30 май Татарстан мәктәпләрендә беренче чыгарылыш имтиханы узды. Укучылар урыс теленнән Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырды. Аңа кадәр 9нчы сыйныфлар еллык имтиханнарын Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшырды. Алар дүрт фәннән имтихан тотты. Икесе мәҗбүри – математика һәм урыс теле. Икесен 9ны тәмамлаучылар үзләре сайлый. Шул сайлап алынган ике имтихан арасында татар теле дә бар.
2017 елда милли мәгарифне тар-мар иткәннән соң, татар теле фәне туган тел фәненә әйләнде. Республикада туган телләрдән төп дәүләт имтиханы 16 майда узды. Сынауны барлыгы 1 371 укучы узган, шуларның 1 263 татар телен, 73 – чуаш, 21 удмурт, 14 укучы мари телен сайлаган. Бу хакта Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Туган телдән имтиханны Татарстанның 38 районында тапшырганнар. Саф татар районы саналган Кукмарада туган телдән имтиханны укучыларның 31 проценты, Балтач – 30, Чүпрәле – 29, Әлки – 28, Актаныш – 25, Әгерҗе – 25, Сарман – 24, Кайбыч – 20, Әтнә – 19, Сабада 14 проценты сайлаган. Казанда бу имтиханны укучыларның 1,3, Чаллыда – 1,6 проценты гына бирергә теләк белдергән.
Бу саннар бик сыек күренә. Югыйсә Татарстан җитәкчелеге милли мәгариф уңышлары белән мактана, татар теле мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотабыз ди, мәктәпләр ачыла, татар теле укытучылары турында җылы сүзләр дә әйтелә. Әмма 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан бирүчеләр саны елдан ел кими, мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) бирүчеләр дә бармак белән санарлык.
Актаныш районы Киров авылы урта мәктәбендә белем татар телендә бирелә. Быел анда 9нчы сыйныфны ун бала тәмамлый. Кем кая китә, ничә бала мәктәптә кала – әлегә билгесез. Керә алмасалар кире 10нчы сыйныфка да кайтырга мөмкиннәр. Шушы сыйныфта укыган ун бала да имтихан итеп татар телен сайлаган. Ни өчен барыгыз да татар телен сайладыгыз дигән сорауга шул сыйныфта белем алучы Инзилә Ибраһимова: "Ике дә уйламадык, бу безнең өчен иң яраткан фән" диде Азатлыкка.
— Математика белән урыс теле мәҗбүри, калган икесен сайлап була. Укытучылар, уйлагыз, диде. Без сыйныфташлар белән татар теле һәм әдәбият кабинетында утырган чак иде, арабыздан беребез: "Әйдәгез, барыбыз да татар телен сайлыйбыз!" диде. Без барыбыз да шунда ук ризалык бирдек. Табигый бу. Беренчедән, безгә якын тел, без татарча уйлыйбыз, татарча аралашабыз, фикерне туган телдә җиткерәбез. Бер яктан туган телдән имтихан бирү дә җиңел, икенче яктан, укытучыбызны сөендерик дидек, — дип аңлата Инзилә.
Әлегә имтихан нәтиҗәләре юк, шушы көннәрдә билгеле булачак. Барыбыз да түземсезлек белән көтәбез, ди Инзилә. Ул мәктәптә укуны дәвам иттерергә планлаштыра, бәләкәй чакта татар теле укытучысы булырга хыялланган булса, хәзер максат – икътисадчы булу. Татар теленең киләчәге өчен борчыла ул, аның фикеренчә, күбрәк татарча сөйләшергә кирәк.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүсә Рәшитова Киров мәктәбендә өч дистә елдан артык эшли. Гомер буе укытучылык эшендә. Барлык балаларның да татар телен сайлавында аның да өлеше бар. Димәк, укытучының абруе бар, фәнгә мәхәббәт тә тәрбияләнгән. Балалар сайлаган икән, каршы килмәдем, дип тыйнак кына аңлата ул.
— Моңа кадәр татар теленнән ТДИ катлаулырак иде. Аның тест өлеше дә, инша язу өлеше дә бар иде. Тест өлеше төшеп калды. Балаларга текст укыла, аннары алар аны үз телләре белән аңлатып инша язарга тиеш. Безнең мәктәп балалары өчен бу катлаулы түгел, аларның телләре камил, — ди ул. — Бүгенге милли мәгарифкә карата басым барганда, татар теленнән 1 263 бала имтихан биргән икән, бар икән әле андый кешеләр дип сөенергә кирәк. Әмма тулы бер республика өчен күп түгел, әлбәттә. Елдан ел кими барса, начар, кулдан ычкындырмаска иде бу хәлне.
Аның фикеренчә, авылларда татар теле белән хәлләр начар түгел. Шәһәрдә вазгыять катлаулырак. Казанда 38 татар мәктәбе бар (бу санга татар-урыс мәктәпләре дә керә). Министрлык 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтиханны бирүчеләрнең санын 1,3% дип әйтте. Азатлык мәгълүматына караганда, Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә бер бала да имтихан итеп татар телен сайламаган. Андый адымга барган кешене табып булмады. Татарстан башкаласында аларның бик аз икәне болай да ярылып ята.
Азатлык аралашкан укытучылар, ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре бу күренеш татар теленә карата реаль мөнәсәбәтне һәм ихтыяҗны күрсәтә ди. Татар теле кемгә һәм нәрсә өчен кирәк, аның практик кулланышы булмагач, ник татар телен сайласыннар. Чыннан да, 9нчы сыйныфны тәмамлап, татар телен имтихан итеп сайлауның бернинди дә өстенлеге юк. Моны Татарстан Мәгариф һәм фән министрылыгында эшләүчеләр дә раслады.
Мәсәлән, республиканың урта һөнәри уку йортларына кергәндә татар теленнән Төп дәүләт имтиханының бернинди дә тәэсире юк. Бирдеме абитуриент татар теленнән имтихан, юкмы – мөһим түгел. Мәскәү керткән федераль стандартлар нәтиҗәсе бу. Урта һөнәри уку йортына 9нчы сыйныфны тәмамлаучының аттестатындагы уртача балл кызык. Әнә шуңа карап карар ителә. Кирәкле балл бар икән, ул конкурстан уза. Һәрбер уку йорты керү балларын үзе билгели.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә аерым татар белгечләрен әзерләү юк. Биредә 4 белгечлек нигезендә белем бирелә: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч мәктәп, физик культура һәм музыка белеме. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов көллияткә кунакка килеп, милли кадрларны әзерләү бурычын куйды, шул сәбәпле көллияттә 4 ел дәвамында студентларга татар теле һәм әдәбияты фәне укытыла. Көллият дипломына ия булучылар татар һәм урыс телләрендә бертигез сөйләшүче белгеч булып чыга. Көллият мөдире Гөлнара Гарипова Азатлыкка татар теленнән Төп дәүләт имтиханы мөһим түгел, аңа караучы юк, диде.
— 4нче курста "Татар теле", "Инглиз теле" буенча яңадан әзерләү курсы узды дигән сертификат бирелергә мөмкин. Кем тели, шул юнәлешне сайлый ала, өстәмә дәресләргә йөри. Мондый мөмкинлектән файдаланучылар күп дип әйтә алмыйм, әмма андыйлар бар. Алар бу сертификат белән мәктәптә татар телен укыта алмый, алар югары уку йортында белем алырга тиеш, — дип аңлатты Гөлнара ханым.
Сүз уңаеннан, республика мәктәпләре, балалар бакчаларына белгечләрне Минзәлә, Казан педагогия көллиятләре дә әзерли. Әмма Минзәләдә ике телле белгечләрне әзерли торган бер төркем генә калган, Казан көллиятендә андый юнәлеш беткән.
Казан театр көллиятенә ел саен татар һәм урыс төркемнәренә студентлар туплана. Әмма анда да татарча Төп дәүләт имтиханының бернинди дә тәэсире юк. Биредә дә шул ук схема. Училищега кергәндә беренче чиратта аттестатның уртача баллы кирәк. Аннары инде аерым иҗат имтиханы тапшырыла. Яттан татарча проза өзеге яки шигырь сөйләргә кирәк, җырлап һәм биеп күрсәтергә.
— Аннары укытучылар иҗат имтиханын һәм аттестат балларын бергә куша. Күп балл җыючылар уза. Кемдер начар укый, начар билгеләр белән килә ала, әмма иҗади имтиханда үзен искиткеч күрсәтә ала. Яки киресенчә була ала. Шуңа өч турда уза сайлау. Ел саен татар төркеменә 15-18 студент алына. Укытучылар әйтүенчә, сөйләм татар теле аксый бара, — диде Казан театр көллияте мөдиренең уку-укыту урынбасары Миләүшә Сорокина.
Татар теленнән Төп дәүләт имтиханы Казан медицина көллиятенә кирәк тә түгел, әмма анда татар телен фән буларак укыту саклана.
Татар теленнән Төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны кимүе 2018 елда башланды. Ә аңа кадәр Русия прокуратурасы мәктәпләрдә татар телен туздыру вакыйгалары булды. 2017 елда булган хәлләрнең кайтавазын бүген сизәбез. Әмма чаң сугучы юк, шыпырт кына, тавыш чыгармыйча гына, хәлләр ул кадәр үк начар түгел бит әле дип тынычландырып яшәү сизелә.
Русия прокуратурасы милли мәгариф системын пыран-заран китергәнче мәктәпләрдә татар теленнән Төп дәүләт һәм Бердәм республика имтиханын бирдертү бер калыпка салынган иде. Мәсәлән, Төп дәүләт имтиханы дүртәү иде, әмма Татарстан мәктәпләрендә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар барысы да бишенче имтихан итеп татар теленнән дә сынау уза иде. Ул дәүләт татар теле буларак бирелде һәм ул барысына да мәҗбүри булды. Ягъни 100% бала татар теленнән Төп дәүләт имтиханын тапшырды. Республика балалары биш имтихан тапшырганга, ул вакытта Татарстан мәгариф министры булып эшләгән Энгел Фәттахов камчыланды һәм тәнкыйтьләнде. Урыс ата-аналарның министрга дәгъваларының бер өлеше шуңа бәйле булды. Министрлык, Татарстанда ике дәүләт теле, барыбыз да укыйбыз, имтихан бирәбез, дип якланырга тырышта, әмма аңа карап татар теленә нәфрәт кимемәде. Фәттахов үз өлешен эшләде, әмма Татарстан хакимияте татар теленең үсеше өчен, аның кулланыш даирәсен киңәйтү өчен артык тырышлык күрсәтмәде. Низаг катлауна барды. Әгәр дә ата-аналар, татар теленнән имтихан чыннан да кирәк, бу каядыр, мәсәлән, профильле урта һөнәри уку йортларына кергәндә өстәмә балл булып исәпләнгәнен белсә, аңлашылмаучанлык бу кадәр зур булмас иде. Әмма бу мәсьәлә хәл ителмәде.
Күрәсең, бүген 9нчы сыйныфны тәмамлаганда мәктәпнең профиленә карап, 10нчы сыйныфка баручыларга аерым фәннән имтихан тапшырырга тәкъдим иткәндә еш кына татар теле исәптән төшеп тә кала торгандыр. Мәсәлән, һуманитар юнәлештәге мәктәп икән, балаларга сайланма имтихан буларак җәмгыять белеме имтиханы тәкъдим ителә, физика-математика юнәлешендә белем бирүче уку йорты икән, физика фәне киңәш ителә. Бу соңгы елларда киң таралган практика. Шул рәвешле дә Төп дәүләт имтиханыннары арасында татар телен сайлаучылар кими бара.
Милли мәгариф белгече, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин татар теленнән имтихан тапшыручылар саны кимүе объектив хәл, 2017 елдагы прокуратура тикшерүләре, аннары 2018 елда мәгариф канунына үзгәрешләр кертү аркасында милли үзаңның төшүе, бүген очны-очка бәйләп яшәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен татар теленең беренче урында тормавы аңлашыла ди. һәм дә безнең төп максат татар теленнән имтихан бирүчеләрне санау булырга тиеш түгел ди белгеч.
— Балалар санын күреп күңел сыкрап утырмыйм, аның шулай буласын 2018 елда ук әйттем. Бу - көтелгән хәл. Әмма бүген бездә имтиханнар түгел, ә милли мәгарифне саклап калу максаты тора. Аның өчен беренче чиратта милли кадрларны әзерләрләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бакчаларга, башлангыч мәктәпләргә татар телле белгечләр күз буярлык кына әзерләнә. Республикада 2 млн татар бар икән, бакчаларда 200 меңнән артык бала тәрбияләнә. Бер төркемдә 20 бала. Бер төркемдә кимендә 2 тәрбияче эшли, димәк 20 мең белгеч кирәк. Бу эшләнәме? Юк. Татар телен белгән 40 кеше чыгадыр ел саен. Бетте. Педагогия көллиятләре республика карамаганда. Моны эшли аламы Татарстан? Әйе, ике телле белгечләрне әзерләр өчен федераль үзәкнең рөхсәте кирәкми. Бакчалар, башлангыч мәктәпләргә ике телле белгечләр әзерләнсә, 9нчы сыйныфны тәмамланганда татар телен сайлаучылар күбрәк булыр иде. Ахыр чиктә көллияткә кергәндә татар телен белү кирәк булыр иде. Ягъни, без ихтыяҗ тудыра алабыз, — ди Лотфуллин. — Укыту, тәрбия туган телдә булырга тиеш. Туган телдә белем алу компетенциясе иң югары санала. Федераль стандартлар дөнья, Европадагы белем компетенцияләре низегендә төзелгән. Русиядә бер генә үзгәреш бар — туган телдә белем компетенциясе төшереп калдырылган. Туган тел компетенциясе урыс теле дип кенә санала. Урыс теленнән генә имтихан, урыс теле белән генә югары уку йортына кереп була. Ә халыкара нормалар - һәр бала үз телендә белем алырга тиеш. Туган телендә имтихан бирмәгән балага урта белеме бар дигән документ бирелми. Телләрне, халыкларны саклауның бердәнбер юлы - Русия хакимиятеннән туган телләрдә белем компетенциясен тануны сорау, таләп итү. БДИ татарча бирелергә, югары уку йортларына кергәндә исәптә тотылырга тиеш.
Мәктәп ул бина түгел, мәктәп — ул укытучы һәм укыту методикасы. Менә болар беренче чиратта хәл ителсә, коточкыч һәлакәткә барып төртелмәскә дә мөмкинбез...
Якын арада Татарстанда Бердәм республика имтиханы да булачак. Татар телен быел ничә бала сайлаганы турында әлегә рәсми мәгълүмат юк. Аны гадәттә татар теле укытучысы, лингвист, татар журналисты булырга теләүчеләр сайлый. Әмма алар да республикада бармак белән санарлык, алар да елдан ел кими. Азатлык бу вазгыятьне күзәтә, БРИны тапшыручылар белән әңгәмәләр ясый.
Кадерле укучылар, сезнеңчә, татар теленең үсеше өчен нәрсә кирәк? Татарстан хакимияте татар теленнән имтихан тапшыручылар санын арттыру өчен нәрсә эшләргә тиеш? Әллә инде имтиханнар гына татар телен саклап кала алмасмы? Яисә болар барысы да бер-берсенә бәйлеме? Бергәләп фикерләшик!
Татар теленә басым. 2017 ел
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!