Чәршәмбе иртәсендә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге тугыз катлы торак йортта газ шартлаган. Нәтиҗәдә бинаның тышкы як диварының бер өлеше һәм түшәмәләре җимерелгән.
Соңгы мәгълүматка күрә, ике кеше – ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә "Интерфакс"ка Тикшерү комитетының төбәк идарәсе вәкиле.
Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматына күрә, тугыз кеше зыян күргән. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы сигез зыян күрүче турында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Коткаручылар хәрабәләрдән зыян күрүчеләрне чыгара, араларында 5 һәм 11 яшьлек ике бала да бар. Бинадан барлыгы 170 кеше эвакуацияләнгән.
Беренчел мәгълүматларга күрә, икенче каттан бишенче катка кадәр биш фатир зыян күргән. Шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкмаган. РИА Новости хәбәр итүенчә, икенче, өченче өлешчә дүртенче кат җимерелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!