Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ укытучылары һәм студентларының сугышка каршы хатка имзалар җыюы тукталган


КФУ
КФУ

Сугышка каршы хатны имзалаучы студентларга университеттан шалтырата башлаганнар.

4 мартта Казан федераль университеты студенты Вадим Хрущев Казан федераль университеты (КФУ) хезмәткәрләре, студентлары, шулай ук университетны тәмамлаучылар исеменнән, Украинадагы сугышны туктату таләбе белән имза җыя башлады. Берничә көн узгач ул "ялган мәгълүмат" турындагы яңа канун аркасында имза җыюны туктатуын белдерде.

"Миңа яңа кануннарның барлык имзалаучыларга ничек йогынты ясаячагын аңларга кирәк. Әгәр куркыныч янамавын аңласам, эшне дәвам итәчәкмен", дигән Хрущев "Idel.Реалии"-га.

Шул ук вакытта сугышка каршы хатны имзалаучы кайбер студентлар университеттан шалтыратулары турында хәбәр итә. Телефоннан студентларны җинаять эше ачылырга мөмкин дип кисәткәннәр. Хатны имзалаучыларның берсе (исемен әйтмәүне сораган) әти-әнисенә университеттан шалтыратулар турында хәбәр иткән.

— Миңа беркем шалтыратмады, әнигә шалтыраттылар. Аңа минем сәяси канун бозуларга катнашым булуын һәм бу сәбәпле проблемнар туарга мөмкин дигәннәр. Берни аңлатып тормыйча, телефонны ташлаганнар. Әни кире шалтыраткан, телефонны КФУның тәрбия эшләре урынбасары алган. Ул университеттагы иминлек хезмәтенең исемлек белән килүен һәм бөтенесенә шалтырата башлауларын әйткән, — дип сөйләгән КФУ студенты.

Рәсми аңлатма алу өчен "Idel.Реалии" Казан федераль университетының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, ләкин әлегә җавап ала алмаган. Шулай ук КФУның тәрбия эшләре урынбасары белән элемтәгә чыгарга тырышканнар, тик ул шалтыратуга җавап бирмәгән.

Алданрак КФУның галимнәр шурасы Русиянең Украинадагы гамәлләрен хуплаган һәм Донецки белән Луһански "халык республикаларында" яшәүчеләргә теләктәшлек белдергән иде.

4 мартта Русия президенты Владимир Путин "Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат" канунын имзалады, аңа ярашлы 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итте. Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең өзелүен белдерде.

Сугышны туктатырга өндәм алданрак журналистлар, табиблар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә ачык хатлар язган иде. Хокук яклаучы Лев Понамаревның петициясен 1 миллион 200 меңгә якын кеше имзалады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG