Санкцияләр аркасында Казанда чит ил брендларының 45 кибете ябылган. Бу хакта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
"Аларның эшчеләре барысы да безгә мөрәҗәгать итте һәм кем булырга укыганлыкларын исләренә төшерде. Табиблар, укытучылар, педагог-психологлар, мәдәният хезмәткәрләре булуларын хәтерләделәр һәм хәзер эш эзлиләр. Уку елы әле башланмаса да, укытучы вакансияләре тиз таралып бетә", дип сөйләгән Зарипова.
Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 9,8 мең кеше эшсез, ә 8 мең кеше тулы көн эшләми. Аның әйтүенчә, эшчәнлекләрен туктатып торган кибетләрнең бөтен эшчеләре дә хезмәт хакы ала.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, кайбер хезмәткәрләр эшләвен дәвам итә - "тартмалар тутыра, складларда эшли".
Казан мэриясенә сылтама белән РБК язуынча, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә 125 чит ил бренды булган.
Кичә, 24 мартта, шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуда "Южный" сәүдә үзәге идарәчесе Лилия Ибәтуллина, сәүдә үзәкләре ябылган кибетләрнең милкен чыгара алмый, чөнки ул безнең милек түгел, дип белдерде. Бүгенге көндә кибетләр ябык һәм мөһерләп ябыштырып куелган. Шуңа күрә сәүдә үзәкләре бу мәйданнарга яңа арендалаучыларны таба алмый.
Эшчәнлеге тукталып торган ширкәтләрнең сәүдә залларындагы һәм складлардагы милкен сәүдә үзәкләре вакытлыча саклау пунктларына күчереп тора алсын өчен, Казанның кризиска каршы штабы федераль үзәккә хокукый нормаларга төзәтү кертүне тәкъдим итәчәк, бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде.
Русия Украинага сугыш башлавы аркасында йөзләгән чит ил ширкәтләре Русиядә үз эшчәнлеген туктатып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!