2014 елда Врбетицеда булган һәм аны Русия махсус хезмәтләре оештырган дип саналган шартлаулар Европа берлеге илләренең берсенә каршы дәүләт террорчылык акты һәм ул бөтен Европа берлегенә каршы һөҗүм дип саналырга тиеш дип белдерде Чехия сенаты (ил парламентының югары пулаты).
Шул турыда резолюциягә утырышта булган 72 сенат әгъзасыннан 69ы кул куйган, дип хәбәр итә Чехия мәгълүмат агентлыгы.
Сенат әгъзалары Чехияне Русия белән дуслык мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлек турында килешүне өзәргә, һәм Прагада Русия илчелеге хезмәткәрләрен бер кешегә кадәр киметергә чакырды.
Моннан тыш, Сенат әгъзалары Врбетицеда булган хәл турында БМО Иминлек шурасы һәм НАТО, Европа берлеге җитәкче органнары дәрәҗәсендә сөйләшергә, Русиядән компенсация таләп итәргә чакырды.
Аннан алда шундый ук чаралар күрүне сорап, Чехия хөкүмәтенә ил парламентының аскы пулаты мөрәҗәгать иткән иде.
Русия Чехиянең 20 дипломатын илдән җибәргәннән соң, 21 апрельдә Чехия Русиядән бу карарын яңадан карауны таләп итте. Югыйсә, Прагада Русия илчелеге хезмәткәрләре саны күп тапкырларга киметеләчәк – биш кешегә калдырылачак, дип кисәтте Чехия тышкы эшләр министры Якуб Кулганек.
Чехия илчелегеннән егерме хезмәткәрне илдән җибәрүне Русия Чехия карарына җавап итеп эшләде. Аннан алда Чехия Русиянең 18 дипломатын илдән чыгарды. Бу кешеләр Русия махсус хезмәтләре белән бәйле булган диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!