Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиядән 10 мең доллардан артык акча алып чыгуны тыйды


Владимир Путин
Владимир Путин

Бу "АКШ һәм аңа ияргән чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмаларының дустанә булмаган һәм халыкара хокукка каршы килә торган гамәлләре белән бәйле" диелә.

Русия президенты Владимир Путин илдән 10 мең доллардан артык кәгазь акча алып чыгуны тыйды. Бу хактагы фәрман Кремль сайтында чыкты.

Тыю 2 марттан гамәлгә керәчәк. Элегрәк 10 мең доллар кәгазь акчаны алып чыгу өчен, бары тик декларация ясау гына таләп ителде.

Моннан тыш, фәрман Русиянең "дустанә булмаган илләр" нерезидентларына һәм алар идарәсендәге структураларга кыйммәтле кәгазьләр һәм күчемсез милек белән бәйле килешүләр уздырырга, хөкүмәтнең чит ил инвестицияләрен күзәтү комиссиясе хупламый торып, рубльдә кредит алуны тыя.

Фәрман текстында әйтелгәнчә, "АКШ һәм аңа ияргән чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмаларының, дус булмаган һәм халыкара хокукка каршы килә торган гамәлләре белән бәйле рәвештә", Путин вакытлыча чаралар кертергә булган.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды.

Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге дәүләтләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG