Украина парламентына 18 майда кертелгән "Асаба халыклар турында" кануны урыс халкы хокукларына кагылмый, ул Кырым ярыутравында яшәүче өч халык – кырымтатарлар, караимнар һәм крымчакларның хокукларын яклау өчен кертелә. Русия президенты Владимир Путин әлеге канунны тәнкыйтьләп чыккач РБК сораштырган берничә эксперт шулай дип аңлаткан.
Путин 30 июньдә туры эфирда халык сорауларына җавап бирү вакытында Украинаның "Асаба халыклар турында" кануны урысларның хокукларын кыса дип белдерде.
"Бу территориядә урыс халкы төп халык түгел дип белдерелә – бу акылга сыймый," диде Путин. Әлеге канун аркасында урыслар үзләрен икенче сортлы кешеләр дип хис итәчәк, алар аннан күченеп китәргә мәҗбүр булачак дип фаразлады Путин.
Канун өлгесендә кырымтатарлар, караимнар һәм крымчакларның Кырым җирлегендә формалашкан халык булуы, һәм аларның хокуклары "Кырым автоном республикасы һәм Акъярны вакытлыча оккупацияләү һәм Русия Федерациясенең Украина ватандашлары, аерым алганда, төп халыкларның хокук һәм ирекләрен даими бозып торуы" белән бәйле рәвештә кабул ителүе әйтелә.
Канун өлгесенә ярашлы, төп халыклар үзбилгеләнүгә, тигез хкукый яклауга, Конституция һәм ил кануннары кысаларында үз сәяси статусларына, үз милли символикасын билгеләүгә, ирекле икътисади, социаль, мәдәни үсешкә хокуклы. Аларга рухи, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үтәү һәм үстерү, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын саклау рөхсәт ителә. Төп халыклар үз уку йортларын булдыру, үз телләрен өйрәнү өчен башка уку йортлары белән хезмәттәшлек итү, үз медиаларын булдыру һәм үз вәкаләтле органнарының дәүләт бюджетыннан финанлануы хокукына да ия. Төп халкыларның вәкилләре халыкара оешмалар, конференцияләрдә һәм үз хокукларына кагылышлы сөйләшүләрдә катнашыр өчен Украина делегацияләре составына кертелә ала диелә.
Төп халкылар хокуклары турында канун кабул итү дөньяда киң кулланыла дип аңлаткан Deutsche Welle газетына Европа Шурасында аз санлы халкыларның хоукларын яклау комитетының элеккеге рәисе, Верона университеты профессоры Франческо Палермо. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба асаба халкылар турында канун Русиядә дә бар, һәм ул урыс халкы хокукларына кагылмый дип әйткән иде. Украинада моңа кадәр андый канун булмаган, гәрчә илнең Конституциясендә "асаба халык" дигән төшенчә бар. Палермо фикеренчә, Украинада яшәүче төп халыклар исемлегенә урыс, беларус, молдаваннарны кертмәү бу халыкларның төп халык булмыйча, милли азчылык булулары белән аңлатыла.
Русиядә 1999 елда кабул ителгән "Аз санлы халыклар хокукларын гарантияләү турында" канунында төп халыклар дип "үз ата-бабаларының электән таралып утырган җирләрендә яшәүче, гореф-гадәтләрдәгечә яшәү, хуҗалык итү һәм кәсепләрен саклаган" һәм 50 меңнән дә артмаган халыклар санала. Украина кабул итәргә теләгән канун өлгесендә төп халыкның билгеле бер санда булырга тиешлеге күрсәтелми. Асаба халык дип Украина территорриясендә формалашкан, милли тел һәм мәдәнияте булган, үзенең традицион, социаль, мәдәни яки вәкаләтле органнары булган җирле этник бергәлек санала. Бу халыкларның Украинадан читтә үз дәүләте булмаска тиеш, мәсәлән, урысларның Русия дәүләте булган кебек, диелә.
Хәзерге вакытта Украинада урыс теле, башка тагын 100 тел белән беррәттән, милли азчылык теле статусына ия. 2017 елда кабул ителгән "Мәгариф турында" канунга ярашлы, 2018 елдан Украина мәктәпләрендә уку украин телендә алып барылырга тиеш. 2019 елның маенда "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" кануны имзаланды, ул 2020 елның сентябреннән илдәге бөтен урыс мәктәпләре украин теленә күчеп бетүен күздә тотты.
Моннан тыш, 2020 елның октябрендә мәхкәмә Украина президентына вазифасын башкарганда урысча сөйләшүне тыйды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!