Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган 48 мең кеше өчен ДНК үрнәкләре алыначагын яшерергә кушканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

26 ноябрьдә Думада үткән түгәрәк өстәлдә саклану министры урынбасары Анна Цивилёва Украинадагы сугышта хәбәрсез югалганнарның туганнары үзләреннән ДНК үрнәкләре алуны сорап 48 мең гариза тапшырды дип әйткән булган.

Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган Русия хәрбиләренең туганнарыннан ДНК экспертизасы уздыруны сораган 48 мең гариза алган. Бу хакта Думадагы "түгәрәк өстәл" вакытында саклану министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" ("Защитники Отечества") дәүләт фонды җитәкчесе Анна Цивилёва әйткән.

Моңа ASTRA Telegram-каналын укучы игътибар иткән. Ул 26 ноябрьдә үткән бу чараның трансляция язмасын саклап калган, ә язманың үзен Дума сайтына чыгармаганнар, дип яза "Важные истории".

Думаның саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов бу мәгълүматларны таратмаска чакырган. "Бу яшерен, шактый сизгер мәгълүмат. Йомгаклау документларын төзегән чакта да бу саннар беркайда да булмасын", дигән Картополов.

Цивилёва исә "югалучыларның саннарын түгел, мөрәҗәгать итүчеләрнекен атадым" дип каршы төшкән. "Күбесен [туганнары] табачак", дип искәрткән ул.

ДНК-тест үткәрү өчен биоматериалларны бушлай бары тик рәсми рәвештә хәбәрсез югалган дип табылган хәрбиләрнең туганнары гына тапшыра ала. Бу хакта ASTRA журналистларына элегрәк хәрбиләрнең туганнары сөйләгән булган. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә бу процедураны хәбәрсез югалган дигән статусы булмаса да, хәрби тикшерү оешмалары аша узарга мөмкин, дип белдерәләр.

  • Элегрәк билгеле булганча, 2024 елда Русия төбәкләре танылмаган мәетләрнең кем булуын ачыклау өчен (моңа шул исәптән Украинага каршы сугышканарның җәсәдләре дә керә) моңарчы күрелмәгән күләмдә акча — 182,9 млн сум тоткан. Бу узган елгыдан ике тапкырга диярлек күбрәк, дип язган иде "Вёрстка".
  • Басма мондый сатып алуларны кимендә 18 төбәктә башкаруларын искәртте, ул төбәкләрнең күбесендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны иң күбе.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG