Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин БДИны 100 баллга биреп Мәскәүгә китүчеләрне эшкә Казанга кайтырга чакырды


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Ике фәннән 100шәр балл җыйган Татарстаннан берничә кеше Мәскәү югары уку йортларын сайлаган. Мәскәүдә, Казанга караганда, мөмкинлекләр күбрәк дип саный алар.

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан ике фәнне 100 баллга тапшырган Татарстан егетләре укуларын Мәскәүдә дәвам итәчәк. Бу хакта алар бүген "Татар-информ"да узган матбугат очаршуында белдерде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аларны яшәргә Казанга кайтырга чакырды.

Казанның 35нче лицеен тәмамлаган Алмаз Вәкилев биология һәм химиядән 100шәр балл җыйган. Ул Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина стоматология университетына укырга керәчәген әйтте.

"Мин Казан уку йортлары арасындагы рейтингта 20нче булып тора идем. 9 бюджет урынга керә алдым. Мәскәүне карасам, анда мин 18нче булып торам һәм 84 урынга бара алам. Казанда калам дигәч, Алмаз, синең 294 балл, бар Мәскәүгә кит, диделәр. Анда күбрәк мөмкинлекләр булачагын әйттеләр. Минем әнинең туганнары Мәскәүдә стоматология буенча уку яхшырак диде. Әти Казаннан Мәскәүгә китү авыр, ә менә Мәскәүдән Казанга кайту җиңелрәк, дип киңәш бирде", дип аңлатты ул.

Ике фәннән 200 балл җыйган Әмир Гарифуллин да Мәскәүне сайлавын әйтте. Ул Казанда КФУның IT-лицеен тәмамлаган. Ул укуын Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техника университетында дәвам итәчәк.

"Мин соңгы көннәргә кадәр Казанда калыргамы, Мәскәүгә барыргамы дип уйладым. Lуслар Мәскәүгә бар дип әйтте. Анда мөмкинлекләр күбрәк, шәһәр зуррак. Мәскәүдә укуны тәмамлагач, кире Казанга кайтасым килә", диде ул.


Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татар телен сакларга һәм кире Татарстанга кайтырга чакырды.

"Егетләр үзебезнең телдә сөйләшүегез белән сокландырасыз. Гореф-гадәтләребезне, милләтебезнең үзаңын үстереп, Мәскәүдә укып, үзегезгә тиң кешеләрне табып, кире Казанга, республикага кайтуыгыз безнең өчен мөһим. Сезгә уңышлар телибез. Телне онытмагыз", диде министр.

Быел Татарстанда 246 укучы бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыйган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 18 кешегә күбрәк. 11 чыгарылыш укучысы 200 балл җыя алган. Узган ел аларның саны 17 булган.

Былтыр Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә татарча укыганРамил Баһавиев БДИда 399 балл җыйган иде (иң күбе 400 балл була ала). Ул урыс теле, информатика һәм физикадан 100әр балл җыйды, математикадан 99 балл алды.

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 һәм 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары премияләр алачак. Моннан тыш, алар белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән очрашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG