Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Гыйләҗев: "Яшь режиссерлар Татарстанда ярдәм тапмыйча Мәскәүгә китә"


Байбулат Батулла, режиссер
Байбулат Батулла, режиссер

Татарның талантлы яшьләре урыс кинематографын үстерә, дип белдерде танылган драматург Мансур Гыйләҗев.

Казандагы мәдәният институтында укып чыккан иң сәләтле балалар эшләргә Мәскәүгә китә, аларга Татарстанда ярдәм күрсәтелми, мөмкинлекләрен ачарга шартлар юк, дип белдерде танылган драматург, язучы Мансур Гыйләҗев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

"Алар монда реклам төшереп көн күрсә әле яхшы, ләкин бит башка юл да бар – Мәскәүгә китеп, урыс кинематографына хезмәт итү. Мәсәлән, Илшат Рәхимбай "Микулай" фильмын төшерә, аңа Татарстанда берничек тә ярдәм күрсәтелми, ни акча бирмәделәр аңа, берни дә! Ул үзе бик куәтле шәхес булганга гына үзенең проектларын тормышка ашырып килә. Ләкин ул монда тагын күпме яши алыр? Аннары Мәскәүгә китәр. Рабит Батулла улы Байбулат Мәскәүдә бер дигән сериаллар төшерә һәм ул беркайчан да Казанга кайтмаячак, чөнки монда ни хәлләр булып ятканын ул бик яхшы белә. Сүз дә юк, кешегә акча кирәк һәм яшәргә кирәк. Ләкин аңа бит әле танылу да кирәк, үз хезмәтенә ихтыяҗ булуы мөһим. Бу бик зур куркыныч – Татарстанда бик сәләтле яшьләр барлыкка килә, ләкин Юрий Данилов китте, Рәфыйкъ Галиев китте (операторлар – ред.). Андыйлар бик күп", диде Гыйләҗев.

Режиссер Илдар Ягъфәров татар телендә фильмнар төшерүнең әһәмиятен аңлаучы яшь режиссерлар азая бара, диде. "Иртәгә безнең Берлектә яшь режиссерларның кыска метрлы фильмнары күрсәтеләчәк, араларында бер генә татар телендә төшерелгән әсәр дә юк! Кая тәгәрибез без, кая безнең нигезебез?" дип ачынып сөйләде ул.

"Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова әлеге фильмнарның нигездә кино факультеты шәкертләренең диплом һәм курс эшләре булуын әйтте. "Чыннан да, анда татар телендә бер генә фильм да юк" дип раслады ул.

Илдар Ягъфәров сүзләренчә, 2 декабрьдә Дәүләт шурасында Татарстан киносы турында түгәрәк өстәл оештырыла. Анда республикага үзенең кино фонды кирәкме-юкмы, татар киносы аякка басып китсен өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында фикер алышачаклар.

Татар киносының проблемнарының берсе буларак аларны федераль кинотеатрларга прокатка чыгару кыенлыгы аталды. Айтуганова сүзләренчә, андый кинотеатрлар төбәктә төшерелгән фильмнарны прокатка чыгарырга ашыкмый.

Мәсәлән, Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез?" фильмы дәүләт кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Фильмның прокаты 18 ноябрьдән башлана. Бу әсәрне Татарстанның 18 районында барлыгы 86 мәйданчыкта карап булачак, Казанда ул "Мир" кинотеатрында барачак.

"Без акча алуга нигезләнгән кинотеатрлар белән сөйләшү алып барабыз – Киномакс, Синема 5. Узган атнаны бөтен кинотеатрларга үзебезнең тәкъдимнәрне җибәрдек, җавап көтәбез", дип аңлатты Айтуганова. Кинотеатрлар бу киноларны алырга риза булган очракта да, аларны күрсәтү гыйнвардан да иртәрәк булмас, чөнки ел азагына кадәр прокат җәдвәле тулган, дип сөйләде "Татаркино" җитәкчесе.

Моннан тыш, "Исәнмесез?" киносы татар театрларында да күрсәтеләчәк, диде Ягъфәров. Мәсәлән, 13 декабрьдә аны Чаллы татар драма театрында, шулай ук Әлмәт татар театрында һәм Казанда Кариев театрында карап булачак.

Соңыннан "Исәнмесез?" фильмын Русия төбәкләрендә татарлар яшәгән шәһәр һәм районнарда күрсәтергә ниятлиләр. Шулай ук ivi, Оkkо кебек электрон мәйданчыклар белән дә сөйләшүләр бара, әмма бу да бик җиңел түгел, дип сөйләде Илдар Ягъфәров. "Безгә үзебезнең милли стрим-мәйданчыкны булдыруга таба барырга кирәк" диде режиссер.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG