Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза": Кремль мәҗбүри вакциналау аркасында Путинның рейтингы ишелер дип курка


Владимир Путин
Владимир Путин

Кремльдә вакциналау темасы президент рейтингына тискәре йогынты ясый дип саныйлар. Ябык сораштырулар кайбер төбәкләрдә Путинга ышаныч рейтингының 20-30 процентка кадәр кимүен күрсәткән, соңгы тапкыр ул пенсия яшен арттырганнан соң шулай төшкән иде.  

Президент хакимияте заказы белән оештырылган социаль сораштырулар күрсәткәнчә, русияләр COVID-19дан вакцинаны хакимияткә ышанычы булмау сәбәпле ясатырга теләми.

Кремль халыкны иммунизацияләү кампаниясен яңадан башлатырга әзерләнә, тик, президентның рейтингын төшермәс өчен, аны Владимир Путин белән бәйләмәскә тырыша. Бу хакта "Медуза" (Русиядә "ят агент" дип танылган) басмасында чыккан язмада әйтелгән.

"Медуза" чыганаклары әйтүенчә, Кремльдә вакциналау темасын җәмгыятьне бүлгәли һәм президент рейтингына тискәре йогынты ясый дип саныйлар.

Федераль сак хезмәте үткәргән ябык сораштырулар кайбер төбәкләрдә Путинга ышаныч рейтингының 20-30 процентка кадәр кимүен күрсәткән, соңгы тапкыр ул пенсия яшен арттырганнан соң шулай төшкән иде.

"Медуза"ның президент хакимиятенә якын чыганагы сүзләренә күрә, Кремль, гомуми карарларны көчләп такмый гына, вакцина ясаттыру өчен җаваплылыкны төбәк җитәкчеләренә аударып калдырырга тырыша.
Язма авторларының эре социологик ширкәткә якын булган чыганагы сөйләвенчә, сораштыруларда катнашучыларның күбесе хакимиятнең үз вакцина җитештерүе бар, ул гади халыкка эләкми, дип саный.


Президент хакимиятенә якын булган чыганакларның берсе "Медуза"га белдергәнчә, интернетта вакцина ясатуга каршы пропаганда киң таралган һәм ул хакимиятнең вакцина ясатуны алга җибәрүдәге бөтен тырышлыгын томалый.

Кремль, вакцина ясатмаганнарның тормышын уңайсыз итеп һәм вакциналану сертификатының көнкүрештә, әйтик сәфәрләр вакытында һәм кинога барганда булышуы турындагы карашны алга сөреп, бу вазгыятьне хәл итәргә ниятли диелгән язмада.

Стратегия авторлары фикеренчә, халыкның күп өлеше — вакциналауга каршы кешеләр түгел, алар шикләнәләр генә. Бу кешеләрнең фикерләрен йомшак көч кулланып һәм башта вакцинага ышанмыйча, соңрак аның куркынычсыз булуын дәлилләячәк фикер лидерлары хисабына үзгәртергә мөмкин.

Рәсми саннарга күрә, 17 ноябрьгә Русиядә коронавирус йоктыруның 9 182 538 очрагы ачыкланган. 259 084 кеше үлгән, дип хәбәр итә коронавирус таралуга каршы көрәш оператив штабы.

Соңгы тәүлектә инфекциядән 1247 кеше үлгән, бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч.

Бәйсез демографлар фикеренчә, рәсми саннарны өчкә тапкырларга кирәк. Шул рәвешле үлүчеләрнең гомуми саны 777 меңнән артык булырга мөмкин. Бу аннексияләнгән Кырымны да исәпкә алганда Русиянең 22 төбәге халкыннан күбрәк.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG