Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һакерлар һөҗүме аркасында ВГТРК каналлары күрсәтми башлаган


Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең (ВГТРК) Мәскәүдәге бинасы
Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең (ВГТРК) Мәскәүдәге бинасы

Проблем бик җитди, аны хәл итү озак вакытны алачак, диелә.

Һакерлар һөҗүме аркасында Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәте (ВГТРК) онлайн күрсәтми башлаган. Русиянең дәүләт медиахолдингының эчке сервислары да эшләми. Бу хакта "Газета.Ru"-га чыганагы җиткергән.

Проблем бик җитди, аны хәл итү озак вакытны алачак дигән басма әңгәмәдәшчесе. Интернет белән телефоннар да эшләми, сервислардан бөтен әйберне - резерв күчермәләрне дә сөртеп куйганнар, дип аңлаткан ул.

Журналист Александр Плющев үз чыганагы әйткәннәрне язып чыкты: "Ямское Поле урамындагы "Россия 1"нең бөтен хәбәрләр комплексы иртәнге сәгать биштән бирле эшләми", дигән ул.

"Фонтанка" язуынча, "Россия 1" федераль телеканалын карамакчы булган чакта кайбер кулланучыларга "челтәр хатасы" дигән язу чыга. Шул ук вакытта дигитал телевидение тапшвыруларында өзеклек юк диелә.

Өзеклекләрне теркәп бара торган Downdetector.ru сайтында кулланучылар "Вести ФМ" радиосының да эшләмәвенә зарлана.

Ширкәтнең үзендә "Газета.Ru"га һакер һөҗүме турындагы хәбәрләргә фикер белдерү "мөмкин түгел" дип әйткәннәр.

  • ВГТРК холдингына "Россия 1", "Россия -24", "Россия Культура" федераль каналлары, 80нән артык төбәк телерадио ширкәтләре, тәүлек әйләнәсе эшли торган "Россия 24" мәгълүмат каналы, чит илдә чыгучы "РТР-Планета", шулай ук биш радиостанция: "Радио России", "Маяк", "Культура", "Вести ФМ", "Юность" керә.
  • 2022 елның июнендә сугышны туктатырга чакырып, ВГТРКның интернет-сервисын ватканнар иде. "Смотрим.ру" интернет-сервисы сәхифәсендә ярты сәгать буе "Путин украиннарны юк итә! Сугышны туктатыгыз!" дигән язу эленеп торды.
  • Быел февральдә YouTube Татарстан һәм Башкортстанның ДТРК каналларын томалаган иде.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле аерым алганда Кремль, Русия думасы сайты, саклану министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Росстат сайтлары, шулай ук ТАСС дәүләт мәгълүмат агентлыгының, "Известия" басмасының сайтлары хакерлар һөҗүменә дучар булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG