Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия агрессиясе аркасында чит илдә дәваланучылар да зыян күрә


Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Көнбатыш санцияләр кертә. Чит илдә дәваланучылар һәм даими чит ил дарулары кулланучылар да авыр хәлдә калды.

Русиянең Украинада алып барган сугышы сәбәпле Көнбатыш керткән санкцияләрдән зыян күрүчеләр арта. Әлегә Русия халкына иң зур зыян Мәскәүнең Көнбатыш илләренә каршы 2015 елда кертелгән чикләүләреннән килгән иде. Ул чакта Мәскәү Кырымны аннексияләү һәм Донбасс сугышын оештыру өчен Русиягә каршы чикләүләр керткән илләрдән азык-төлек алуны тыйды.

Хәзер Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды. Әлеге һәм башка санкцияләр чит ил дарулары кулланучыларны яки чит илдә дәваланучыларны борчуга салды.

2019 елның 30 июнендә юл һәлакәтенә очраган Актаныш кызы Гөлгенә Сафина 2020 елның мартыннан бирле Испания клиникасында дәвалана. Әнисе Ландыш Багауова әйтүенчә, әлегә аларны күбрәк евроның артуы борчуга салган.

Ландыш Багауова
Ландыш Багауова

"Евро бәясе арткач, дәвалау бәясе дә артты һәм берничә күнегү дәресләреннән баш тартырга туры килде. Бердән, җыеласы сумманы тагын да арттырмас өчен, икенчедән, миңа фатир яллаганда испан хисабы ачтырганнар иде, чөнки мин фатир өчен акчаны хуҗаларның банк хисабына күчерергә тиеш, хәзер мин моны күчерә алмыйм, минем 28 февральдә Сбербанк картасыннан шул хисапка күчергән акчаларым арадашчы Deutsche банкта катып калды. Хәзер мин фатирга түли алмыйм. Менә шул минем өчен шок булды.

Ичмасам, кулдан алып кулга тапшырган булсам, ничек тә килешер идек әле. Юкса, испаннар бик канун яклы халык, фатир яллаганны яшермиләр, салым оешмасы күрсен өчен, мин аларга хисаптан хисапка күчерергә тиеш идем. Шуның өчен тырыша-тырмаша бер банк табып хисап ачтык, әле бит аны бөтен банк та ачмый. Хәзер акчалар шунда эленеп тора, бу минем өчен зур орым булды. Шул BBVA банкына да барып карадым, алар без ярдәм итә алмыйбыз, Сбербанк кире сорап алса гына, диләр. Сбербанкка интернет-кушымта аша шалтыратам, алар "без ярдәм итә алмыйбыз, BBVAдан сорагыз", диләр. Менә шундый зур зыяны килде безгә", диде Гөлгенәнең әнисе Ландыш ханым.

Аның әйтүенчә, чит илдә татарларны да урыс дип кабул итү бар һәм шуңа бу хәл дә ана кешене куркыта. "Ишетеп торам – украин массаж ясаучылары рус пациентларыннан баш тарта", ди Багауова.

Ул соңгы яңалыкларны борчу белән кабул иткән, әмма Татарстанда да, Испаниядә дә рухи ярдәм итүчеләр шактый булуын әйтә.

"Испаниядә арбадагы кешегә кыек карау дигән әйбер юк, һәрвакыт ярдәм итәргә торалар, юл бирәләр, күтәреп менгерергә ярдәм итәләр. Бездәге кебек текәлеп карап тору дигән әйбер дә юк, шулай тиеш кебек кабул итәләр. Бу да мораль ярдәм дияргә була.

Җәй көне безнең бу хәлләргә өч ел була. Безгә бу вакытта бик күп гади кешеләр ярдәм итте. Мин күреп торам: дәвалау чит илдә булса да, фондлар ир-атларга, егетләргә, малайларга ярдәм итәләр. Безгә бер генә хәйрия фонды да ярдәм итмәде, төрле сәбәпләр табып, баш тарталар. Алга барып торган кыз бала бит. Дискриминацияме бу. Әллә татар булуыбыз комачаулыймы? Бу турыда бастырырга ярыймы, юкмы, белмим. Әмма фондлар, ичмасам, әзрәк ярдәм итсә, кешедән сорамый да торыр идек. Кешедән сорану да бик авыр. Аеруча хәзер. Татарстанда бөтен нәрсәнең бәясе арткан, ишетеп торам бит инде, әзрәк булса да яңалыкларны караштырабыз.

Апастан Әхмәтовларның кызы 5 яшьлек Әмирәгә яшәү өчен көн саен "Холбам" яки "Орфакол" даруы эчәргә кирәк. Бу препаратларның берсе Америкада, икенчесе Франциядә җитештерелә. Әмирәнең әнисе Алинә әлегә тагын дүрт айга җитәрлек дару булуын әйтә һәм, элек төзелгән килешүләр сәбәпле, дарулар белән быелга җитәрлек итеп тәэмин ителәсенә ышана.

Алинә кызы Әмирә белән
Алинә кызы Әмирә белән

"Үзем дә көн туса шул дарулар турында уйлыйм. "Круг добра" хәйрия фонды безгә февраль башында 135 көнгә җитәрлек дару кайтарды. Ике-өч көн элек Тикшерү комитетыннан шалтыратып, шушы арада быелга каралган даруларның калганы да кайтачагын хәбәр иттеләр – көтәбез. "Круг добра" даруны бу хәлләр башланганчы ук сатып алу турында килешүләр төзегән иде бит, ул килешүләр азакка кадәр үтәлеп бетәчәк, диделәр.

Фармацевтика ширкәтләре һәм даруларны кайтаручылар белән сөйләшүләр булган. "Круг добра" хәйрия фондының инстаграмдагы соңгы язмасында да шулай диелгән. Очкычлар белән кайтарып булмаган даруларны хәзер җир өсте транспорты яки берничә төр транспорт белән кайтарырга ниятлиләр. Киләсе елга нәрсә булыр, менә шуны уйлау куркыта. Балаларны дарусыз калдырмаслар, андый ук эшкә бармаслар дип үземне тынычландырам.

"Круг добра" фонды идарәсе рәисе Александр Ткаченко андый мөһим даруларны Русиядә җитештерә башларга кирәк, дип моңарчы да әйтә иде, мондый хәлдә, бәлки, ул җитештерүне тизләтерләр. Эшләнә башласа да, әлбәттә, аның сыйфаты чит ил препаратыныкы кебек үк булмас инде. Газиз балама турыдан-туры бәйле булгач, мине бу вазгыять бик борчый", ди Алинә Әхмәтова.

***

Русиягә каршы кертелгән санкцияләр Кырымда да чит ил дарулары кытлыгына китәрә башлады. Акмәчеттә сәламәтлек саклау системы хезмәткәрләре җыелышында "бер ай түзегез, апрельдә нәрсә булачагын карарбыз" дигәннәр. Бу хәл планлаштырылган операцияләргә, яман шеш белән авыручыларга бик нык тәэсир итәчәк ди табиблар, чөнки Русия үзе чыгарган дару аналогларының сыйфаты түбән. Кырымда алынган кайбер җитди анализларны элеккечә Мәскәү, Петербур һәм башка үзәкләргә җибәрү дә очкычлар очмау сәбәпле кичектерелә. Мондый кичектерелүләр авыруларның дәвалануына, хәттә гомеренә дә яный ала ди белгечләр.

🛑 Русия Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG