Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Казаннан — кимендә 700, Чаллыдан кимендә 500 кеше үлгән


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан сугышка мобилизацияләнүчеләр белән күрешә, 2022 елның 29 сентябре
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан сугышка мобилизацияләнүчеләр белән күрешә, 2022 елның 29 сентябре

Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 4404 кеше үлеме турында хәбәр таба алды.

2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин карары белән Украинага каршы башланган сугышта Казаннан — инде кимендә 700 кеше, Чаллыдан кимендә 500 хәрби һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы низагның беренче көннәреннән алып бара.

20 март иртәсенә Татарстаннан бу исемлектә 4404 кеше бар. Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 4909 кеше исеме табылды. Шулай итеп, ике республикадан сугышта кимендә 9313 кеше үлеме турында билгеле.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Башкортстан белән Татарстан шушы беренчелекне мобилизациягә эләгүчеләр дә, ихтыярилар арасында да тота.

Татарстан

Татарстан харитасына аерым күз салыйк.

Саннардан күренгәнчә, иң күп үлүчеләр — Казаннан һәм Чаллыдан. Бу ике шәһәр турында күбрәк мәгълүмат астарак. Башка "алдынгы" районнар түбәндәгечә:

  • Түбән Кама районы — кимендә 274 кеше.
  • Әлмәт районы — кимендә 213 кеше.
  • Бөгелмә районы — кимендә 164 кеше.
  • Яшел Үзән районы — кимендә 157 кеше.
  • Алабуга районы — кимендә 110 кеше.
  • Зәй районы — кимендә 113 кеше.

Казан белән Яшел Үзәнне исәпкә алмаганда, харитада аеруча көньяк-көнчыгыш районнарның зур зыян күрүе күренә.

Үлүчеләрнең яшьләренә караганда, исемлек шундый:

  • 35-44 яшь: кимендә 1635 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1159 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1115 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 321 кеше.

Медиазона саннарына карасак, Татарстаннан үлүчеләрнең кимендә 554е —мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 1209 кеше — үз ихтыяры белән контракт төзеп, сугышка китүчеләр. Бу саннар — тулы түгел: еш кына сугышка китүчеләрнең хәрби статусы яшерелә, ачык мәгълүмат булып чыгарылмый.

Казан

20 март иртәсенә Азатлык Радиосы исемлегендә Казаннан сугышка китеп һәлак булучылар саны 705кә җитте. Узган елның ноябрь азагында Казаннан кимендә 500 кеше үлеме турында билгеле булган иде. Димәк, 3,5 айда тагын 200ләп казанлы үлеме турында мәгълүмат табылды.

Татарстан башкаласыннан үлүчеләрнең кимендә 45е — 18-24 яшь аралагында. Кимендә 192 кеше — 25-34 яшьтә. 263 кеше — 35-44 яшьтә. Кимендә 187 кеше — 45 яшьтән олырак.

Үлүчеләр арасында күпчелек гади хәрби дәрәҗәдә булса да, югары дәрәҗәле хәрбиләр үлеме дә билгеле. Азатлык Радиосы таба алган кешеләр арасында кимендә 4 кеше — подполковник, кимендә 2 кеше — майор дәрәҗәсендә.

Чаллы

Татарстанның зурлыгы белән икенче шәһәреннән дә сугышка китеп үлүчеләр саны зур. Без кимендә 501 мондый очракны таба алдык. Исегезгә төшерәбез: сүз Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан таба алган исемнәр турында гына бара, чын югалтулар саны зуррак.

Чаллыдан үлүчеләрнең өчтән бересе — 35-44 яшь арасында (кимендә 184 кеше). Шулай ук зур өлешне 45 яшьтән олырак булганнар ала — кимендә 157 кеше. Яшьләр дә сугышта шактый үлә: кимендә 105 кеше — 25-34 яшьтә булса, кимендә 44 кеше — 25тән яшьрәк.

Русиядә 2021 елда узган рәсми җанисәп саннарына караганда, Казанда 1,3 миллион кеше яшәсә, Чаллыда 548 меңләп кеше яши. Ике шәһәрдә үлүчеләр саны аермасы нибары 200 булуы Чаллыдан сугышта күпкә күбрәк кешенең үлүен күрсәтә.

Үлүчеләр турында мәгълүматны тулырак Азатлык Радиосы хисабында карагыз. Анда кешене исеме буенча эзләп була, мәгълүматны районлап һәм яшь буенча карап була.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин.

Әгәр исемлеккә кермәгән үлемнәр турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG