Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышны туктатырга чакырып, ВГТРКның интернет-сервисын ватканнар


“Смотрим.ру” интернет-сервисы сәхифәсендә ярты сәгать буе “Путин украиннарны юк итә! Сугышны туктатыгыз!” дигән язу эленеп торган. Бу сервиска ВГТРК хуҗа.

12 июнь кичендә билгесез хакерлар Русия дәүләт телерадиоширкәте ВГТРКның компьютерлардан Русия телевизион каналларын карау өчен кулланыла торган "Смотрим.ру" интернет-сервисын ваткан.

Ярты сәгать дәвамында сервис сәхифәсендә "Путин украиннарны юк итә! Сугышны туктатыгыз!" дигән язу эленеп торган. Бу вакытта телевизион тапшырулар күрсәтелмәгән. Соңрак "Смотрим.ру"ның баш сәхифәсе эшләүдән тулысынча туктаган. Сервис хуҗаларының бу вакыйга уңаеннан комментарлары булмады.

Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.

Шул вакыттан бирле аерым алганда Кремль, Русия думасы сайты, саклану министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Росстат сайтлары, шулай ук ТАСС дәүләт мәгълүмат агентлыгының, "Известия" басмасының сайтлары хакерлар һөҗүменә дучар булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG