Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариуполь мэры шәһәрдә 150-170 меңләп кеше калуын белдерде


Мариуполь, архив фотосы
Мариуполь, архив фотосы

Шул ук вакытта, аларның 10 меңе ел ахырына кадәр түзеп булмаслык шартлардан һәм төрле авырулардан үләргә мөмкин, дип кисәтә Вадим Бойченко.

Ел ахырына кадәр Мариупольдә төрле чирләрдән һәм түзеп булмаслык шартлардан 10 меңнән артык кеше үләргә мөмкин, дип хәбәр итте Мариуполь мэры Вадим Бойченко. Аның мәгълүматларына күрә хәзер шәһәрдә 150-170 мең кеше бар.

"Оккупантлар Мариупольне урта гасырлар геттосына әйләндерде. Шуңа үлемнәр дә булачак. Даруларсыз, медицина ярдәменнән башка, су һәм төзек эшләүче канализация булмаганда шәһәрдә эпидемияләр башланачак. Хәзер халыкның зур өлеше – картлар һәм чирле кешеләр. Тиешле шартлар булмаганда алар арасында үлем-китем берничә тапкырга артачак. Мариупольдә һәм аңа якын бистәләрдә яшәүчеләрнең бер өлеше кабат шәһәргә кайтты, чөнки аларны азат Украина җирләренә чыгармыйлар. Әмма русияләр 24 февральдә башлаган геноцидларын дәвам итә", дип белдерде мэр.

Бойченко сүзләренчә, кешеләр "үлем куркынычы астында", шуңа шәһәрне тулысынча эвакуацияләргә кирәк.

Кичә мэр киңәшчесе Петр Андрющенко Мариупольдәге "Азовсталь" заводы җирләрендә кимендә 100 сивил калуын хәбәр иткән иде.

Азовстальдә "Азов" полкы сугышчылары һәм диңгез пехотачылары да кала бирә.

8 майда Украина президенты Владимир Зеленский хәзерге вакытта Украина Мариупольне хәрби юл белән азат итә алмый дип белдергән иде.

Путин фәрманы белән 24 февральдә башланган сугышның беренче көннәрендә үк Русия гаскәрләре Мариупольне чолгап алган иде. Украина гаскәрләре биредә өченче ай һөҗүмгә каршы тора.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG