Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия махсус хезмәтләре сугышка каршы активистларга Monokle шымчылык програмы куллана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышка каршы чыгучы активист һәм программчы Кирилл Парубецның телефонына шымчылык итүче Monokle программын урнаштырылган дип җиткерә "Первый отдел".

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Мәскәүдә кулга алынуыннан соң сугышка каршы чыгучы активист һәм программчы Кирилл Парубецның телефонына шымчылык итүче Monokle программын урнаштырган. Бу – сугышка каршы чыгучы активистларга каршы мондый программ кулланулары турында билгеле булган беренче очрак, дип җиткерә "Первый отдел".

Әле сугыш башланганчы ук Парубец Украинага күчеп киткән булган, хәйриячелектә катнашкан. 2022 елның 24 февраленнән соң качакларга булышкан. Ахыр чиктә ул хатыны белән башка урынга күченү өчен документлар җыярга дип Русиягә кайткан. Әмма быел апрель аенда аның өенә куәт оешмалары вәкилләре килгән. Алар Парубецны кыйнаган, атып үтерү белән янаган диелә. Соңрак мәхкәмә программчыны һәм аның хатынын полициягә буйсынмау турындагы маддә нигезендә 15 көнгә кулга алган.

Утыру урынында (спецприемник) куәт оешмалары вәкилләре Кирилл Парубецка дәүләткә хыянәттә шикләнелүен әйтеп, хезмәттәшлек итәргә: дусты турында әләкләп торырга тәкъдим иткән. Ул ризалашкан, чөнки баш тартса башка проблемнар булыр дип сагайган.

Утыру урыныннан азат ителгәннән соң, ул үзенең телефонында Monokle шымчы программы тапкан. Программ аның кайда булуын, шалтыратуларын күзәтеп барырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта Парубец хатыны белән Русиядән киткән, чит илдә яши диелә.

  • Monokle програмы хакында беренче тапкыр 2019 елда Lookout кибер-иминлек ширкәтенең хисабыннан билгеле булган иде. Хисапта әйтелгәнчә, бу програм экранны яздыра, геолокацияны билгели, камера белән микрофонны куллана ала. Алынган белешмәләр шул мизгелендә үк аерым серверка җибәрелеп тора ала.
  • Lookout хисабында әлеге програмның һәдәфләре дип ислам белән кызыксынучылар, Сүрия баш күтәрүчеләре, Кавказда яшәүчеләр һәм UzbekChat үзбәк мессенджерын кулланучылар аталган.
  • Програмны Петербурның "Махсус технологик үзәге" ясаган, ул Үзәк күзләү идарәсенең кибероперацияләренә ярдәм итүе өчен 2016 елда АКШ чикләүләренә эләкте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG