Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сайлауга кадәр аларны сак астында тотачаклар"


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

СИЗОда тотылучы Рәмилә Сәетованы һәм Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланган дүрт егетне яклап 23 августта Уфада һәм Башкортстанның берничә районында ялгыз пикетлар узды. Азатлык анда катнашучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов белән сөйләште.

Руслан, ялгыз пикетлар кайда узды һәм катнашучылар нинди таләпләр белән чыкты?

— Иң беренче чиратта хәзерге вакытта СИЗОда тотылучы җәмәгать эшлеклесе Рамилә Сәетованы яклау максаты белән чыктык. Дүшәмбе көнне аның мәхкәмә утырышы иде. Аннары Сәетованың хәле хәзер шактый авыр (ачлык тотты - ред.), һәм аны яхшырту өчен берни эшләнми. Куәт оешмалары сүзләренчә, имеш барысы да яхшы икән. Шуңа шәхсән мин аны яклап прокуратура бинасы каршына чыгып бастым.

Мәхкәмә бинасы каршына тагын ике хатын-кыз чыкты. Алар узган мәхкәмә утырышында да ялгыз пикетта торды. Моннан тыш Фаил Алчыновның Башкортстан эчке эшләр министрлыгы бинасы каршына чыгып басканын белдем. Әбҗәлил, Баймак, Зилаир районнарында да шигарләр күтәреп чыгучылар булды.

Таләпләргә килгәндә, Алчынов Сәетованы һәм Куштауны яклаучыларны азат итүне сорап чыкты. Шундый шигарләр күтәреп торды.

Куштаудагы кыйнауларга бәйле тикшерүләрнең башлануын сорап чыктым

Минем таләпләр гомумиерәк иде: Куштаудагы кыйнауларга бәйле тикшерүләрнең башлануын сорап чыктым. Хәзерге вакытта Куштауны яклаучылар эзәрлекләнә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ул вакытта хата эшләүләрен аңлады кебек булды, Куштау эшкәртелмәячәген әйтте һәм беркем дә эзәрлекләнмәячәк дип вәгъдә бирде. Әмма бер ел узганнан соң нәрсә күрәбез: Кырмыскалы эше нигезендә дүрт егет – Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов инде ярты ел тикшерү изоляторында тотыла. Аларга карата бернинди тикшерү-мәхкәмә эшләре алып барылмый. Берсен кыйнаганнар һәм шул сәбәпле психикасына зыян килгән һәм хастаханәдә ята дип тә әйтәләр. Ул – Марат Шәрәфетдинов. Ул психик авырулар хастаханәсенә салынган. Хәзер дәвалану курслары уза. Калганнарын гел төрле СИЗОларда күчереп йөртәләр. Без аларга ризыклар илтергә тырышабыз, гаиләләренә мөмкин булганча ярдәм итәбез.

Рамилә Сәетова да, бу егетләр дә Куштауны актив яклаучылар.

Аларны нәрсәдә гаеплиләр?

Шул ук вакытта Куштауны яклаучыларны кыйнаган кешеләргә карата бернинди гаепләү дә белдерелмәде

— Әлбәттә, алар барысы да рәсмән Куштауны яклаган өчен түгел, ә башка сәбәптән утыралар. Сәетова әрмәннәргә каршы нидер әйткән диләр, егетләр узган елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Шул ук вакытта Куштауны яклаучыларны кыйнаган кешеләргә карата бернинди гаепләү дә белдерелмәде. Шул ук Ишимбай районы башлыгы Азамат Габдрахманов һәм халыкны "Сез мәгънәсезләр" дип мыскыллаган Давыдов та матур гына үз кәнәфиләрендә утыра. Төнлә Куштауны яклаучылар лагеренә килеп зыян салган 300 кеше дә бернинди җавап тотмады. Алар ЮХИДИ постларын җиңел генә узып, төнге һөҗүмнәрдә катнашты. Аннары тыныч кына кайтып китте. Ә экологларга ярдәмгә килүчеләрне юлда туктаттылар. Кемдер күрсәтмәләр биреп яткан бит инде.

"Бердәм Русия" фиркасеннән сайлауга барган ЮХИДИның элекке башлыгы Динар Гыйлметдинов имеш офицер буларак, шулай эшләргә тиеш идем дип әйтә, икенче юлы исә ул вакытта Кырымда булдым дип аклана. Габдрахманов дисәк, ниндидер район башлыгының шулай көч структуралары белән идарә итүе бик аңлашылмый.

Полиция, Росгвардия, Омон барысы да Куштауны яклаучыларга зыян салды, әмма берсе дә җаваплылыкка тартылмады. Кемдер бит алар белән идарә иткән. Алар берни булмагандай йөри, ә шул ук вакытта Куштауны яклаучылар СИЗОда иза чигә. Пикетка шул гаделсезлекне күреп чыктым.

Шул ук Габдрахманов һәм Куштауны яклаучыларга зыян салганнарны мәхкәмәгә бирмәдегезме?

Җитәкчеләр сатылган дип әйтсәм, шунда ук мәхкәмәгә тартачаклар

— Бирделәр. Экологияне яклаучлыар да, юристлар да бирде. Мин үзем бирмәдем. Прокуратура бернинди гаеп тапмады. Алар бер-берсен яклый инде. Бөтен карарлар Уфада кабул ителгән инде. Дәүләт басмаларында безне хурлаган язмалар чыкты. Имеш без ниндидер көчләр файдасына эшлибез, олигархлар безгә акчалар түли дип яздылар, ваххабилар дип әйттеләр. Без алардан дәлилләр сорадык, берни булмады. Кыскасы, алар безне мыскыл итеп, яла ягып калдырды. Ә менә мин шулай җитәкчеләр сатылган дип әйтсәм, шунда ук мәхкәмәгә тартачаклар.

Менә Кырмыскалы эше нигезендә тоткарланган егетләр дә юк өчен СИЗОда тотыла. Ниндидер хулиганлык кылган булсалар, әйтер идең, әмма алар бит анда барып та җитә алмаган, ә җинаять эше ачылган. Барысына да корал ташлаганнар имеш. Дәлилләр булмау сәбәпле, имеш хәзер корал белән бәйле өлеше җинаять эшеннән төшереп калдырылган диләр. Аларны сентябрьдәге Русия думасы сайлавына кадәр ябып тотачаклар инде. Хакимият сайлау алдыннан чыгарырга курка. Рәмилә Сәетованы да шулай ук. Аннары ни булачагы аңлашылмый.

  • Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. Аның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды. Аны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 280.2 маддәсе) гаеплиләр. Тикшерү изоляторында ул бер айга якын ачлык тотты. 18 августта узарга тиешле мәхкәмә утырышында аның хәле начараеп, хастаханәгә алып киттеләр. 22 августта чираттагы утырыш булды. Анда шаһитләр тыңланды. Мәхкәмә 13 сентябрьдә дәвам итәчәк. Сәетова ашый башлаган.
  • Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов быел гыйнварда тоткарланып сак астына алынды. Алар узган елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын "Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG