Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Көнбатыш лидерларын Путинга каршы коалиция булдырырга чакырды


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең Украинага каршы һөҗүм башлау сәбәпле дөнья лидерларын Путинга каршы коалиция төзергә өндәде.

Зеленский твиттерда АКШ президенты Джо Байденга, Германия канцлеры Олаф Шольцка, Британия премьер-министры Борис Джонсонга һәм башка Көнбатыш лидерларына язды һәм кичекмәстән Путинны туктатырга чакырды.

"Мин Путинны, Украинага һәм дөньяга каршы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырам. Путинга каршы коалиция булдырыйк. Тиз арада санкцияләр, ә Украинага саклану һәм финанс ярдәме. Һава киңлеген ябу. Дөнья Русияне тынычлыкка мәҗбүр итәргә тиеш", дип язды Зеленский.

Русиянең Украинага һөҗүм башлавы сәбәпле АКШ президенты Джо Байден, Британия премьер-министры Борис Джонсон һәм НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг белдерүләр белән чыгыш ясады.

24 февраль иртәсендә Владимир Путин "төбәктә яшәүчеләрне геноцидтан яклау" өчен Украинада махсус хәрби операция башлануын игълан итте. Ул Украинаның хәрби хезмәткәрләренә коралларын ташларга чакырып мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгате белән бер үк вакытта Украина журналистлары Киев, Харьков, Одесса, Краматорски, Бердянски һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар һәм ракет кулланулары турында хәбәр итә башлады.

Шаһитләр шулай ук Донбасста Русия хакимияте яклы фетнәчеләрнең куәтле атышлары турында һәм бөтен Украина җирләрендәге хәрби объектларның һөҗүмгә дучар ителүен хәбәр итә.

Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертте. Ул Русиянең Украинаның хәрби һәм чик буе инфраструктурасына һөҗүмнәр ясавын раслады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG