Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Сабантуй уздыру стандартларын раслаган


Сабантуй, Казан
Сабантуй, Казан

"Дөрес" сабантуйлар нинди булырга тиешлеген күрсәткән документка Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин кул куйган.

Татарстан хөкүмәте республикада һәм чит төбәкләрдә сабантуйлар уздыруның төп кагыйдәләре китерелгән документ кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.

Аерым алганда, һәр Сабантуй бәйрәме рәсми кабул ителгән график нигезендә узарга тиеш, аның сценарие һәм режиссеры булырга, тавыш һәм ут куелышы оештырылырга тиеш диелә. Сабантуйда милли уеннарның 12 төрен кертү мәҗбүри. Алар арасында капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып, сулы көянтә белән йөгереш, капчык киеп йөгереш, чүлмәк вату, катыктан авыз белән тәңкә эзләү, аркан тарту, баганага менү, ат чабышы һәм татарча көрәш тә булу зарур.

Моннан тыш, һәр Сабантуй мәйданына татар халкының көнкүрешен күрсәтә торган "татар каралты-курасы" корылырга тиеш диелә. Ул йортның зурлыгы, эчендә һәм тирәсенә нинди җиһазлар куелырга тиешлеге дә расланган.

Сабантуйда чыгыш ясарга тиешле артистларның күпме җырларга, аларга күпме акча түләнергә тиешлеге дә рәсми документ белән билгеләнә башлаячак.

Сабантуй бәйрәмнәре дүрт дәрәҗәгә бүлеп карала: беренче дәрәҗә сабантуйлар – якын һәм ерак чит илләрдә, икенче – Русиядә, өченче – Русия субъектларында, дүртенче – Казанда узучылары. Авыл һәм район Сабантуйлары ни өчендер стандартта күрсәтелмәгән, дип искәртә Коммерсант.

Кайсы дәрәҗә Сабантуйга ничә кешелек рәсми делегация барырга тиешлеге дә беркетелә. Шулай ук көрәштә нинди бүләкләр бирелергә тиешлеге әйтелә. Мәсәлән, Русия Федерациясе дәрәҗәсендә уза торган сабантуйларда батырга, тәкәдән кала, Lada Granta машинасы бирелергә тиеш диелә.

Әлеге стандартларны Дөнья татар конгрессы төзегән. Конгресс җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, стандартлар сабантуйларның миллилеге сакланып калсын, бу бәйрәмне "шоу"гы гына кайтарып калдырмасыннар өчен кертелә. "Без Сабантуйны заманчалаштырырга һәм яңалык кертергә тиеш түгел. Каядыр Сабантуйны җыр-бию белән генә уздырырга маташалар икән, бу дөрес булмый. Сабантуйны яхшыртырга була, ләкин шоу элементлары кертү белән мавыгыгырга ярамый" дигән Шакиров.

Аның сүзләренчә, 2021 елда Русиянең 56 төбәгендә һәм 33 илдә 400 сабантуй уздырырга ниятләнгән, тик пандемия аркасында аның бер өлешен күчерергә яки уздырмаска туры килгән.

Моннан тыш, Татарстан "Сабантуй" дигән брендны үзенә беркетергә дә җыена, дигән Данис Шакиров. "Бу бренд бары билгеле бер максатларда гына кулланылырга тиеш. Хәзер норматив документлар әзерлибез" дигән конгресс җитәкчесе.

Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка элегрәк биргән интервьюда Сабантуйны Совет берлеге үз файдасына ничек кулланган булса, бүгенге хакимият тә аны идеологик һәм сәяси корал буларак файдалана дип белдергән иде. Милли бәйрәмдә "Бердәм Русия" фиркасе плакатларын күрү гадәти күренешкә әйләнеп баруын исәпкә алды ул. Шулай ук сабантуйларга бүленгән бюджтеның зур өлеше бәйрәмгә килгән түрәләр яки кайбер кунакларны ашатырга китүенә дә игътибар итте. Моннан тыш, кайбер сабантуйларда "традицион бәйгеләр төшеп калып, корпоратив бәйрәмнәрдә үткәрә торган шактый мәгънәсез, кызып алганнан соң энергияне чыгарыр өчен уйнала торган уеннар алга чыкты", дип сөйләде Җәүһәрова.

Моңа кадәр Дөнья башкорт корылтае Сабантуй (Һабантуй) уздыру турында методик кулланма әзерләгән иде. Тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә, бу кулланма – татарны башкортлаштыру сәясәтенең бер өлеше һәм ул татар районнарына да югарыдан әмер булып төшәчәк. Әлеге кулланма авыл һәм район сабантуйларына да кагыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG