Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы комитеты "дошман ягына күчүне" дәүләткә хыянәт итүгә тиңләүче канун өлгесен хуплады


Русия Җинаять кодексы
Русия Җинаять кодексы

“Бердәм Русия”  депутатлары документны Думага май ахырында керткән иде.

Русия думасы комитеты беренче укылыш өчен, Русия хәрби низагта яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашканда, "дошман ягына күчүне" дәүләткә хыянәт дип тану турындагы канун өлгесен хуплады.

"Бердәм Русия" депутатлары документны Думага май ахырында керткән иде.

Дәүләткә хыянәт турындагы маддәне (Җинаять кодексының 275нче маддәсе) "Русия хәрби низагта, хәрби хәрәкәтләрдә яки корал һәм хәрби техника кулланып башка гамәлләрдә катнашканда дошман ягына күчү" дигән яңа җинаять составы белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Җинаять кодексында бу маддә нигезендә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Җинаять кодексының 208нче маддәсен ("Канунсыз кораллы төркем оештыру яки анда катнашу") өченче өлеш белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Ул болай яңгырый: "Дәүләткә хыянәт турындагы маддәдә каралган җинаять билгеләре булмаганда, Русия ватандашының яки ватандашлык алмыйча даими рәвештә Русиядә яшәүче затның Русия мәнфәгатьләренә каршы килә торган максатларда кораллы низагта, хәрби хәрәкәтләрдә яки корал һәм хәрби техника кулланылган башка гамәлләрдә катнашуы". Моның өчен 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Канун өлгесенә ярашлы, "Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә булышу максатында, чит дәүләтләрнең махсус хезмәтләре белән яшерен хезмәттәшлек, ягъни мондый хезмәтләр яки аларның вәкилләре белән яшерен рәвештә элемтәдә торган" өчен дә җаваплылык кертелә. Мондый җинаятьне кылган өчен депутатлар сигез елга кадәр иректән мәхрүм итүне тәкъдим итә. Бер миллион сумга кадәр штраф сугарга да мөмкиннәр.

Моннан тыш, Җинаять кодексына 280.4нче маддә өстәргә тәкъдим ителә. Аңа ярашлы, Русия иминлегенә каршы эшчәнлеккә яки хакимият оешмаларының иминлекне тәэмин итү эшенә комачауларга чакырган өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный. Яки ике елдан дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Авырлаштыручы шартлар булганда җиде елга кадәр иректән мәхрүм итмәкчеләр.

Хәрби хәрәкәтләрдә яллы гаскәриләрне кулланган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Канун кабул ителгән очракта, яллы гаскәрине "вербовкалаган", укыткан яки финанслаган, аны хәрби хәрәкәтләрдә кулланган өчен 12-18елга иректән мәхрүм итүләре бар. Кораллы низагта катнашкан яллы гаскәрине 7 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG