Европада беренче тапкыр зур экранда оештырылган татар кино кичәсенең кунагы - яшь режиссер, халыкара кино фестивальләре лауреаты, "Сәләт" татар яшьләре оешмасы активисты Илшат Рәхимбай. Кино кичәсендә аның инглиз субтитрлары белән "Күзалла", "Ышанмыйм" һәм башка фильмнары, татар клиплары тәкъдим ителәчәк.
Чара Лейпциг шәһәренең Luru кинотеатрында 14.00дә башлана һәм ике көн дәвам итәчәк. Кичә ахырында фикер алышу да булачак, дип белдерә оештыручылар.
Илшат Рәхимбайның мулла һәм рухани арасында мөнәсәбәтләрне сурәтләгән "Күзалла" фильмы быел Казанда үткән XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан президентының "Киносәнгатьтә һуманизм өчен" махсус бүләгенә лаек булган иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.