Русия хакимиятләре илнең югары уку йортлары студентларын Украинага каршы сугышны һәм Кырымны аннексияләү көнен хуплау митингларына җыя, бу хакта студентларның DOXA басмасы хәбәр итә. Чаралар 18 мартта Русиянең берничә шәһәрендә узачак.
Студентлардан килгән хатларга сылтама белән, DOXA редакциясе Мәскәү политехник университеты, Русия хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Мәскәү азык-төлек җитештерү дәүләт университеты, Идарә дәүләт университеты һәм Көньяк федераль университеты җитәкчелегенә митингларга чакырулар җибәрелгән, дип хәбәр итә.
Алардан чараларда кимендә йөз студент катнаштыруны таләп итәләр. Митингка чыккан өчен студентларга ял һәм "чарада катнашкан бөтен кешене телгә алып, рәхмәт хатлары" бирергә вәгъдә итәләр.
Атрибутика буларак "Za Мир!", "Za Россию!", "Zа Президента!", "Своих не бросаем!" һәм "Русская весна" шигарләрен кулланырга киңәш биргәннәр.
Митингларда "яраткан башкаручыларның концертлары", "кызыклы флешмоблар", "онытылмас хис-кичерешләр", һәм "дәүләтнең беренче затлары" булачак дип ышандыралар.
Мәскәүдә Олег Газманов, Григорий Лепс, Елена Ваенга, Клава Кока, шулай ук Русия думасының вице-спикеры Пётр Толстой чыгыш ясаячак диелә.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!