Микулай образын татарстанлылар яхшы белә: Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасы бар. Аны Кариев һәм Әлмәт театрлары сәхнәгә дә куйды. Узган елның сентябрендә бераз үзгәртелгән сценарий белән "Микулай" этно-триллеры Питрәч районы Толкыяз авылында төшерелә башлаган дигән хәбәр таралган иде. Хәзер билгеле булганча, аны прокатка чыгарырлык хәлгә китерү өчен тагын 20 миллион сум табарга кирәк: 17 миллионы – бурыч өлеше, тагын 3 миллионы – монтажга, фестивальләргә катнашуга тотыласы чыгымнар. Режиссер Илшат Рәхимбай шул сумманың 1,5 миллионын краудфандинг ысулы белән тупларга тели.
Фильм керәшен авылында яшәүче Микулай исемле картның тормыш-көнкүреше турында. Авырлы хатыны, әти-әнисе, авылдашлары аны бик хөрмәт итә. Көннәрнең берендә авылга читтән ниндидер егет килеп, үзен Микулайның улы дип таныштыра. Шуннан тормыш үзгәрә. Фильмда керәшен мәдәнияте, җырлары, гореф-гадәтләре зур урын алган. Актерлар составында федераль дәрәҗәдә билгеле Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева да бар. Кариев һәм Әлмәт тетарларында Микулай ролен башкарган Олег Фазылҗан, Рафик Таһиров та катнашалар.
"Микулай" фильмын төшерүгә Татарстан Мәдәният министрлыгы – 2 миллион һәм Татарстан президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды тагын 1 миллион сум биргән булган. Тик бу сумма реаль чыгымнарның 15 процентын капларга да җитми. Режиссер Илшат Рәхимбай, ярдәм сорап, республикадагы зур компанияләргә, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итүе турында да сөйләде – әлегә җавап юк.
Фильмны төшерүгә 20 миллион сум тотылды. Өч миллионын хөкүмәт каплады, хәзер 17 миллион бурычны капларга кирәк
— Фильмны төшерү өчен 20 миллион сум тотылды. Өч миллион сумын хөкүмәт каплады, хәзер 17 миллион сум бурычны капларга кирәк. Шуңа тагын монтаж, графика һәм гомумән фильмны ясап бетерү эшенә китәсе чыгымнарны да кушсак, 20 миллион сум табарга кирәк дигән сүз. Шуның 1,5 миллион сумын краудфандинг ысулы белән халыктан җыйсак, калган 17-18 миллион сумын ниндидер зур компанияләр белән чишәргә тиеш булабыз. "Татнефть", "Ак барс" банктан җавап көтәбез, бу атнада 5-6 эшмәкәр белән дә очрашулар билгеләнгән, — ди Рәхимбай. Ул бу фильмның перспективасы зур булуын, "Роскино" белән килешү төзелүен дә искәртә.
Бүген Русиядә иҗади проектлар өчен краудфандинг ысулы белән халыктан акча җыярга ярдәм итүче ике олы мәйдан: planeta.ru һәм boomstarter.ru платформалары бар. Илшат Рәхимбайның проекты planeta.ru платформасында урнаштырылган.
Азатлыкның, "ни өчен фильмга кирәкле барлык сумманы да халыктан җыймаска", дигән соравына Илшат Рәхимбай моның мөмкин түгеллеген аңлатты. Краудфандинг шартлары буенча, әгәр билгеле бер вакыт кысаларында проектка игълан ителгән сумманың яртысын да җыя алмыйсың икән, җыелган кадәр акча яңадан ияләренә кайтарыла. Бу башкаларның әлеге проектка мохтаҗ булмавы, аның белән кызыксынмавы турында сөйли. Русия күләмендә бу ысул белән төшерелгән фильмнар күп булса да, Татарстан режиссерлары өчен бу әле чагыштырмача яңа тәҗрибә. Шуңа да азрак суммалардан башлау дөресрәк.
Күпләр безгә ярдәм йөзеннән генә хәйриячелек белән шөгыльләнә
— Краудфандинг аша фильмга дип акча җыю бик җиңел түгел һәм куркыныч. Фәлән мең кеше 100әр сум ташласа да, суммасы тула, дип уйлавы гына җиңел. Фильмга акча җыю турындагы роликны үземнең Инстаграм сәхифәсенә урнаштыргач, 4000ләп язылучым үзара таратып, аны 100 мең кеше карады. Бернинди рекламсыз, таргетларсыз, матбугатка чыкмыйча да шулай булды. Нәтиҗәдә, без 169 мең сумлап акча җыюга ирештек. Бу роликны караучылар – мине белүчеләр һәм аларның аралаша торган даирәсе. Шуның белән бу даирә чикләнә һәм акча җыю да кыенлаша. Краудфандингның ничек эшләвен аңлыйсыз бит: акча күчерүчеләр шул сайт аша үзләренә ошаган бүләк сайлап сатып ала алалар, кирәкле сумма җыелгач, без иң беренче шул бүләкләрне тарату белән шөгыльләнәчәкбез. Иң кызыгы: күпләр бернинди бүләк тә сайлап алмый, ә безгә ярдәм йөзеннән генә хәйриячелек белән шөгыльләнә, — ди Илшат Рәхимбай.
Шундый төр хәйриячеләр арасында фильмга дип 10-15 мең сум күчерүчеләр дә булган. Ә бүләкләр арасында шактый кызыклары да бар: 1500 сумга фильмның беренче ябык премьерасына билет, 2000 сумга зелпе куаклары үсентесе, 2500 сумга фильм логотибы төшкән футболка, 3000 сумга ярты кило керәшен балы, 5000 сумга каклаган каз, 1,5 млн сумга фильмның сопродюсеры булу. Шунда ук чыгымнарның нәрсәгә тотыласын да күрергә мөмкин: монтаж, саунддизайн, графика, тавыш яздыру һәм башкалар.
Татарстан сәнгатькәрләре күбрәк дәүләткә ышана, ниндидер идея туса да, кәгазьләр җыеп министрлыкларга баралар, грантларда катнашалар. Ахыр чиктә, акча бүленмәгәч, идея шул идея генә булып кала. "Дәүләт ярдәменнән башка гына сәнгатьне үстереп буламы?" дигән сорауга Рәхимбай дәүләткә мөрәҗәгать итү заманы узуын, хәзер үз көчеңә таянырга, иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, реализация өчен башка юллар эзләргә кирәклеге турында әйтә.
— Без дә дәүләткә ярдәм сорап бардык, иң беренче чиратта дәүләткә ышандык. Төшерә башларга бер атна кала акчабыз булмаячагын белдек, идеяне дә башлангыч этапта үтерергә мөмкин иде. Әмма федераль дәрәҗәдәге актерлар безнең өчен графикларын күчергән, ниндидер эшләрдән баш тарткан. Сценарий да язылган, аңа елдан артык әзерләнгән идек. Ничек туктатырга? Нәрсә булса да булыр, дип, төшерергә алындык. Әйе, хәзер кредитлар, бурычлар баштан ашты. Дөресен әйткәндә, мин Татарстан бюджетының йөзләрчә миллиард бурычы барлыгын аннан соң гына белдем. Шуңа күрә кино, күңел ачуга тотылучы чыгымнар икенче, өченче планга каладыр да. Хәзер аңлыйм: дәүләткә мөрәҗәгать итү бик үк дөрес гамәл дә түгел.
Фильм – ул бизнес белән иҗат күрешкән бер урталык
Мәсәлән, шул Америкада дәүләт кинога акча бирми һәм беркайчан да бирмәде, Һолливуд фильмнарында дәүләт акчасы юк. Һолливуд кайда да, без кайда? Үзебезне дәүләт акчасына бәйләп куябыз да, аннан ярдәм көтәбез һәм кайда бүген безнең кинематография? Ул – юк. Фильм – ул бизнес белән иҗат күрешкән бер урталык. Каяндыр акча аласың икән, аны кайтару ягын да уйларга тиешсең. Дөрес, фильмнар төшерү – бик зур рисклар белән бәйле бизнес, бар очракта да үзен акламаска да мөмкин, әмма индустрия буларак бүген ул дәүләттән торырга тиеш түгел, - ди Рәхимбай.
Ул фильм төшерүнең төп максатларының берсе итеп, "Татарстан киноиндустриясен үле ноктадан селкетү, аны яңа дәрәҗәгә алып менүне" атады. Бәлки, киләчәктә, шушы проектның уңышлы булуына кызыгып, башкалар да фильмнар төшерергә алыныр, финанс кыенлыклардан куркып калмаска ниндидер үрнәк мисал булыр, дип исәпли.
Халык ятимнәргә, мохтаҗларга, авыру балаларга акча җыярга ияләште, ә менә сәнгатьне үстерүгә татар халкы акча бирергә әзерме? Безнең менталитет моны кабул итәрлек дәрәҗәдә үстеме, дигәндә, Рәхимбай зур проектлар өчен акчаны барыбер күбрәк меценатлар, олы компанияләр аша табарга кирәк дигән фикердә.
— Краудфандингның төп идеясе дә шунда – ул халыкка кирәкме-юкмы икәнен тикшерү. Минемчә, социаль әһәмиятле, үзенчәлекле продукт булса, халык аңа акча бирергә әзер. Шундый кыска вакыт эчендә 170 мең сумга якын акча җыю – минемчә бик уңышлы башлангыч. Безнең халык Татарстанда киноиндустрияне үстерү яклы дип исәпләргә мөмкин. Әлегә 30-40 миллион сумлы зур проектларга акчаны меценатлардан, иганәчеләрдән табарга кирәк, әйе, ләкин бу киләчәктә алай булмас дип өметләнәм.
Краудфандингның төп идеясе дә шунда – ул халыкка кирәкме-юкмы икәнен тикшерү
Икенчедән, бу халыкка кино турында мәгълүмат җиткерүнең дә бер формасы. Шушы ысул аркылы булса да халык фильм турында ишетә, аны көтә, безнең потенциаль тамашачы формалаша, чөнки киноның тамашачыга барып җитүе – ул аның иң мөһим этапларының берсе, аннан башка гомумән кино төшерүнең мәгънәсе юк, - ди Илшат.
Әгәр бурычларны капларлык акча җыелмаса, фильм Мәскәү компанияләренә сатылып, фильмның хокуклары да алар кулына тапшырылырга мөмкин. Ул очракта, аның ни рәвешле үзгәртеләчәген дә алар хәл итәчәк.
Рәхимбай фильмны май аенда ябык премьерада күрсәтеп, фестивальләрдән соң прокатка чыгарырга, аннан соң онлайн платформаларда күрсәтергә теләүләрен дә әйтте. Аның өчен, Иви, Кинопоис, Окко кебек платформалар каралачак.
Журналист, режиссер Альберт Шакиров та Азатлык белән әңгәмәдә документаль фильмнар төшерергә теләве, бер фильмга 3-5 миллион сум кирәклеге хакында әйткән иде. Аның фикеренчә, безнең җирлеккә генә караган документаль фильмнарга ул рәвешле акча җыю мөмкин хәл түгел. Бүген ул Илшат Рәхимбайның краудфандингка баглаган өметен, оптимизмын да акламый.
— "Микулай" проектына акча җыю бик акрын бара, минемчә. Тимур Бекмамбетов бу проект турында сөйләп тора, Виктор Сухоруков кебек мәгълүм актерны чакырдылар. Бөтенләй кино белән кызыксынмаган кеше булса да, аны "Брат" фильмнарыннан "татарин" дип хәтерлиләр. Чыннан да галәмәт шәп актер. Тик күрәсез: акча аз әле.
Документаль фильмга халыктан акча җыеп була дип уйламыйм
Мин дә "Юлчы" тапшыруларының ерак сәфәрләренә Инстаграм аккаунты аша гына булса да акча җыям, шуңа бераз күзаллавым бар. Алай акча җибәрүчеләр бар, әмма күп түгел. Дөрес, сәдака бирү – бездә борынгыдан килүче күренеш, шуңа мохтаҗларга, ярлыларга тиз җыела. Ә менә сәнгатькә дигәндә – авыррак. Ул рәвешле хәтта документаль фильмлык итеп тә акча җыеп буладыр дип уйламыйм, — ди Шакиров.
Ул 2015 елда, "Сәмрух" иҗат берлеге белән, Суздаль шәһәрендә булган анимацион фестивальдә катнашуын мисал итеп сөйләде. Болгар шәһәрендә барган вакыйгаларны сурәтләгән тулы метрлы мультфильм эшләргә ниятләгәннәр, аның тизерын да әзерләгәннәр, әмма оештыручылар аның аерым мохит өчен генә аңлаешлы һәм актуаль тема булуын искәрткән.
— Фестивальдә турыдан-туры әйттеләр: "Болгар шәһәре, Идел буе, ул сезнең тарих һәм сезнең даирә кешеләренә генә хас тема. Әгәр Татарстан бюджеты чыгымнарның яртысын капларга әзер булса, без үз ягыбыздан ярдәм турында уйлап карарга әзер", диделәр. Хәзер үземнең документаль фильмнарга карыйм: берсе – Чаллы шәһәрлеге, икенчесе – Бәрәңге татарлары, өченчесе – Болгар һәм кабер ташлары, дүртенчесе – Сахалинга чыгып киткән татарлар, бишенчесе - су астында калган татар авыллары – боларның берсенә дә краудфандинг белән акча җыеп булмый. Ул безнең арада гына кирәкле темалар. Шуңа монда адреслы ярдәм табылса гына эшләү мөмкин, - ди Альберт.
2015 елда прокатка чыккан "Җәза" фильмы режиссеры, журналист Фәнис Камал әйтүенчә, ул фильм төшерү өчен хөкүмәттән ярдәм көтүнең файдасыз булуын шул чакта ук аңлаган. "Җәза" фильмын төшерү 2,5 миллион сумга төшкән һәм алар аны үз акчаларына башкарган.
— Татар тотып карамыйча ышанмый: сценарийның кызыклы якларын халыкка җиткереп, сценарий белән ниндидер хайп ясап, краудфандинг белән дә бәлки акча җыеп буладыр. Тик бу юлдан йөргәнем булмады. Әйе, сценарийны тотып хөкүмәт вәкилләренә кергәнем булды, әмма "Җәза"ны төшерә башлаганчы ук бернинди ярдәмгә өмет юклыгын аңладым. "Бик шәп сценарий бу", диюдән узмадылар. "MahmutFilm" студиясендә бүген дә "бик шәп сценарий"лар өчәү ята, берсе биш серияле булырга тиеш. 2017 елда "Җәза" фильмы белән Махачкаладагы "КиноМаяк" фестивалендә беренче урынны да алып кайттык. Бүген тулы метрлы фильм төшерү өчен 4-5 миллион сум акча җитә. Ул 23 миллионның каян килеп чыгуын да аңламыйм, алар әйткәч, булгандыр, - диде Фәнис Камал.
* * *
Краудфандинг ысулына елдан-ел күбрәк кеше мөрәҗәгать итә, уңышлы мисаллар да, уңышсызлары да бар. Мисал өчен, Башкортстанда 1921-1923 елгы зур ачлык турында "Хәйбулла" фильмына акча җыю төгәлләнде. Халыктан кимендә 500 мең сум җыймакчылар иде, ике этапта барлыгы 200 мең сумга якын акча җыелган. Фильмның каралама монтажы инде әзер, ул тиздән чыгар дип вәгъдә итә төшерүчеләр.
Күптән түгел Ижау шәһәрендә удмурт телендә фильм төшерелә башлады. Акчаның бер өлешен шулай ук краудфандинг платформасында җыйганнар. Планлаштырылган 77 мең сум урынына 81 мең сум акча килгән.
Сәнгатьнең башка өлкәләренә килгәндә җырчы Зуля Камалованың "Алты көн ярату" исемле альбомы, "Нур" төркеменең беренче альбомы, "Юлбасма" нәшер иткән "Кырлай әкиятләре" китабының бер өлеше , Лилия Исхакованың "Бану маҗаралары" китабы, Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабы да краудфандинг ярдәмендә чыкты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!