Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәүдә үзәкләренә халык аз йөри башлаган


Белгечләр моны Русиянең Украинадагы сугышы сәбәпле чит ил ширкәтләренең китүе һәм халыкның кереме азаюы белән бәйли.

Апрельнең беренче ун көнендә Казанның сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка кимрәк булуы ачыкланган. Бу хакта "Бизнес Online"га Focus Technologies тикшеренүләр һәм консалтинг җитәкчесе Михаил Васильев хәбәр иткән.

Сәбәпләрнең берсе – халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү һәм брендларның эшчәнлекләрен туктатып торуы диелә.

Белгеч сүзләренчә, Казанның һәм тулаем алганда төбәктнең сәүдә үзәкләрендә потенциаль сатып алучылар активлыгы арынлап кими башлаган.

2022 елның март нәтиҗәләренә күрә, Mall Index (сәүдә үзәкләренең мәйдан берәмлегенә туры килүчеләр саны үзгәрүне чагылдыра) 2022 елның феврале күрсәткечләреннән 5 процентка гына артык булган, ә 2021 елның март күрсәткечләреннән 19 процентка түбәнәйгән.

Бу чорны 2019 елдагы шул ук чор белән чагыштырганда, сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны 30 процентка азайган.

"Төбәкнең сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны азая бара, бу кайбер халыкара брендларның китүе белән дә, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү белән дә бәйле", дип искәртә Васильев.

Кайбер кибетләрнең ябылуы һәм гомумән, тауар бәяләр артуы көтелүе турындагы хәбәрләр аркасында, март башында активлык кинәт арткан булган, әмма кирәкле әйберләрен сатып алганнан соң, кулланучылар хәзер акчасын сак тотуга күчкән, сәүдә үзәкләренә сирәгрәк йөри башлаган диелә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

24 мартта, Казан хакимияте вәкилләре белән очрашуда "Южный" сәүдә үзәге җитәкчесе Лилия Ибәтуллина, сәүдә үзәкләре ябылган кибетләрнең милкен чыгара алмый, чөнки ул безнең милек түгел, дип белдергән иде. Бүгенге көндә күп кенә кибетләр мөһерләп ябылган. Шуңа күрә сәүдә үзәкләре бу мәйданнарга яңа арендалаучыларны таба алмый.

Эшчәнлеге тукталып торган ширкәтләрнең сәүдә залларындагы милкен сәүдә үзәкләре вакытлыча саклау пунктларына күчереп тора алсын өчен, Казанның кризиска каршы штабы федераль үзәккә хокукый нормаларны үзгәртүге тәкъдим итәчәк, бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG