Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе Русия каршы "рельс сугышын" Керич күпереннән башларга чакыра


Керич күпере
Керич күпере

Керич күпере Украинага каршы сугышу өчен Русия хәрби техникасын һәм хәрбиләрен китерүгә хезмәт итә.

Кырымтатар мәҗлесе Русия гаскәрләре басып алган җирләрдә "рельс сугышы" Русиянең хәрби техникасын Украина сугышына китерү өчен кулланылучы Керич күпереннән башланырга тиеш дип саный. Кырымтатар мәҗлесенең ресурс үзәге идарәсе рәисе Эскендер Бариев Facebook-та шундый белдерү чыгарды.

"Алексей Арестовичның оккупацияләнгән җирләрдә дошманга каршы "рельс сугышы" турында тәкъдимен хуплыйм. Кырымга Керич күпере аша китерелүче Русия тәэминаты беренче чиратта булырга тиешлегенә игътибар юнәлтергә телим", дип язды Бариев.

Бариев сүзләренчә, аның чыганаклары Керич күпере аша хәрби техника һәм хәрбиләр китерелүнең яңартылуын белдергән.

"Элек күперне Кырымнан Русия хәрбиләре һәм коллаборантлары качу юлы буларак күргән булсак, хәзер аңа үлем күпере дип карау кирәк, аның аша Украинаның тыныч халкын үтерү өчен Русия хәрби техникасы даими рәвештә китерелә", ди Бариев.

Элегрәк Украина президенты идарәсе рәисенең киңәшчесе Алексей Арестович Русия гаскәрләре басып алган җирләрдә "рельс сугышы" башларга тәкъдим иткән иде. Аның фикеренчә, Русия гаскәрләренең тимер юл аша тәэминатын өзү вазгыятьне бик нык үзгәртеп, Украинага файдалы була ала. Шул ук вакытта ул бу эшкә алынучыларны үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә кирәклеге турында кисәтте, чөнки тимер юлларны Русия хәрбиләре саклый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG