Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" һәм Readovka-ны Путинның матбугат очрашуына чакырмаганнар 


Владимир Путинның матбугат очрашуы, 17 декабрь 2020
Владимир Путинның матбугат очрашуы, 17 декабрь 2020

Моны Роспотребнадзорның кырыс чикләүләре аркасында дип аңлатканнар. Президентның матбугат очрашуында Татарстаннан да биш мәгълүмат чарасы вәкиле катнашачак.  

Президент Владимир Путинның ел саен уза торган матбугат очрашуына "Роспотребнадзор чикләүләре аркасында" "Новая газета" һәм Readovka басмасы журналистларын чакырмаганнар. Бу хакта журналист Алексей Полоротовка президент сүзчесе Дмитрий Песков әйткән.

Аның җавабын журналист үзенең Telegram-каналында чыгарган: "Мин сезгә аңлатам, монда бар да гади. Без бөтен кешене дә чакыра алмадык, чөнки Роспотребнадзор тарафыннан кырыс чикләүләр бар. Гадәттә меңнән артык кеше була иде, хәзер иң күп дигәндә - биш йөз кеше, шуңа күрә бөтенесен чакыра алмадык", дигән Кремль вәкиле.

Путинның матбугат очрашуында Татарстаннан да биш журналист катнашачак. Алар: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов, "Яңа гасыр" телевидение-радио ширкәте хәбәрчесе Лина Зиннәтуллина, "Татарстан" журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, "Матбугат.ру" порталының баш мөхәррире Данил Сәфәров һәм KazanFirst интернет-басмасы баш мөхәррире Кирилл Шлыков.

Быел президентның матбугат очрашуына ирекле аккредитация булмады: Кремль кемне чакырырга икәнен үзе сайлады. Нәтиҗәдә әлеге исемлеккә 507 кеше керде. Матбугат очрашуы Мәскәү Манежында 23 декабрьдә узачак, анда килгәнче журналистлар коронавируска өч ПЦР-тест тапшырачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG