сүз иреге үтерелгән. Башка фикер әйтүче кеше гел күзәтү һәм басым астында.

— Видеода Навальный кебек башка сәяси тоткыннар бар һәм алар азат ителергә тиеш дидегез. Кемнәрне тоткын дип саныйсыз? Мәсәлән, Азат Мифтахов турында ишетеп беләсезме? "Мемориал" үзәге берничә мөселманны да сәяси тоткын дип игълан итте.

— Кырымтатарлар арасында кулга алынып төрмәгә утыртылучылар күп, аларны күзәтеп барам. "Яһвә шаһитлары", "Новое величие", "Сеть" эшләрен күзәтәм, "Мемориал" исемлеге дә зур. Азат Мифтахов турында укып беләм, аны алты елга утырту – кырыс карар. Ул башкарган дип саналган эш өчен бу кадәр хөкем чыгару гаделсез. Галим кешенең шул кадәр озак вакытка төрмәгә утыртылуы кызганыч.

2005 елда минем Путинга карата фикерем формалашты һәм ул үзгәрми. Беләсезме, минем төп дәгъвам мондый – дәүләт безне үзенең пропагандасы, кануннары белән бер-беребезгә дошманлаштыра. Кешеләрдә бер-берсенә карата шик туа, ул нәфрәткә әверелә. Дәүләт бер төрле генә уйлый торган җәмгыять төзергә тели. Ләкин бу – Аллаһка каршы бару, ул безне төрле итеп яраткан, кешеләрнең тормышка карашы башка була ала, без төрлечә фикерлибез һәм бу – безнең хокук. Бу дошман кебек фикерли, ул үзгә дип төртеп күрсәтеп, аны кайнаттыру сәясәте – коточкыч.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG