Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга чит илләрдән күчүчеләрнең 16 проценты гына татар


Республикага дәүләт програмы ярдәмендә күчеп төпләгән төп милләт — таҗик һәм урыслар булган.

Соңгы җиде елда Татарстанга чит илдән күчүче татарлар саны кими башлаган. Бу хакта 3 декабрьдә Дәүләт шурасында узган республиканың ватандашлар шурасы утырышында белдергәннәр.

2018 елдан 2024 елның 1 декабренә кадәр Татарстанга чит илләрдән 2,4 мең ватандашка һәм аларның 5,5 мең гаилә әгъзасына — җәмгысе 8 мең тирәсе кешегә күчәргә рөхсәт бирелгән. Аның төп өлешен Урта Азиядә — Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстанда яшәүчеләр тәшкил иткән.

Татарстан хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, Татарстанга күчүчеләрнең 27% — таҗиклар, 17% — урыслар, 16% — татарлар, 14% — төрекмәннәр һәм үзбәкләр булган. Алар нигездә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләренә төпләнгән.

Җиде елда Татарстанның чит илдәге ватандашларга күчәргә ярдәм итүче дәүләт програмына барлыгы 11,3 млн сум тотылган.

Республикага килүчеләрнең уртача яше — 36 яшь. Аларның 77%-ның балалары бар. Програмда катнашучыларның 67% — югары белемле. Аларның 38% — мәгариф, медицина, авыл хуҗалы тармагында эшли.

Татарстанга күчүче татарларның саны кими, дип белдергән Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев. 2018-2024 елларда татарларның саны 139дан 87гә, урысларның — 165тән 97гә азайган, дип китерә аның сүзләрен “Бизнес онлайн” . Русия ватандашлыгы алганнан соң аларның кайберләре Татарстаннан киткән.

  • Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019 елда 298 гаилә күченергә теләк белдерүе әйтелде. Ватандашларның бары 35 проценты гына татар икәне ачыкланды. Калган 15 проценты - урыс, 11 проценты - үзбәк, 39 проценты башка милләт вәкилләре булды. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән.
  • Татарстанга кайткан ватандашлар арасында эш, торыр җир таба алмый йөрүчеләр дә бар. 1990нчы елларда ирексездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элегрәк Азатлыкка "Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да" дип белдергән иде.
  • Узган елларда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан читтәге милләттәшләр белән эшләгәндә Русия хакимияте сүзеннән чыкмаска кушкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG