Русия думасы Татарстан Дәүләт шурасының Русия төбәкләрендәге хакимият оешмалары турында канунда төбәкләрдә президент атамасын саклап калу тәкъдимен кире какты.
Татарстанда президент институты бетерелгән очракта республика җитәкчесенең мөмкинлекләре тараячак, киләсе адым милли республикаларны юкка чыгару булачак дип фаразлый Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул Азатлык сорауларына җавап биреп, Русиядәге бүгенге хакимият вертикальдә Татарстанның бернәрсә эшли алмаячак диде.
— Русия думасы төбәкләрдә президент атамасын калдыруны хупламады. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
Бу алдан киңәшеп, иң югары вазифада торучы кешенең хәер-фатихасы белән эшләнгән гамәл
— Бу көтелгән хәл иде. Җәмгыятьне шул кадәр вертикальләштергәч, канун өлгесенә үзгәрешләр тәкъдимен хуплап каршы алуларына чын күңелдән ышанмадым. Җанда ниндидер өмет бар иде, әлбәттә. Чигенәселәре булса, мондый канун өлгесен тәкъдим итмәгән булырлар иде. Әлеге канунны Андрей Клишас белән Павел Крашенинников әзерләде дип әйтелсә дә, бу алдан киңәшеп, иң югары вазифада торучы кешенең хәер-фатихасы белән эшләнгән гамәл бит. Әлбәттә, без, Татарстан парламенты, йөзебезне саклап калдык дип саныйм. Без бу канун өлгесен кабул итмәдек, үзебезнең төзәтмәләрне җибәрдек. Шулай да аны Мәскәүдә хупламадылар.
— Президент институты юкка чыгу белән Татарстан, татар халкы нәрсә югалта?
— Моны инде мин җитмеш тапкыр әйттем. Президент дип аталды ни, "глава"мы, Жириновский хан дип әйтә – алар моны мөһим түгел ди. Әгәр ул алар өчен берни аңлатмаса, моңа кайта-кайта килеп бәйләнмәсләр иде. Әлбәттә, бу кызганыч инде. Алайса, президент сүзен бөтенләй тыярга кирәк. Ул Путинда гына калсын. Пен-клубның, фәннәр академиясенең президенты бар, мәктәптә укучыларның клуб президенты да бар иде. Бу алдау бит. Әлеге атама урысныкы да, татар сүзе дә түгел. Хикмәт шунда, без бу атамага күнеккән. Без президент дигәч, аны Татарстанның гына түгел, барлык татар халкының лидеры итеп күз алдына китерәбез. Әлбәттә, бу безнең дәрәҗәгә сугу, алар тарафыннан урынга утырту. Алар шулай уйлый дип саныйм мин. Күп кеше аны шул рәвешле кабул итә. Мөстәкыйль илләрнең президенты белән безнең республика президентын берничек тә чагыштырып булмый инде. Мәскәү төзегән хакимият вертикаленнән берничек тә читкә китә алмый торган вазифа булды бит ул. Шулай да, бу канун кабул ителгәч, Татарстан җитәкчесенең мөмкинлекләре тагын да тараячак. Русияне унитар дәүләт ясау хыялы белән яши җитәкчеләр. Федерацияне гамәли яктан да, юридик яктан да санга сукмыйлар.
— Президент институты булмаса, чит төбәкләрдә гомер итүче татарлар язмышы нинди булыр? Үзегез әйткәнчә, ул бөтен татар халкының президенты дип тә йөртелә бит.
Үзләрен татар дип хис иткән читтәге татарлар барыбер Татарстан җитәкчесен лидер дип санаудан туктамас
— Бу формаль иде инде. Татарстан конституциясендә читтәге татарларның мәнфәгатен кайгырту турында маддә бар. Үзләрен татар дип хис иткән читтәге татарлар барыбер Татарстан җитәкчесен лидер дип санаудан туктамас, анысы. Әмма киләчәктә Татарстаннан читтәге татарларның мәнфәгатен кайгырту мәсьәләсе дә бик җитди булуы ихтимал. Ягъни ярдәм итү мөмкинлегеннән коры калырга мөмкиннәр диясем килә. Татар конгрессы кысаларында ансамбльләргә киемнәр алу кебек эшләр башкарыла. Мондый кануннардан соң, киләчәк турында ышанычлы сүз әйтеп булмый. Болар милли республикаларны юкка чыгару максаты белән турыдан-туры эш кыла дип уйлыйм мин.
— Бу хәл Татарстандагы татарларның бер өлешен радикальләшүгә китерә аламы?
— Юк инде. Хәзер радикальлек турында сүз алып бару мөмкин түгел. Бу безнең халыкка гына кагылмый бит. Син каршы сүз әйтсәң, канун тарафыннан эзәрлекләнергә дә мөмкинсең. Юк кына нәрсә өчен дә экстремист дигән тамга сугып куюлары бар. Шуңа күрә беркем дә үзенең гомерен, язмышын, карьерасын куркыныч астына куярга ашыкмаячак дип уйлыйм.
— 2014 елда Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президент атамасы турында халык фикерен белешү юлын табачак, диде. Фикер белешү референдум яки тагын башка формада оештыралачагы соңрак хәл итәчәк дип әйткән иде ул. Быел әле мондый белдерүләр ишетелми. Сәбәбе нәрсәдә?
— Татарстан Дәүләт шурасы да шул ук Русия ватандашлары бит. Дәүләт шурасы бернәрсә дә хәл итмәячәк. Шул рәнҗешен алып, күңеленә яшерәчәк, йодрыгын кесәгә тыгачак.
— Татарстан референдумга бара аламы?
— Юк, әлбәттә. Илдәге вәзгыятьне белмисезмени? Ул вакытта яңгыраган булса, гамәлгә аштымы соң?
— Никтер бу мәсьәлә йомылып кала дигән фикер туа. Халык битараф, милли элита фикерен белдерми диярлек, иҗтимагый оешмалар да дәшми. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
— Бездә хакимият вертикале, шөрепләр борылган. Кемнең үз башын кылыч астына куясы килсен?
— Язучылар берлеге берәр белдерү белән чыгачакмы?
— Ул белдерүдән нинди файда соң? Бу бит борчак ату гына. Татарстан Дәүләт шурасы үз тәкъдимнәрен җибәреп, Мәскәү берни эшләмәгәндә, язучылар берлеге белдерүеннән нәрсә үзгәрә? Хатлар язудан туктарга вакыт инде, чөнки аңа беркем игътибар итми. Елан авызыңа кереп барганда, еланга зар язу белән бер бит инде бу.
— 2020 елда Татарстан президенты сайлавында республика халкы инде үз карашын белдерде: Миңнехановка гына түгел, Татарстан президенты институты өчен дә тавыш бирде. Ни сәбәпле Мәскәү моңа колак салмый?
— Хәзерге хакимият шундый, халыкның фикеренә беркем дә колак салмый.
— Русия думасына Татарстаннан сайланган депутатлар бу очракта нишләячәк? Фаразларыгыз бармы?
— Бер нәрсә эшләмәячәкләр. Шунда утыруларын дәвам итәчәк.
— Канун өлгесендә төбәкләр парламентын тарату да каралган. Бу сезне дә авызлыклау ысулы. Бу турыда ни уйлыйсыз?
— Менә нәкъ шулай дип уйлыйм.
— Татарстанны буйсындырып тотуда Мәскәү ни тели, шуны эшли дигән фикер яки караш тумыймы сездә?
ХХI гасырда демократик илдә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ләкин бу бездә бар.
— Татарстан гына түгел, бөтен Русия федерациясендә шулай. Федерация дигән сүзне күп очракта кулланмыйлар да бит инде. Хәзер үзәкләштерелеп бетерделәр. Хәтта Совет берлеге вакытында да мондый хәл юк иде. Бөтен мәсьәләдә дә турыдан-туры үзәкләштерү куелган. Бәлки сугыш вакытында булгандыр мондый хәл. Мин истәлекләрне укыганда, мәсәлән, политбюрода солдатларга презерватив өләшеп тору турындагы мәсьәләләрне караганнарын беләм. Шул хәтле үзәкләштерү булган, вак-төяк әйберләрне дә үз карамакларында тотканнар. ХХI гасырда демократик илдә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ләкин бу бездә бар. Ул шушы детальләрдән күренә.
— Киләчәк адым нинди булачак?
— Киләчәктә милли республикаларны бетереп, унитар дәүләт төзү — аларның төп максаты. Киләсе адымнары шул.
— Татарстан моңа берничек тә каршы тора алмыймы?
— Бу вазгыятьтә каршы тора алмый. Әгәр ниндидер демократик ил, аның ресурслары, демократик принциплары булса, ниндидер каршылык булырга мөмкин. Хәзерге вазгыятьтә бернинди каршылык та күрсәтеп булмый.
Татарстанда президент атамасы
Татарстанда президент вазифасы республиканың Югары шура президиумы рәисе вазифасын алыштырды. 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Ул шулай ук 1996 һәм 2001 елгы сайлауларда җиңде. Русиядә төбәк башлыкларын сайлау кире кагылгач, 2005 елда Шәймиев президент вазифасына Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан расланды. Ул президент вазифасында 4 мөддәт булды.
2010 елда Татарстан президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кереште. 2015 һәм 2020 елларда халык сайлавында ул икенче һәм өчен мөддәткә президент булып сайланды.
2010 елда Чечня президенты Рамзан Кадыйров төбәк башлыклары президент дип аталырга тиеш түгел дип белдерде, үз республикасында бу атаманы юкка чыгарды. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде.
2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде. Татарстан исә үз җитәкчесе исемен алыштырмады, Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде.
Татарстан түрәләре республиканың үз җитәкчесе президент дип атау хокукы бар дип белдереп килде. Әйтик, Татарстан парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү – фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый" дип әйткән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде.
2015 елда Русия президенты Владимир Путин да "Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен" дип белдерде. “Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу – Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте икән... Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татартстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме”, диде ул.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!