10 август Уфада Бөтенрусия Башкорт ата-аналары форумы узарга тиеш иде. Башкортстандагы янгыннар көчәю сәбәпле, аны кичектерергә булганнар, форум түгәрәк өстәл форматында узды. Чарада онлайн рәвештә булса да, Башкортстан мәгариф министрлыгына сорау бирү мөмкинлеге дә тудырылды.
Әлеге форумга Татарстаннан Татар ата-аналары төркеме җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева да чакырулы булган. Азатлык хәбәрчесе аның белән бу очрашуның нәтиҗәләре, башкорт һәм татар ата-аналары төркемнәренең өстенлекле яклары хакында сөйләште.
— Илсөя ханым, Башкорт ата-аналары форумына Татар ата-аналары төркеме вәкилләре ничек килеп эләкте?
— Бу бик зур форум булырга тиеш иде. Пленар өлешкә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров та киләчәк дигәннәр иде. Пандемиягә бәйле чикләүләрдән соң да анда 300 кеше катнашыр дип көтелде. Бер дә аптырамагыз: башкорт ата-аналарының ни дәрәҗәдә активлыгын белгән кешегә бу сан бик аз тоелачак, чөнки алар бер селтәнүдә 200-300 кешене җыя ала. Форумга Русиянең төрле төбәкләреннән, Башкортстан районнарыннан да вәкилләр килергә тиеш иде. Күбесе аның кичектерелүен белмичә килгән, алар белән аерым күрешеп тә фикер алыштык. Бер дулкында булгач, бер-беребезне аңлау бик җиңел.
Ә без татарлар ул форумга ничек килеп эләктек дигәндә, үзебез 2018 елда конференция оештырганда башкортларны да чакырган идек. Алар ул чакта 7 кешелек делегация булып килеп, чыгышлар ясады. Без алар белән шуннан бирле элемтәдә торабыз. Үзләре безгә килгәндә дә, берәр очрашуларына чакыруларын сораган идек, чөнки Башкорт ата-аналары комитетының да ничек эшләвен, нинди форматта очрашуларын беләсе-күрәсе килде. Гомумән, аларның аудиториясе нинди икән дип уйлый идек. Күреп кайттык.
— Форумның программасы алдан таратылдымы? Анда нинди чаралар планлаштырылды?
81% ата-ана телне гаиләдә генә саклау мөмкин түгел дигән
— Аның төп өлеше Башкортстанда булган социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән танышу һәм шуңа бәйле рәвештә алга таба карарлар кабул итү булырга тиеш иде. Башкорт ата-аналары төркеме, милли социологик тикшеренү уздыру өчен Хәбировтан грант алуга ирешкән. Шул акчага 1600ләп башкорт ата-анасының туган телгә мөнәсәбәтен өйрәнгәннәр. Шушы хезмәт нәтиҗәсендә вазгыятьне яхшыртырга телиләр. Киләчәктә ниләр кирәклеген ачыклап, шул нәтиҗәләрне Хәбировка тапшырып, форумда аның да фикере, бәлки, ниндидер конкрет карарлар да яңгырарга тиеш булгандыр. Бу тикшерүнең төп нәтиҗәсен түгәрәк өстәлдә дә әйттеләр: 81 процент ата-ана телне гаиләдә генә саклау мөмкин түгел, аны хөкүмәт белән берлектә генә саклап була, дигән.
Форумда Башкорт теле үсеше фонды эшләренә дә хисап буласы иде — аның белән без түгәрәк өстәлдә дә таныштык. Форумда секцияләргә бүленеп эшләү, чыгышлар да буласы иде.
— Түгәрәк өстәлдә нинди темалар күтәрелде, нәрсәләр турында сөйләштегез?
— Түгәрәк өстәлдә бик сак кына темалар күтәрелде. Төбәкләрдәге башкорт телендәге якшәмбе мәктәпләре, онлайн укыту, класска норматив буенча төркем җыю турында сөйләштеләр. Алдарак әйткән социологик тикшеренүне ничек уздырулары турында чыгыш булды. Телне өйдә генә өйрәнү нәтиҗәле түгел, аны фән буларак өйрәнү кирәк, дип сөйләделәр.
Мин дә үз ягымнан фикеремне әйттем инде: "Адымнар" мәктәбендәге тәҗрибәне сөйләдем. Атнага ике генә татар теле дәресе керә, әмма бала өч чирек эчендә татарча сөйләшә башлый.
Алар башкорт теле олимпиадасында җиңүчеләргә БДИга өстәмә баллар билгели
Миңа бигрәк тә Мәгариф министрлыгы вәкиленең чыгышы кызык иде. Алар бит Башкорт теле олимпиадасын федераль дәрәҗәдә уздыра башлады, җиңүчеләргә хәтта Бердәм дәүләт имтиханына өстәмә баллар да билгели алалар. Призлы урын яулаучыга — ике, җиңүчегә — өч, ә абсолют җиңүчегә өстәмә 10 балл бирелгән. Техник уку йортына керсә генә ул 7 балл калган. Шулай ук мәгариф министрлыгы вәкиле төбәкләрдә телне онлайн укыту турында да сөйләде. Чиләбедә һәм Оренбурда башкорт төркемнәре ачып йөриләр икән.
— Бу очрашуның нәтиҗәсе буларак ниндидер карарлар кабул ителдеме, үзара килешүләр булдымы?
— Конкрет безнең өчен уңай яклары күп булды. Мисалга, мин әле Уфадан кайтып та җитмәдем, инде алар миңа берничә эшне ничек башкарып чыгулары турында эзлекле аңлатмалар юллады. Берсен генә әйтим: шул ук федераль дәрәҗәдәге Башкорт теле олимпиадасын ясауга ничек ирешүләре, шундагы балларны ни рәвешле Бердәм дәүләт имтиханына кертү механизмнарын аңлаттылар. Башкортлар инде үз телендәге олимпиададан өстәмә баллар алып кергән балаларны бер ел югары уку йортларында укытып ята, ә бездә әле бу юнәлештә бернинди алга китеш юк.
Икенчедән, без аларны үзебезгә Казанга чакырдык. "Печән базарын" карарга киләчәкләр, шунда ук безнең ата-аналар белән дә очрашу ясаячакбыз. Без алар белән хакимият вәкилләренә күмәк хатлар да әзерләргә сөйләштек.
Ә гомумән алганда, түгәрәк өстәлдәге чыгышлардан милли үзаңны күтәрү юнәлешендә пропаганда алып барырга, билингвальлеккә басым ясарга, үзара тәҗрибә уртаклашып яшәргә кирәк дигән фикерләр яңгырады. Мәсәлән, аларның бездәге "Сәлам!" программасын күргәннәре дә юк икән. Алар әйтә: "Менә кайчак "Шаян-ТВ" дигән канал килеп чыга, ул татарларныкы бугай. Безгә дә башкорт телендә мультфильмнар кирәк", диләр. Бездә күп әйбер бар инде. Бүген алар якшәмбе мәктәпләре турында сөйләшә, ә без фәнне татарча укыту турында сөйләшәбез. Авыл балаларының урамда үзара тулаем урысча сөйләшүе турында да сөйләшү булды. Монысы инде күпмедер дәрәҗәдә безгә дә хас проблем. Бала иртән чыгып китә, кичке 4тә кайта, әле кайткач та өй эше эшли. Хөкүмәт нинди мохит тудырса, ул көне буе шундый җирлектә була инде. Менә шуңа тел проблемын гаиләгә генә өеп калдыру ярамый да. Мәктәпләрдә татар-башкорт телендә фән укыту, бакчаларда милли төркемнәр оештырырга кирәк дигән фикерләр булды.
— Татар ата-аналары төркеме белән Башкорт ата-аналары төркеме үзара тәҗрибә уртаклаша аламы? Бу төркемнәрнең ниндидер өстенлекле якларын саный аласызмы?
— Хокукый яктан Татарстандагы Татар ата-аналары төркеме барыбер өстенрәк дип күрдем. Хәтерлисезме, аларда хәтта бер депутат милли гимназияләр ачуны хокукый төстә булдырырга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Югыйсә, бу канун белән тыелмаган. 9нчы сыйныфка кадәр теләсә кайсы мәктәп үз уставына язып рәхәтләнеп татарча гына укыта ала. Бала хәтта Төп дәүләт имтиханын да татарча тапшыра ала, Бердәм дәүләт имтиханын гына урысча тапшырырга туры килә. Әлегә.
Аннан соң, башкорт ата-аналары төркемендә бик сак сөйләшәләр, фикерне турыдан бәреп әйтү кебек күренеш юк. Шулай ук, фәнне туган телдә укыту дигән фикер дә аларда бөтенләй юк, чөнки хәлләре авыррак. Уфада башкортныкы булырга тиешле нибары бер 20нче гимназияләре калган, ул да хәзер ике телдә укыта. Гомумән, мәктәпләрдә башкорт телендә укыту аларда юк дәрәҗәсендә. Китаплары да федераль исемлеккә кертелмәгән, 20нче гимназия дә шул иске дәреслекләрне кулланып кына укыта икән.
Башкорт ата-аналары төркемен җирле хакимият бик нык яклый
Шулай да, Башкорт ата-аналары төркеменең бер гаҗәеп өстенлеге бар: аларны җирле хакимият бик нык яклый. Бу элеккедән үк килә торган яклау, ярдәм, бездә мондый әйбернең булганы юк. Алар Корылтай белән кулга-кул тотынышып эшлиләр, хәтта хакимияткә язылучы бер үк темага булган хатларны да бергә әзерлиләр.
Тагын бер зур өстенлекләре: башкортларда милли үзаң бик көчле, алар искиткеч актив һәм тиз җыелалар. Безнең ата-аналарны селкетү бик авыр.
Ә гомумән алганда, без — бер юнәлештә эшләүчеләр. Мәскәүләргә бергә бардык, бер үк хатларны яздык, имзалар җыйдык. Безнең проблемнар уртак, алар безне кемнәрдер уйлап чыгарган низаглардан ныграк берләштерә. Алга таба да бергә эшләргә язсын.
Сүз уңаеннан гына әйтим: безне тагын да ныграк берләштерү өчен, Мәскәү өр-яңа проблем әзерләп ята — хәзер яңа ФГОС кереп бара. Аның нечкәлекләрен күреп бетермәдек әле, әмма бер юнәлеше күренә: анда баланың урыс телендә камил аралашырга тиешлегенә басым ясала. Әле шушы яңа ФГОСка кадәр үк, Төп дәүләт имтиханына (ОГЭга) рөхсәт алу өчен, балага урыс телендә әңгәмә уздыра башладылар. Шуның белән алдан куркыту оештырырга тотындылар. Мәгариф министрлыгына хисап бирәбез, әңгәмәне узмаган кешене фәлән җиргә чакырталар, дияләр иде. Мин моны беләм, чөнки бер лицейда шундый хәл булды. Урысча ярыйсы гына сөйләшкән бер баланың ата-аналарын чакыртып, бала белән урысча сөйләшегез, җөмләләрне ялгый алмый дип шелтә белдергәннәр иде. Менә хәзер ФГОСта да шуны билгеләп, яңа төр куркытуны гомумән зур масштабларга җәелдермәкче булалар.
— Башкорт ата-аналары форумын да Бөтендөнья башкорт корылтае финансладымы?
— Әйе. Түгәрәк өстәл Бөтендөнья башкорт корылтаеның конференцияләр залында узды. Алар безне ашаттылар-эчерттеләр, юлыбызны да, яшәү чыгымнарын да капладылар. Төбәкләрдән, районнардан килгән кешеләргә дә шундый кадер-хөрмәт булды.
— Димәк, Татар һәм Башкорт ата-аналар төркемнәре милли юнәлештә ничектер уртак эш башкара, ә ни өчен Башкорт корылтае белән Татар конгрессы шулай берләшә алмады? Ни өчен Татарстанның Дәүләт Советы белән Башкортстан Корылтае милли эшләрне бергә башкара алмый?
— Татар һәм башкорт ата-аналары төркемнәре ул бит иҗтимагый оешмалар, ә тегеләре хакимияткә бәйле. Күрәсең, хакимияткә аларның бергә эшләве кирәкмидер. Монда шундый нәтиҗә генә ясап була. Шундый уйга этәрә торган бер вакыйга да булды: 2018 елда башкортларны үзебезнең конференциягә чакыргач, безнең төркемдәге бер ата-анадан Федераль иминлек хезмәте вәкилләре сорау алган: башкортларны анда кем чакырды, алар белән кем аралаша, нигә аларны чакырганнар, Мәскәү вәкилләрен кем чакырды, дигән сорауларга басым ясаганнар. Хәер, дөнья хәлен белеп булмый: бәлки, киләчәктә алар да бергә эшли башлар әле. Безнең Конгресс тарафыннан Башкорт корылтаена карата бер начар сүз дә ишеткәнем юк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!